Җырчы Илшат Сафин: «Әти киңәшеннән башка эш башлаганым юк»

«Агыйдел буйлары», «Якты йолдызым», «Гомер» һәм башка җырларны башкаручы Кукмара егете Илшат Сафинның тавышын күпләр үз итте. Җырларын белсәк тә, аның үзен белеп бетермибез кебек. Бүген без аның белән танышырга һәм сезне дә таныштырырга булдык.

– Илшат, химия-технология университетын тәмамлап, сәхнәгә ничек килеп эләктең?

– Җырчы булу турында кечкенәдән үк хыялландым мин. Салават абый Фәтхетдиновның бөтен җырларын диярлек ятлап, аңа охшарга тырышып, моңланып үстем. Ләкин әти-әнием төпле һөнәр алуымны теләде, шуңа да мин химия-технология университетына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамладым. Укыган дәвердә үк җырлый башладым, тамашачыга да тәүге җырларымны шул вакытта тәкъдим иттем. Халыкка ошады, үземә дә кызык булып китте. Шуннан соң без «БарсМедиа» белән хезмәттәшлек итә башладык. Ә сәхнәгә мине «Агыйдел буйлары» җыры һәм хыялымны чынга ашыру теләге алып чыкты.

– Бер әңгәмәңдә, музыкаль белем алу турында уйлыйм, дигәнсез. Заллар тутыру өчен югары белем алу кирәк дип уйлыйсызмы?

–  Музыкаль белемнең кирәкме, юкмы икәнлеген төгәл генә әйтә алмыйм.  Бүгенгә кадәр миңа аның кирәге чыкмады. Җырлар да языла, концертлар да, Аллага шөкер, куелып тора. Хикмәт бит белемдә генә түгел: бүгенге залларны яхшы, профессиональ тавыш белән генә тутыру авыр. Бизәлеш, тышкы кыяфәт, халыкка ошый торган җырлар – һәммәсе мөһим.

– Әти-әниегез сәхнәдә «кайнавыгызга» каршы түгелме?

– Әти-әнием җыр сәнгатен ни дәрәҗәдә яратуымны белә, күрә, аңлый. Шуңа күрә каршы түгел, киресенчә, алар миңа һәрвакыт ярдәм итеп тора, өметләре дә зурдан. Ә бу өметләр миңа иҗат итәр өчен зур этәргеч бирә.

– Егетләр, гадәттә, әтиләренә охшарга тырыша бит. Әтиегез нинди һөнәр иясе?  

– Мин – гади авыл егете. Әтием 2010 елдан бирле фермерлык белән шөгыльләнә. Аңа ярдәм итеп үстем. Һөнәрләребез төрле булса да, уртак сүзләребез бик күп. Инде үз тормышым белән яшәсәм дә, әти үз сүзен әйтмичә, киңәшен бирмичә эш башлау юк инде. Аллага шөкер, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Бүген ирешкән уңышларымда әти-әниемнең өлеше гаять зур.

— Җырсыз яши алыр идеңме?

– Хәзер инде җырсыз, тамашачысыз яши алмам кебек тоела. Планнарым зурдан. Мәгънәле җырлар җырлыйсым, концертлар куясым, үз тамашачымны булдырасым килә. Минем барысы да алда әле.

— Татар эстрадасындагы дуслыкка ышанасыңмы?

– Чын дуслыкка ышанам. Эстрадага килгәндә, анда да бардыр ул. Мин әле «яңа кеше»,  олпатлар белән сөйләшергә, алардан киңәшләр сорарга тырышам. Беркайчан да «юк» дигәннәре, ярдәм итми калганнары булмады.

– Бүген татар эстрадасында яшьләр арасында көндәшлек көчле, диләр. Сизеләме?

– Көндәшлек яшьләр арасында гына түгел ул, миңа калса. Ул, гомумән, эстрадага хас күренеш. Әйтәм бит, мин – гади авыл егете. Кемгәдер охшарга һәм ошарга тырышмыйм, тамашачы алдына чыгып баскач та үзгәрмим. Кыскасы, ничек бар – шулай.

– Хәзер татарча белмәүче, әмма татарча җырлаучылар бар.

– Татар җырына тартылалар икән, начармыни бу? Булдыралар икән, бик яхшы. Шулай да, андый җырчыларны бөтенләй үк хуплыйм дип тә әйтә алмыйм. Җырларга гына түгел, тамашачы белән аралашырга да кирәк бит.

Блиц-сораулар

– Ун елдан соң үзегезне нинди һәм кем итеп күрәсез?

– Артык алга карарга куркыта. Ләкин киләчәк буынга җырларны ишеттерергә иде. Иҗат итүдән туктыйсым килми.

– Йөрәгегез бушмы?

– Әйе.

– Җырчы булмасам, …

– … белмим, күз алдына китерә алмыйм.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү