ИлСаф: Мин ул елларны бик сагынып искә алам дип әйтә алмыйм

Күпме генә чакырсаң да, кире әйләнеп кайтмый шул ул. Такташыбыз да «кичен чәчәк аткан була, ә таңында инде коела» дигән аның турында. Яшьлек тирәсендә булыр бүген сүзебез. 27 июньдә гомернең иң гүзәл чорын кичерүчеләр – яшьләрнең бәйрәме бит. Шул уңайдан безнең кунаклар да, яшьлектәге җылы хатирәләрен барлады.

ИлСаф, Татарстанның халык артисты:

– Тормышның гүзәл бер чоры инде ул. Югары уку йортына керү, хәрби хезмәт еллары, өйләнү, беренче балабызны кочу мизгелләре… Аеруча шулар истә калган. Ул еллар һәркем өчен кадерле, ләкин  мин ул елларны бик сагынып искә алам дип әйтә алмыйм. Искә төшә, билгеле, «эх» дип куясың. Ләкин тормышның һәр чоры матур, үзенчәлекле бит. Бүген исән-сау, шуңа шөкер итеп яшәп ятыш.


Фикер өстәү