«Бер япкач, кем ачсын инде аны?»: мәктәпләр ябылуга кагылышлы вазгыять

Республиканың кайбер районнарында мәктәпләрне кыскарта башладылар. Бу бигрәк тә башлангыч мәктәпләргә кагыла. Авыл халкы бу күренешне авылның бетүенә китерә дип санаса, түрәләр белем йортлары таләпләргә туры килми ди. Бер ябылганны кире ачырлармы? «ВТ» хәбәрчесе мәктәпләр ябылуга кагылышлы вазгыятьне белеште.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә,  2011 елда 379 башлангыч мәктәп булса, 2017 елда – 105. Бүген исә республикада 99 башлангыч мәктәп исәпләнә, шуның 12се – шәһәрләрдә, 87се – авылларда. Тик моңа филиаллар  саны кертелмәгән. Башлангыч мәктәпләрнең кимүе йә ябылуга, йә филиал итеп үзгәртелүгә бәйле.

Районнар үзләре хәл итә

Кайбыч районының мәгариф идарәсе башлыгы Илмас Хәмидуллин белдергәнчә, районда андый кыскартулар көтелми. Бүген аларда 5 башлангыч, 6 урта, 10  тугызъеллык мәктәп исәпләнә. Районда урта мәктәпләрне – төп, төп мәктәпләрне башлангыч итеп калдыру очраклары булган.

– Оптимальләштерү процессы туктамый, авылларда балалар саны артмый бит. Һәр район мәсьәләне үзе хәл итә. Без мәктәпләрне кыскартмыйбыз. Әйтик, балалар бакчасында сабыйлар саны кимесә,  ике төркем кушылып, бергә калдырыла. Бу инде бер тәрбиячегә эш булмый дигән сүз, – ди  Лениногорск районының мәгариф бүлеге җитәкче Вагыйз Санатуллин. – Авылларда башлангыч мәктәпләр сакланырга тиеш, дигән фикердә мин. Әмма бер генә бала булса, аны ничек укытасың? Аның ярышып уку  мөмкинлеге дә юк бит. Бала йомылып калырга мөмкин. Яшьтәшләр белән аралашу да кирәк. Күрше авыл мәктәбенә барып укуның  кыенлыгы бар, әмма уңай яклары да шактый. Мәктәпләрнең барысында да видеокамералар, хәвеф төймәләре урнаштырылган, металл детекторы бар. Тик бездә бер проблема бар: һөнәри сакчылар юк. Гомер-гомергә вахтерлар саклый.

Кукмара районы моңа кадәр мәктәпләрне япмыйча саклап калган бердәнбер төбәк иде. Оптимальләштерү җилләре хәзер аларга да килеп җитте. Иске мәктәпләр һәм заман таләбе дигән нәрсә бар. Моннан 10–15 ел элек  кыскартуның шактый зур дулкыны булып үткән иде. Яңа белем бирү стандартлары кертелү, санПиН кагыйдәләре, укучылар саны азлыгы күп кенә мәктәпләрнең тамырына балта белән чапты. Монысы – яңа дулкын. Казан гимназиясендәге фаҗигадән соң мәктәпләрдә тикшерүләр узган. Кимчелекләр табылганнары эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр.

«Бер япкач, кем ачсын инде аны?»

Кукмара районының Купка авылы әти-әниләре авылның, балаларның язмышы өчен борчыла. «Безнең авылда башлангыч мәктәпне ябалар. Балалар Зур Сәрдек мәктәбенә   укырга йөреячәк, диләр. Имеш, киләсе елда күпфункцияле үзәк төзеячәкләр. Бер ябылгач, мәктәпне  кире ачмыйлар инде аны. Мәктәп –  авылның үзәге. Бүген анда 20дән артык бала укый. 2028 елга кадәр балалар саны шул ук күләмдә сакланачак», – диләр купкалылар.

– Мәктәпне ябу – бик зур фаҗига. Мәктәп бетсә, авылда яшьләр калмаячак. Барыбер эшкә шунда йөрибез дип,  күбесе Кукмарага күченеп китәчәк.  Бүген авылда 485 кеше яши. Шуларның 120се – бала. 2020 елда – 6, быел 2 бала туса, август һәм декабрь айларында тагын сабыйлар дөньяга киләчәк, Алла боерса, – ди Купка авылында яшәүче өч бала анасы Гөлзия Нәҗмиева.

Аның олы баласы – 6 нчы, икенчесе 2 нче сыйныфны тәмамлаган. Кечкенәсенә 1 генә яшь әле. Гөлзия әйтүенчә, әти-әниләрнең барысы да аптырашта калган. Әти-әниләрне бигрәк тә кечкенә балаларны автобуска утыртып, юлга чыгарып җибәрү куркыта. Буранлы, яңгырлы көннәр дә, автобусның ремонтта булган чаклары да була.

Камышлы  мәктәбенең дә язмышы шундый ук хәлдә.

– Кибет бар, клуб бик иске хәлдә булса да, әле эшләп тора. Безнең мәктәп 1970 елда төзелгән. Шуннан бирле бер мәртәбә дә ремонт ясалмаган: түбәдән су ага, нигезе  начар, тәрәзәләр иске. Шулай булса да, әти-әниләр балаларын бик теләп  йөртте. Киләсе уку елында 16 бала  булачак. Авыл мәктәбе өчен аз түгел. Шул ук бинада фельдшер-акушерлык пункты  да  урнашкан, аны ябыла дип әйткән кеше юк. Мәктәп, медпунктны япсалар, авылда иске клуб кына калачак. Мәктәп балалар өчен куркыныч дип табылды. Кыш көне безгә, яңасы төзеләчәк, дип вәгъдә иткәннәр иде. Әлегә бернәрсә дә юк. Балалар саны  алдагы елларда 10нан кимеми. Авыл зур, төзек, 100ләп хуҗалык исәпләнә. Яшь гаиләләр бар. Укытучыларга эш була, дип әйттеләр. Мәктәп, бакча булмаса, ничек яшәргә? – диде Камышлы укытучылары.

Арпаяз башлангыч мәктәбендә 7 бала белем алган. Анда ике укытучы икешәр  сыйныфны кушып укыткан. Киләсе уку елында 4 бала 1 нче сыйныфка укырга керәсе булган.

– Тикшерү узгач,  әлеге мәктәп  янгын, санПиН таләпләренә туры килми дип табылды. Ашханәсен төзекләндерәсе бар, бәдрәф урамда урнашкан. Бер сүз белән әйткәндә, 1990 нчы елларда төзелгән фин йорты бу. Шартларны яхшыртканчыга кадәр мәктәп ябылып торачак. Әти-әниләр арасында аңлаганнары да, килешмәүчеләре дә бар. Балаларны  Пычак  мәктәбенә автобус  йөртәчәк. Бездә барлыгы 80 укучы исәпләнә. Дүрт авылдан килеп укыйлар, – диде Пычак мәктәбе директоры Радик Хәсәнҗанов.

Кукмара мәгариф бүлегендә мәктәпләрне оптимальләштерүгә кагылышлы сорауга җавап бирмәделәр. Купка мәктәбе турында кызыксынгач, район хакимият башлыгының киңәшчесе Равия Кәримуллина,  мәктәп ябылмый, вакытлыча эшчәнлеге туктатылып торыла, дип җавап биргән иде. Кимчелекләр бетерелеп, мәктәпне ачарга рөхсәт бирелсә, балалар кире үз мәктәпләренә кайтачак, диде.

 Кем җавап бирә?

Соңгы вакытта Арча районының Шекә мәктәбен ябу уңаеннан шау-шу булды. Март аенда Казан артында Сөрде мәктәбенең дивары җимерелгән иде. Сөрде мәктәбе 50 ел элек төзелсә дә, чагыштырмача әйбәт булган. Бу хәлдән соң Арча районы мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдияров белән элемтәгә кергәч, ул: «Башка филиалларны да йөреп чыктым. Киләсе уку елыннан иске мәктәпләрне кыскартырга туры киләчәк. Әлегә өч филиал буенча эш алып барабыз, җәй аенда башкаларын да хәл итеп бетерербез», – дигән иде.

Арча район башлыгы  Илшат Нуриев  мәктәпләрне оптимальләштерү мәсьәләсенә ачыклык кертте.

– Берничәсенә үзем бардым. Кайберләрендә  бернинди шартлар да юк. Президент Владимир Путин ил буенча башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ризык белән тәэмин итү  өчен шартлар тудырырга кушты. Барлык таләпләргә туры килгән ашханәләр, заллар булырга тиеш. Һич югында гигиена таләпләренә  җавап биргән ризык әзерли торган урын булсын иде. 3–4 бала укый торган мәктәптә  туклану заллары ясап булмый. Су да юк, бәдрәф тә урамда. Башлангыч мәктәптә укытучы укыта да, ашарга да  әзерли, җыештырырга да тиеш. Мондый шартларга балаларны йөртикме инде? Авылдан берничә чакрым ераклыкта  төп, урта мәктәпләр бар. Анда барлык мөмкинлекләр тудырылган. Президент Рөстәм Миңнеханов ел саен 1–2 яңа автобус биреп бара. Районда  24 мәктәп  автобусы бар. Юллар әйбәт, укытучылар балаларны автобуста озата, туклану оештырылган, озынайтылган көн төркеменә калып, дәрес әзерлиләр, аннан автобус кабат өйләренә кайтарып куя. Һәр сыйныфта 10–15ләп бала укый. Социальләшү өчен баланың үзенә дә кирәк әле бу, – диде   Илшат Нуриев. – Тугызъеллык Пошалым мәктәбе башлангычка калдырылачак. Ни өчен дигәндә, балалар саны аз. Чиканас мәктәбе иске,  анда 4 бала бар. Әлегә эшчәнлеген туктатып торабыз. Шекә мәктәбе ябылмый, кемдер уйлап чыгарган сүз генә бу. Түбәсен төзекләндерәсе бар. Моның өчен 1,6 миллион  сумлык ремонт кирәк. Аны  яңа уку елына кадәр ремонтлап бетерәчәкбез. Балалар булганда, ябу турында сүз бара алмый. Сөрде мәктәбе ишелде, ярый, фаҗига килеп чыкмады, мондый хәл  тагын кабатланса, кем җавап бирә? Шул ук әти-әниләр, ник бернәрсә дә карамадыгыз, диячәк. 100–200 мең сум белән генә ремонт ясап булмый, иске мәктәпләргә 6–7 миллион сум кирәк. Балалар саны арткан авылларда яңа бакча, мәктәпләр төзибез, ремонтлыйбыз.

 Белгеч сүзе

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин:

– Авылда мәктәп булмаса, тормыш кителә. Моның өчен авылда сабыйлар тууы,  яшьләрнең калуы,  белем алу өчен мәктәп кирәк. Әгәр бер-ике генә бала укыса, уку йорты  да җимерек хәлдә булса, бу очракта мәсьәләне район җитәкчелеге әти-әниләр белән бергәләп  хәл итә. Монда бер генә рецепт юк. Эшләп торучы, нәтиҗә бирүче мәктәпне ябуны  берничек тә хуплап булмый. Әгәр мәктәптә 20 бала бар, ул  яхшы гына эшли икән, аны нигә ябарга? Түбәсе ага яки башка ремонт кирәк икән, бу вакытта балалар язмышын куркыныч астына куеп, анда укытып булмый. Вакытлыча  туктаталар икән, кимчелекләрне төзәткәч, кабат  ачылырга тиеш. Әгәр  авылда мәктәбе, клубы, медпункты эшләмәсә, бөтен кеше район үзәгенә, шәһәргә китсә, халыкны кем туендырыр? Эшче көчләрне кем әзерләр? Күп кеше өлкәнәя башлагач, үзенең туган ягына әйләнеп кайта, йорт сала, шунда ял итә. Шәһәрдә яшәү рәхәт, диләр. Белмим, кемгә ничектер? Авылда да яшәү шәһәрдән ким түгел. Суы бар, уты – бөтен нәрсә бар. Без мәктәп ябылуны  хупламыйбыз.

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, педагогика фәннәре докторы:

– Мәктәпләрне ябу, кыскарту дөрес әйбер түгел. Авылда 2–3 бала булса да, мәктәп эшләргә тиеш. Мәктәпсез авыл яши алмый. Террорга каршы  операцияләрдән соң ябарга түгел, чарасын күрергә кирәк.  Таләпләр, кагыйдәләр, нормативлар  бар. Аны үтәр өчен районнарда мәгариф бүлеге башлыгы, башкарма комитетлар бар. Бала үзенең туган  җирендә укырга тиеш. Дөрес, әгәр  бер сыйныфта өч бала булса, анда  төп мәктәп кала алмый. 40–50 бала булып, мәктәпне ябу очраклары бар. Бу – ашыгыч кабул ителә торган карарлар. Вакытлыча туктатып  тору – чаралар күрү дигән сүз. Күрсеннәр, моның өчен белгечләр бар. Документта, кимчелекләр бетерелгәнче генә ябылып торыла, дип язылырга тиеш.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү