Химиядән 100 балл туплаган Рәис Мөхәммәтҗанов: Чит шәһәрләргә укырга китәсе килми

Республикада  бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән –102, географиядән – 5, рус әдәбияты, химиядән 35әр укучы 100 балл туплаган. Башка фәннәр буенча күрсәткечләрне соңрак беләчәкбез.

Быел 100 балл туплаучылар күбрәк булырга охшап тора. Рус теленнән  узган ел 97  укучы  иң югары баллны җыйса,  быел андыйлар бишкә күбрәк. Алар арасында татар мәктәбендә белем алган авыл укучылары да бар.

Саба сәләтле балалар мәктәп-интернатының 11 нче сыйныф укучысы, химиядән 100 балл туплаган Рәис Мөхәммәтҗанов үзен даһига санамый. Әмма шул ук вакытта кайбер укытучыларга караганда да белеменең югарырак булуын яшерми,  хәзердән үк мәктәптә балаларга химия фәнен укыта алачагына ышана.  Рәис 9 нчы сыйныфка кадәр Олы Арташ мәктәбендә белем алган. Тугызъеллык кына булгач, Сабадагы сәләтле балалар мәктәбенә  китәргә мәҗбүр булган. Рәис әйтүенчә, авыл мәктәбендә дә  ныклы белем алырга мөмкин. Химия укытучылары Әлфирә Хаҗиева, Рузалия Сафиева аңа фәннең бар нечкәлекләрен өйрәткән.

–  «Сириус» белем бирү үзәгенә баргач, үземнән көчле көндәшләрне күрдем. Мәктәп дәреслекләре белән генә ерак китеп булмый, вузныкы  буенча шөгыльләндем.  Белемем буенча кемнәндер көчсезрәк, ә кемнәндер көчлерәк.  Беркайчан  да «йолдыз чире» белән чирләмәдем. Күкрәк киереп, мактанып  йөри торган гадәтем юк. БДИдан 100 балл туплаучы бар нәрсәне дә белә дип уйлыйлар. Әмма бу алай ук түгел.  Минемчә, Россия күләмендә  ирешкән олимпиада нәтиҗәләре  100 баллга караганда югарырак.  Олимпиада күрсәткечләре буенча Новосибирскидагы вузларның берсе  укырга чакырды, аена 18–20 мең сум стипендия бирергә вәгъдә иткәннәр иде. Тик мин аңа кызыкмадым. БДИдан 100 балл туплавымны  белгәч сөендем, әмма икенче көнне үк бу хакта  оныттым. Олимпиадаларда катнашкач,  нервлар тимергә әйләнә. Шуңа күрә БДИда дулкынлану  булмады, – ди Саба егете. –  Мәктәптә укытучы биргән материалны өйрәнсәң, репетитор да, онлайн курслар да кирәк түгел. Әлбәттә, укытучы яхшы  булса инде. Тик мин БДИ кирәк түгел дигән фикердә. Бер мисал китерәм. Сыйныфташым психолог булырга җыена. Аңа вузга керер өчен  биология фәнен тапшырырга  кирәк. Ул абагалар, суалчаннар турында өйрәнде. Минемчә, психологка бу кирәк түгел. Бу очракта психологиядән  вуз имтиханын тапшыру отышлырак булыр иде. БДИны бер генә  тапкыр бирү яхшы анысы. Әмма аны начар  язсаң, барлык вуз өчен дә  күрсәткеч шундый булачак.  Абитуриент берничә  югары уку йортына документларын тапшыра бит. Әгәр университетка барып имтихан бирсәң, күрсәткечләр бер төрле генә булмаячак. Минем яхшы табиб булып, студент вакытта ук  чит төбәкләрдәге хастаханәләргә барып тәҗрибә туплыйсым килә. Без бит – татарлар,  күңел күбрәк туган якка тарта, чит шәһәрләргә укырга китәсе килми. Казан  дәүләт медицина университетына укырга керермен дип  өметләнәм.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү