Самокатта җәяүлеләр кичүен чыккан 9 яшьлек малай машина астында калып һәлак булган

Мәскәүдә җиңел машина йөртүчесе җәяүлеләр кичүеннән самокатта чыккан 9 яшьлек малайны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте Керамик урамында була.

Шаһитларның сүзләренә караганда, машина йөртүче зур тизлек белән барган һәм тормоз тыярга өлгерми калган. Алынган җәрәхәтләрдән малай фаҗига урынында ук һәлак булган.

«Тәгәрмәч тавышы, балалар һәм хатын-кызлар кычкыруы, ир-атның «Ярдәм итегез!» диюен ишеткәч ниндидер куркыныч әйбер булуы аңлашылды» ди узып баручы шаһит.


Фикер өстәү