«Кем Аллаһка һәм кыямәт көненә иман китерсә, күршесенә кунакчыл булсын»

Күрше күршене белми торган заманда яшибез. Бакчага кергән тавык аркасында дуслыклары өзелгән күршеләр дә бар бүген, ызан бүлешә алмыйча суд юлында йөрүчеләр турында да ишетеп беләбез. Югыйсә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең күп кенә хәдисләрендә күрше хакын хакларга һәм алар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга куша. Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин әйтүенчә дә, ислам динендә күрше хакы зур хакларның берсе санала.

– Чыннан да Пәйгамбәребез, Аллаһның аңа салават-шәрифләре булсын, бер хәдисендә: “Җәбраил фәрештә күршегә игелек турында шулкадәр нәсыйхәт кылды ки, мин күрше варислар рәтенә керер дип уйлый башладым хәтта”, – дип әйтә.

– Бу сүзләрнең хикмәте нәрсәдә икән?

– Күрше чынлыкта – туганыңнан да якынрак кеше. Сине көн саен диярлек күрә, гаилә, балаларың нәрсә белән яшәгәнеңне, сөенечеңне яки ир белән хатыны әрләшкәннәрне ишетеп торучы, сер сакчысы да ул. Аллаһ сакласын, янгын яки су басу кебек берәр бәла-каза килә күрсә, зыяны күршегә дә тияргә мөмкин. Шуңа күрә күрше синең торагыңа терәлеп, тормышыңда якын булган кеше. Нәтиҗәдә ислам диненең төп принциплары кушканча “үзеңә ни теләсәң, кардәшеңә дә шуны телә” дигән сүзне, күршеңнән игелек күрергә теләсәң, үзең яхшы бул дип әйтергә кала. Ә инде күрше хакы әһәмиятен күрсәтүче аять-хәдисләр бихисап. Бер хәдистә Аллаһ илчесе: “Кем Аллаһка һәм кыямәт көненә иман китерсә, күршесенә кунакчыл булсын”, – ди. Бу хәдис  татар милләтеннән булган күршеләрне генә алмый, ә барлык дин һәм милләт вәкилләрен дә үз эченә ала.

– Элек күршеләр үзара бик дус яшәгән, хәзер бер-берләренең исемнәрен дә белмиләр диярлек. Моны сәбәбен нәрсәдә күрәсез?

– Шәһәрдә күршеләрнең бер-берен танымаулары күптән билгеле булса, авылларда бу күренеш интернет, яхшы спутник-иярчен тәлинкәләрен куйган чордан башланды кебек. Элек көтү кайткач, олысы да, кечесе дә кич утырырга, хәл-әхвәл белешергә чыга иде. Күчтәнәч кертү булсынмы, берәр йомыш белән чакыру булсынмы, бер-берләренә кереп йөри иделәр. Ә бүген әбиләргә кадәр интернетта утыра, яки вакытын телевизор карауга сарыф итә. Ватсаптагы авыл төркемнәрендә дә “Йомырка бар иде, алмыйсызмы?”, “Яңа сауган сөт сатмыйсызмы?” дип кенә язышалар да шуның белән эш бетә. Әлбәттә, кыргыйлашып, бер-беребезне танымыйча яшәвебезнең сәбәбе – виртуаль тормышка күчә баруыбызда. Бу хәлне үзгәртү юлларын күрше хакларын үти башлауда күрәм. Яхшыга таба үзгәрүне үзебездән башласак, елмаеп, “Исәнмесез! Ничек хәлләрегез?” дип хәл-әхвәл белешсәк, яки пешкән ризык, күчтәнәч белән булса да уртаклашырга әзер булсак, һичшиксез күршеләр белән арабыз якынаер иде. Пәйгамбәребез Әбүзәр исемле сәхәбәгә болай дип әйтә торган булган: “Ий, Әбүзәр! Ит салып аш пешерә калсаң, шулпасын күбрәк ит, күршеңә дә бирерсең!”

– Күрше хакы хаклау тормышыңны да бәрәкәтле итә диләр бит.

– Әлбәттә. Һәр изгелек тормышка бәрәкәт китерә. Ә күрше хакын үтәү – зур изгелекләрнең берсе. Коръәндә “Ниса” сүрәсенең 36 нчы аятендә Аллаһ Тәгалә: “Әти-әниегезгә, туганнарыгызга, ятимнәргә, мескеннәргә игелек кылыгыз дигәч, туган-тумача булган күршеләрегезгә дә һәм туган булмаган күршеләргә дә игелек күрсәтегез”, – ди. Шул рәвешле Раббыбыз күршеләрне әти-әни, ятимнәр белән бер рәткә, бер аятькә куя. Пәйгамбәребез дә “кешенең әшәкелеге күршесенә тисә, ул кешенең иманы булмас,” дип өч тапкыр кабатлый. Шуннан чыгып, күрше хакын Аллаһ ризалыгы өчен үтәү – тормышка рәхәтлек, бәхет-сәгадәт китерә. Ахирәттә дә Аллаһтан зур әҗер-саваплар белән кире кайтачак.

 

– Күршеләр каршында нинди хакларыбыз барлыгы турында да искәртеп үтсәгез иде.

– Күрше хаклары бик күп һәм алар һәрберебезнең хәлебездән килерлек: иң элек әлбәттә күршегә зыян китермәү, аны рәнҗетмәү. Бу мәгънәгә авыр сүз белән яра салу булсынмы яки ниндидер эш белән кыенлык тудырумы – барысы да керә. Шәһәрдә подъезд, этажда чисталык саклауга, кызганыч, зур игътибар бирмиләр. Чүп тулы пакетлары кайвакыт тәмсез ис тарата. Ә бу исә турыдан-туры күршегә зыян салу. Шулай ук күршенең серен сакларга, гайбәтен сатмаска кирәк. Күрше сер сакчысы булырга тиеш. Юмартлык күрсәтү, аның хәлен белеп тору, күрешкәндә елмаю да күрше хакларына керә. Йортына, тормышына берәр бәла килсә дә, аңа терәк булу да күрше хакын хаклауга керә. Әлхәмдүлилләһ, тарихта күршеләрнең бер-берсен ачлыктан, үлемнән саклап калулары турында кыйссалар бик күп. Ул кыйссалардан гыйбрәт алырга гына кала. Күрше хакына кермәү дә өстебездәге бурыч. Хәдистә: “Кем залимлык белән, гаделсез рәвештә җирне үзенә алса, ул кыямәттә җиде тапкыр күбрәк җир белән бастырылыр”, – диелә. Бу бит турыдан-туры җир бүленгән ызанга кагыла. Коймаңны тотканда күршең милке булган җиргә бер сантиметр кадәр генә булса да керсәң, алдагы хәдис сиңа да кагыла булып чыга. Шулай ук күршең хәлен белеп тору, хәл-әхвәлен белешү дә тиешле гамәл. “Үзе тук булып, күршесе ач йокласа, Мөхәммәднең пәйгамбәрлегенә инанмас” диелә. Аллаһка шөкер, бүген ипи сыныгына тилмереп яшәүчеләр юк. Шулай да  корбан ите,  тәм-томнар белән бүлешсәк, савап та була, күршегә кешелекле мөнәсәбәт тә була.

– Хәзрәте Гайшә (р.г.) тирә-ягында яшәгән кырык йортны күрше итеп санаган ди. Бу бер авыл булып чыга түгелме соң?

– Чынлап та, Гайшә анабыздан, Аллаһ аннан разый булсын, андый фикер хәбәр ителә. Ләкин башка фикерләр дә бар. Мәчетнең азан тавышын ишетүчеләр бер-берсенә күрше булырлар, диелә. Башка китапларда йортың янындагы мәчеттә иртәнге намазда басып торучылар күршеләрең булыр, диелә. Кайдадыр бер урамда, очта, төбәктә, бистәдә яшәүчеләрне күршеләр дип атыйлар. Ләкин чынлыкта дөресе – күрше төшенчәсенә җәмгыять нинди мәгънә бирсә, шуны күрше дип кабул итәргә кирәк. Мисал өчен, авылда 100-200 хуҗалык булса да, күрше ул тирә ягыңда, урамыңда яшәүчеләр булырлар, ә инде авылның икенче очында яшәүчеләр авылдашлар булсалар да, аларны күрше дип атау кыен. Ә шәһәрдә бер йортта, подъездда яшәүчеләр бер-берсенә күрше булалар.

– Һәрберсе үзен хаклы дип санап, еллар буе үпкәләшеп яшәгән күршеләр була. Бу очракта нәрсә эшләргә киңәш итәсез?

– Ачуланышкан ике кеше арасында иң хәерлесе – беренче булып сәлам бирүчесе. Әгәр килеп чыккан хәлне уртага салып чишеп булмаса, һичьюгы, күркәм әхлак белән саубуллашырга кирәк. Дөрес, кайвакыт син сабыр булып, теге кеше холыксыз кыланырга мөмкин. Андыйларга “бер яңакка суктың, икенчесенә дә сук” дияргә кирәкми, әлбәттә. Гадәттә, сүзгә килүчеләрне туктату өчен  берсенең дәшмичә калуы да җитә. Андый сәләт бөтен кешедә булмый, бары тик көчле рухлы, затлы кешеләрдә генә була. Аллаһ илчесе Мөхәммәд тә “Көрәшкәндә җиңгән көчле түгел, ә ачуланганда үзен тыйган кеше көчле булыр!” дип әйтә.

– Йорт сатып алганда яки төзи башлаганда да, башта күршең белән танышып чыгу кирәктер?

– Һичшиксез. Пәйгамбәребез: “Кеше бәхете өч әйбердә булыр: киң йортта, утырып йөрерлек тыныч атында һәм изге күршесендә”, – ди. Гаугачыл булмаган, гайбәтеңне сатмаган, сереңне саклаган, ярдәмгә килергә әзер булган күрше алтын бәясенә тиң. Шуңа күрә, иң элек күрше булырга тиешле кешеләр кемнәр булуы белән кызыксынырга киңәш итәм.

– Күрше бакчадагы алмагачның алмасы синең бакчаңа коелса, ул кемнеке була? Моңа бәйле бәхәсләрдә булгалый бит.

– Ислам дине кеше хакына, мал-мөлкәтенә керүдән тыя. Моңа үзебез генә түгел, балаларыбызны да өйрәтергә тиешбез. Ләкин күршенең алмагачында алмалары күп булып, кайберсе бакчаңа коелса, моннан гына низаг чыкмый. Ләкин күрше тавыгы сиңа кереп йомырка салса яки берәр хайваны абзарыңа керсә, ул вакытта аларга тиергә ярамый. Күршенеңт хайваны койма ярыгыннан, капкадан сиңа керүе – күршенең хатасы. Ләкин бер хата икенче хата белән төзәтелми. Кеше хакына керү – гөнаһ. Ул гөнаһтан тәүбә кылып арынырга, рәнҗетелгән, кимсетелгән кешедән гафу үтенеп, алынган яки урланган малны кире кайтарырга кирәк. Ул кеше бәхилләмәсә, Аллаһ гафу итмәс, гөнаһы да  бетмәс.

 

Кардәшеңне догаңнан калдырма

«Әгәр бер мөселман үз дин кардәшенең артында аңа хәер-дога кылса, бер фәрештә үзеңә дә шулай булсын, дип хәер-дога кылып торыр».

Кардәш өчен хәер-дога кылу, хакыйкатьтә, үзең өчен хәер-дога кылу була. Шуның өчен, «Фәлән һәм фәлән кешеләрне максатларына ирештер!» дип атап дога кылырга мөмкин булмаса, күңел нечкәргән вакытларда үзе өчен дога кылганнан соң: «Йа Раббым! Бездән хәер-дога өмет итүче кешеләрнең дә хәерле максатларын хасил кылсана!» – дип гомуми рәвештә генә булса да дога кылырга тиешле. Кешеләр өчен дога кылу күңелең яхшы һәм гыйффәтле булу галәмәте. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шулкадәр киң ки, тузан кадәр генә кисәге дә бөтен дөньядагы мәхлуклар өчен җитәчәк, бәлки артып та калачак.

(Р.Фәхретдин. «Җәвамигуль-кәлим шәрхе»)

 

 

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү