Вирусолог Россиядә Covid-19 йоктыру очракларының кискен үсешенең өч сәбәбен

Россиядә коронавирус белән авыручылар санының рекордлы артуының өч сәбәбен вирусолог, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, биология фәннәре докторы, профессор Сергей Нетесов атады.

Аның фикеренчә, үсешкә ковидка каршы чараларны үтәмәүчеләр этәргеч биргән.

«Бер ел элек яз көне бар кеше дә куркынган иде, сагайды һәм битлекләрдән файдаланды. Чыннан да, бу эпидемиянең кимүенә китерде», — диде вирусолог һәм Мәскәү халкының коронавирус чикләүләре йомшару сәбәпле, саклык чараларын күрмәүләрен әйтте.

Тагын бер сәбәп — бүгенге көндә коронавируска каршы вакцинация күләме түбән булу — коллектив иммунитет барлыкка килү өчен бу җитми, дип аңлатты Нетесов.

«Һәм өченчесе — Россиягә Һиндстанның SARS-CoV-2 варианты эләкте, ул күпкә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк тарала», — диде вирусолог.

Ул, әгәр вирусның иске варианты ике-өч кешене зарарласа, яңа төрдәге авыру уртача биш-алты кешегә йога ала, дип фаразлады.


Фикер өстәү