Казансуда балыклар үлгәнме?

Кичә кич Казансу буенда ял иттек. Суда үлгән балык бар иде. Балыклар быел да күпләп үләме әллә?
Ләйсән Касыймова,
Казан.

Сорауга Татарстанның Биологик ресурслар комитетының суны саклау,күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе урынбасары Михаил Шинкарев җавап бирә.
— «ВТ» хәбәреннән соң безнең белгечләр урынга барып тикшерде. Казансуда балыкларның күпләп үлү очрагы табылмады.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү