Татарстанда әтисе һәм 12 яшьлек кыз янып үлгән

Яр Чаллыда булган янгында ике кеше һәлак булган. Төнлә Подгорная урамында «Энергетик» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан мөстәкыйль рәвештә 2014 нче елгы кыз чыгып өлгерә. Аның тәне 15% ка янган. Хәзер ул хастаханәдә. Соңрак янган йорттан 1984 нче елгы ир-ат һәм 2009 нчы елгы кыз мәетен чыгаралар. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – электр җиһазын кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү.


Фикер өстәү