Казан мәктәбендәге атышта һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтә башлаганнар

Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләре Россия Кызыл Хач оешмасының Саклык банкындагы счетына җыелган акчадан матди ярдәм алачак.

Бу хакта банкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, якыннары һәлак булган 9 гаиләгә һәм зыян күргән 62 гаиләгә акча бирелә. Һәлак булганнарның гаиләләренә – 1әр миллион сум, сәламәтлегенә авыр зыян килүчеләргә – 500әр мең, ә уртача зыян килүчеләргә – 300әр мең сум түләнеләчәк. Моннан тыш балалары Мәскәүдә дәваланучыларның әти-әниләренә шушы счеттан яшәү, туклану һәм транспорт чыгымнары өчен түләнгән.

Мәктәптә һәлак булган кыз турында туганнары: «Ул аларның 10 ел көткән балалары иде»

Шулай ук хәзерге вакытта гимназиянең 231 укучысы Краснодар краенда шифаханәдә ял итә, балалар һәм педагоглар өчен психологик ярдәм программасы эшләнелә, гимназиядә психосоциаль ял бүлмәсе пәйда булачак. Атыш вакытында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләре өчен Кызыл Хач счетында барлыгы 86 324 182, 78 сум акча җыелган.
Исегезгә төшерәбез: май аенда Татарстан Хөкүмәте Террорчылыкка каршы комиссия утырышында һәлак булучылар гаиләләренә – 1әр миллион сум, авыр һәм уртача яраланучыларга – 400әр мең сум, җиңелчә яраланучыларга – 200әр мең сум акча бирү турында карар чыгарган иде.


Фикер өстәү