Корал сатып алуга бәйле таләпләр кырысланды

Россия Президенты Владимир Путин корал сатып алуга лицензия бирү кагыйдәсен катгыйландыра торган законны имзалады. Исегездә булса, әлеге закон проектын Татарстан парламенты 175 нче гимназиядә булган фаҗигадән соң тәкъдим иткән иде. Аның нигезендә хәзер нинди үзгәрешләр көтелә?

Төп тезислар менә нидән гыйбарәт:

– корал сатып алу өчен хәзер 21 яшь тулу шарт (элек 18 яшь иде). Чикләүгә Россиядә яшәүче җирле аз санлы халыклар, шулай ук хәрби исемнәре, юстиция чиннары булган хәрби хезмәт узган һәм узучы кешеләр керми;

– интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларында корал яисә аларның төп өлешләрен ясау буенча инструкцияләрне тарату тыела;

– закон нигезендә корал сатып алу өчен лицензияне ике тапкыр хөкем ителгән (судимость. – Ред.) затларга яисә коралның законсыз әйләнеше, экстремизм, террорчылык һәм аны аклау яки балага карата көчләүгә бәйле аңлы җинаять кылучыларга бирү тыела;

– хәзер ярымавтомат ау мылтыгын ике еллык корал тоту стажы булганнарга гына сатып алырга рөхсәт ителәчәк;

– исерек хәлдә машина белән идарә иткән яисә машинасын хәмер, наркотик кулланган кешеләргә биреп торган затларга вакытлыча лицензия бирү тыела;

– Росгвардия вәкилләренә корал һәм аның саклану урынын күрсәтергә баш тарткан затлардан лицензияне алырга мөмкиннәр.

– көпшәсе тидерү төгәллеген арттыруга җайлаштырылган шома көпшәле «Ланкастер» һәм «Парадокс» мылтыклары көпшәсе киселгән карабинга тигезләштерелә. Аларны корал йөртү стажы биш ел булган очракта гына сатып алу рөхсәт ителәчәк.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, халык, шушы законны кабул иттеләр дә, проблема хәл ителде, дип уйламасын. Бу  бер көндә генә кабул ителгән карар түгел. Шулай ук закон тарафыннан корал йөртү яшен арттыру гына каралмаган булуына игътибар итүне сорады. Сүз уңаеннан, корал сатып алу өчен яшьне арттыру турында тәкъдим белән Татарстан 2018 елда ук чыккан иде инде. Ул чорда тәкъдим хуплау тапмады.

– Әлеге закон бу хәлләргә кадәр дә кертелде, ул чакта коралның законсыз әйләнешен туктатырга дигән юнәлешкә игътибар бирелгән иде. Аны чикләү мөһим иде, – диде депутат. – Яңа имзаланган законда бик күп башка таләпләр бар. Әлеге мәсьәләгә күпкырлы карарга кирәк. Канун булды да бу хәлне оныттык түгел! Бу системалы, комплекслы анализ, эш булырга тиеш. Тәрбия, гаилә мәсьәләләренә дә игътибар итү мөһим. Проблеманы чишү юлларын шулай уйларга кирәк. Шул хакта сөйләшәбез дә бит.

Депутат шулай ук мәктәпләрдәге куркынычсызлык өчен җаваплылыкны муниципалитетларга яки федераль органнарга күчерү тәкъдимен җиткерде. «2021 елдан башлап бу теманы күтәрәм инде мин. Кызганыч, әлегә моңа борылып карамыйлар. Җиденче чакырылыш башында мин Дәүләт Думасына белем бирү оешмаларындагы куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплылыкны учреждениедән гамәлгә куючыга күчерү турында закон проектын керттем. Җаваплылыкны муниципаль һәм федераль органнарга күчерү бу максатларга бюджет акчасын файдалану мөмкинлеген бирер иде. Ник дигәндә, күптән түгел булган вакыйгалар белем бирү учреждениеләре үзләре генә мәктәпләрдәге куркынычсызлыкны тулысынча тәэмин итә алмавын ачык күрсәтте. Мәктәп ничек  күзаллый, хәлдән шулай чыга. Системалы, билгеләнгән тәртип юк. Акча чыгымнары каралсын иде. Утка-суга карала бит, гамәлгә куючы тарафыннан куркынычсызлык өчен дә булсын иде ул. Мин җаваплылыкны мәктәптән тулаем алырга димим. Әлбәттә, белем бирү йорты да катнашырга тиеш бу эштә. Әмма төп җаваплылык  гамәлгә куючыда булсын. Кызганыч, бу вакытта әлеге закон проекты хуплау тапмады. Мин аны кабаттан Россия Хөкүмәтенә юлладым», – диде ул.

САН

Хәзерге вакытта илдә 6,6 млн берәмлек утлы корал бар, ул – 3,9 млн тирәсе кеше кулында (чагыштыру өчен – Россиядә 144,4 миллион кеше яши).

Чулпан Гарифуллина

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү