Россиядә COVID-19 йоктырып үлүчеләр саны буенча антирекорд теркәлде

Россиядә тәүлек эчендә коронавирустан 652 кеше үлгән. Бер көн эчендә теркәлгән очракларының мондый югары күрсәткече моңарчы булганы юк иде. Шулай итеп, Россиядә тәүлек эчендә COVID-19 йоктырып үлүчеләр саны буенча антирекорд теркәлде.

Иң күп үлем очраклары (бер тәүлек эчендә дә, гомумән дә) — Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгород, Брянск һәм Мәскәү өлкәләрендә.


Фикер өстәү