Илдар Гыйльметдинов: «Туган телне сайлауда әти-әнинең катышы юк»

«Әгәр сезгә туган телне бер генә сәгать укытыгыз яки бөтенләй укытмагыз дип әйтәләр икән, миңа хәбәр итегез». Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында төбәкләрдән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән  очрашуда әнә шулай диде. Шул исәптән, туган телне әти-әниләр гаризасы белән сайларга түгел, моны мәктәпләр үзләре  хәл итәргә тиешлеген искәртте.

2014 елдан бирле  чит төбәкләрдә яшәүче  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары Татарстанга август киңәшмәсе кысасында уздырылучы чараларга чакырыла. Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова әйтүенчә, 150 мөгаллимә бездәге иң яхшы бакча-мәктәпләренең тәҗрибә белән танышачак. «Биектау районындагы  телләрне өйрәтү лагерена 160 бала килгән. Барысы да татарча бии, җырлый. Чит төбәкләрдә аларга татар телен 3 сәгать укытмыйлар бит. Телне саклау үзебездән тора», – диде урынбасар.

Илдар Гыйльметдинов: «Мәгариф өлкәсендәге проблемаларны уртага салып сөйләшеп кенә хәл итеп була», – ди.  Депутат белдергәнчә, читтә яшәгән татарларны үзләрен генә калдырырга ярамый. Татарстан хөкүмәтенең төп бурычларының берсе – читтәге милләттәшләребезгә булышу. Без татар мәктәпләренә китаплар җибәрү, укытучылар өчен курслар оештыру, балаларга тел лагерьлары оештыруда булышырга тиеш. Ул татар теле укытучылары булмау, әсбаплар җитмәү кебек проблемаларны да атады. Бу урында Мордовиядәге Латыш мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Светлана Поташева колагыма пышылдый: «Дәреслекләр җитә, мәктәп директорыбыз рус милләтеннән булса да,  татарчаны бездән яхшырак белә, шуңа күрә татар телен хуплый.  10–11 сыйныфларда туган тел һәм әдәбият дәресләрен – 3, башка сыйныфларда  2 сәгать укытабыз. Башка милләт балаларына, кызыксыну уяту өчен, бер балл өстәп куям». Ул мәктәптә 25 ел укыта икән.

– Әгәр без балаларга, оныкларга туган телне җиткерә алмыйбыз икән, әлбәттә, киләчәк начар булачак. Без күпмилләтле илебездә 170тән артык телдә аралашабыз, мәктәпләрдә 24 телдә укыту алып барыла, 84 тел фән буларак өйрәтелә. Әлбәттә, бу эштә кыенлыклар да бар. Бүген Татарстанда туган телне өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Читтә сезгә кыенрак, йә китаплар җитми, йә башкасы… Бу мәсьәләләрне хәл итәчәкбез. Яңа федераль стандартларны кабул итәргә торабыз. Ул инде каралды, хәзер Россия Мәгърифәт министрлыгында тикшерелә. Анда туган телләр дә бар, шулай ук республикада дәүләт теле буларак та туган телне өйрәнү стандарты каралган. Әгәр дә инде төшереп калдырмасалар. Әмма без калдырмасыннар өчен тырышабыз, – диде Илдар Гыйльметдинов. – Яңа укыту программалары эшлибез. Туган телләрне саклау буенча юл картасы булдырылды. Һәрбер төбәк, республика аның буенча эшләргә тиеш. Кайбер «дуслар» мәгариф системасыннан туган телләрне чыгарырга тырышса да, ул мәҗбүри өлештә калды. Укыту программасын мәктәп үзе раслый. Анда әти-әниләрнең дә, дәүләт органнарының да катнашы юк. Зинһар, моңа игътибар итегез. Әгәр сезгә  кемдер йогынты  ясамакчы була икән, миңа язып җибәрегез. Мәктәп закон нигезендә  үзе хәл итә. Безгә туган тел дәресләренең санын мөмкин кадәр күбрәк сакларга кирәк.  Үзегездә тел лагерьлары оештырсагыз, без тәрбиячеләр белән, методик һәм башка яктан да ярдәм итәрбез. Әгәр  белгечләрне җибәрмибез икән, сез мәсьәләне урыннарда гына хәл итә алмаячаксыз. Дәүләт программасы бар, анда субсидия каралырга тиеш. Шул акча хисабына балаларны укытып, стипендия түләп, Ульян, Пермь, Оренбург һәм башка төбәкләргә җибәрүне карарга кирәк. Тел буенча проблемалар бар. Әмма безне кул кушырып утыра дип уйламагыз. Без юнәлешләр табарга тырышабыз. Һәр мәктәпкә Курчак театрлары, Сабан туе уеннарын җибәрдек. Әгәр барып җитмәгән булса, миннән  кабат сорагыз.

Соңыннан укытучылар «Хуш, авылым» спектаклен карады. Ул беткән авыллар язмышы турында да иде. Тел язмышы, авылныкы – болар икесе бер.  Аңлаган кешегә аңларлык нәрсәләр күп иде.

Сәрия Мифтахова

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 


Фикер өстәү