Владимир Путин коронавирустан прививка ясаткач видео-фото куймады, кайсы вакцинаны кадатуын да әйтмәгән иде: «Белгечләр конкуренция булмасын өчен кайсысын ясатуымны әйтмәскә кушты», — диде ул.
Путин «Спутник V» вакцинасын кадаткан. Беренче прививкадан соң Президент бернәрсә дә тоймаган, ә икенчесеннән соң бераз температурасы булган. Ләкин икенче көнне иртәнгә температурасы 36,6 булган.
Шулай ук Владимир Путин якыннарының да вакцина ясатуын әйтте.