Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә илебездә яшәүчеләр белән туры эфирны башлап җибәрде.
Путинга өченче сыйныф укучысы сорау юллаган: «Ике айдан яңа уку елы башлана. Аны укучылар парта артындамы яки онлайн форматта каршы алачакмы?»- дигән ул.
Путин билгеләп үткәнчә, әлегә инфекция таралуга бәйле вәзгыятьнең нинди булачагы билгеле түгел.
«Мөгаен, башлангыч сыйныфлар мәктәпкә йөрер», — диде президент. Калган очракларда эпидемиологик вәзгыятькә карап эш итәчәкләр.