Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Эсселек һәм корылык аркасында чәчүлекләр белән хәлләр катлаулы. Шунлыктан Татарстанның 38 районына гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге карар бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган гадәттән тыш хәлләрне һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү һәм юкка чыгару буенча комиссия утырышында билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, республикадагы һава шартлары, яңгырлар яумау авыл хуҗалыгы культуралары уңышы формалашуны һәм аны алу мөмкинлеген куркыныч астына куя.

– Килеп туган вазгыять буенча фикер алышырга һәм эссе һава торышы китереп чыгарган тискәре нәтиҗәләрне җиңеп чыгу һәм республиканы азык-төлек белән тәэмин итүне саклау буенча чаралар эшләргә кирәк, – диде Президент.

Утырышта чыгыш ясаган Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сүзләренчә, июнь температура һәм явым-төшемнәр буенча аномаль булган. Мондый хәл 1989, 1998 һәм 2010 елларда күзәтелгән.

– Бүген явым-төшем урыны-урыны белән генә ява. Туфракта дым запасы аз – 100 миллиметрдан да кимрәк, – ди белгеч.

Корылык Алтай краенда, Омск төбәгендә, Чиләбедә, Новосибирскида, Оренбургта һәм Башкортстанда күзәтелә. Идел буе федераль округында иң авыр хәл – Башкортстан республикасында.  Шулай ук Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә дә вазгыять катлаулы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 38 районда корылык дип игълан итте. Туфракта корылык – 18, һавадагы корылык Мөслим һәм Сарман районнарында. Гадәттән тыш хәл режимы кертелү районнарга хуҗалыкларның инвестицион һәм кыска вакытлы кредитларының вакытын озынайту һәм башка мөмкинлекләр бирә. Чәчүлекләрен иминиятләштергән хуҗалыкларга иминият компанияләренә мөрәҗәгатьне дә сузмаска кирәк, дип киңәш итә министр. Республикадагы барлык районнарга да диярлек (38 район) гариза тапшырырга җирлек бар.


Фикер өстәү