Профессор Игорь Кох: «Бәя артуның үз сәбәпләре бар»

Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында, яңа уңыш илдә азык-төлек бәяләрен киметергә ярдәм итәчәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бөтен илдә бәя арта. Россиядә азык-төлек бәяләре аеруча узган ел ахырында һәм 2021 елның башында арткан.

– Иң нык кыйммәтләнгән әйбер шикәр комы булды. Ул 41 процентка артты. Аннан соң – көнбагыш мае. Хөкүмәт бәяләрне тотрыклы итү өчен төрле чаралар күрде. Гомумән алганда, хөкүмәт моңа игътибар итә. Бәлки кайвакыт чаралар вакытында күрелмидер. Ләкин, тагын бер кабатлыйм, чаралар кабул ителә һәм алга таба да эшләячәкбез, – диде Путин.

КФУның Идарә итү, икътисад һәм финанслар институты профессоры Игорь Кох та Президентның сүзләрен куәтләп, яңа уңыш алгач, бәяләр төшәчәген әйтте.

– Әлеге вакытта без кибет киштәләрендә күбесенчә чит илдән кертелгән товарларны күрәбез, – диде ул. – Әлбәттә, алар үзебезнекеләргә караганда кыйммәтрәк. Яңа уңыш җыеп алынгач, яшелчәләр һичшиксез арзанаячак.

Игорь Кох сүзләренә караганда, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр ел саен инфляциягә бәйле индексацияләнә. Шуңа күрә бу тармакта бәяләр ел да артачак. Кайбер товарларга бәяләр дөнья базарына карап артуын да әйтте.

– Бәяләр дөнья күләмендә артса, бездә дә арта. Шуңа күрә билгеле бер товарга бәя артуның үз сәбәпләре бар. Алар алга таба да артачак, монда төп мәсьәлә тизлеккә генә бәйле, – диде Игорь Кох.


Фикер өстәү