Июль үзгәрешләре: яңа пособиеләр, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр, ташламалар турында мәгълүматлар

Коронавирус кичергәннәргә күпкырлы диспансеризация уздырыла, тәмәке бәясе арта, кредит алу кыенлаша. Июль тормышыбызга тагын ниндирәк үзгәрешләр алып килә? 

 Яңа пособиеләр. Азкеремле гаиләләрдә йөкле хатын-кызлар һәм ялгыз аналар (ялгыз аталар) балаларына яңа пособиеләр алуга гариза тапшыру хокукына ия булачак. «Российская газета» хәбәр иткәнчә, йөклелекнең беренче 12 атнасына кадәр исәпкә басучылар туачак сабыйларына пособие алачак. Түләнеләсе акча күләме мохтаҗлыкка карап исәпләнә. Аны алганнан соң гаиләдә бер кешегә туры килә торган керем төбәктәге яшәү минимумыннан артып китмәскә тиеш. Пособие күләме  ялгыз ата-аналарга да шул рәвешле исәпләп чыгарылачак. Түләү сигез яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга кагыла. Ялгыз ана яки ялгыз атага пособие түбәндәге очракларда бирелә: баланың әтисе (яки әнисе) үлсә, туу турында таныклыгына кертелмәсә яки әнисе сүзләренә нигезләнеп, туу турында таныклыгына кертелсә. Пособиене баланың законлы вәкиле дә алырга мөмкин.

Түләү ятим балаларга да кагыла. Тик баланы карау тулысынча дәүләт карамагына тапшырылмаганда гына аны опекун яки попечитель алырга мөмкин.

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр. 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Фаразларга караганда, ил буенча чама белән дүрт процентка.

Ташламалы ипотека программалары. 2018 елда һәм аннан соңрак туган балалы  гаиләләргә, киләсе айдан башлап, алты процентлы ипотека алу мөмкинлеге ачыла. Бу программа шулай ук алданрак алынган кредит ставкаларын киметү мөмкинлеге дә бирә. Моннан тыш яңа йортлардагы фатирларга ташламалы кредитлар программасы да озайтыла. Ләкин кредитның максималь ставкасы арта (6,5 проценттан җиде процентка җитә).

Пенсияләрне банк карталарына күчерү. Июль аеннан башлап, банклар пенсияләрне, айлык акчалата түләүләрне һәм ана капиталы түләүләрен халыкара түләү системалары карталарына (Visa һәм MasterCard (Maestro) күчерә алмаячак. Шулай итеп, бюджет акчасын кешеләрнең илкүләм карталарына этаплап күчерү чоры тәмамлана. Россия банкыннан хәбәр ителгәнчә, түләүләрне «Мир» картасына килерлек итеп рәсмиләштерергә кирәк. Юкса банк аларны картага «бәйләнмәгән» счетка күчерәчәк. Счет булмаса һәм кеше элемтәгә чыкмаса, банк 11 нче көндә акчаны Пенсия фондына кире кайтарып, бу хакта хәбәр итәчәк.

Кулланылышта булган машиналарга техник карау уздыру. Кулланылышта булган һәм конструкциясенә үзгәрешләр кертелгән автомобильләргә техник карау үткәрү кагыйдәләре кырыслана. Моңа кадәр фотосурәтен җибәреп кенә транспорт чарасына «техосмотр» узып булса, хәзер аны махсус сынау лабораториясендә каратырга-тикшертергә кирәк булачак.

Коронавирус кичергәннәрне бушлай тикшерү. COVID-19 авыруын кичерүчеләр 1 июльдән тирәнтен диспансеризация узу хокукы ала. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы нигезендә  организмны җентекләп тикшерү хокукы 2023 елның азагына кадәр саклана. Чирне каты һәм уртача формада кичергән кешеләр тикшеренүне беренчеләрдән булып узачак.

Ташламалар турында мәгълүматлар. Хәзер үзеңә тиешле барлык социаль ярдәм чаралары  һәм ташламалар турында мәгълүматларны компьютер аша гына да белеп булачак. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында Бердәм дәүләт социаль тәэминат мәгълүмат системасы (ЕГИССО) булдырылган. Бу хакта телефон аша гына да белергә мөмкин булачак: Россия Пенсия фондында бердәм элемтә үзәге  (8-800-2000-412) тест режимында эшли дә инде.

Тәмәке бәясе. 1 июльдән кибетләрдә кабы 107,78 сумнан арзанрак тәмәке сатылмаячак. Моннан тыш маркировкаланмаган башка төр тәмәке (сигара, кальян өчен тәмәке, тәмәке катнашмасы) сатудан алыначак. Быел тәмәкегә акцизларның 20 процентка артуы сәбәпле, бер кап тәмәкенең уртача бәясе 120 сумнан 140 сумга җитәчәк.

Кредит алу. Бурычлары күп булган кешеләргә кредит алу авырлаша.  Мәҗбүри түләүләрен (салымнар, алимент, торак чыгымнары) хәл иткәннән соң банклардан алган әҗәтен түләүгә киткән акчасы кеременең яртысын тәшкил итсә, мондыйларга башка кредит бирелмәскә мөмкин.

 


Фикер өстәү