1 июльдән яңа түләүләр: гаризаны ничек язасы?

Июль ае республикада яшәүче бик күп гаиләләр өчен яхшы хәбәрдән башлана. Татарстанда йөкле хатын-кызларга һәм мохтаҗ гаиләләргә яңа төр пособиеләр түләнә башлый. Аларны алу өчен гаризаны иртәгә үк тапшырырга мөмкин.

Андый чакта күбебез тимерне кызуында сугып калырга ашыга. Әмма белгечләр гаризаны 1 июльдә үк язам дип кабаланмасагыз да өлгерәчәксез, дип тынычландыра. Ник дигәндә, яңа төр пособиене барыбер август аенда гына кулга алып булачак. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин фикеренчә, яңа төр пособие гаиләләргә матди ярдәм булудан бигрәк, республикада яңа туган балалар саны артуга да этәргеч булырга мөмкин. Аны алу өчен эшне нидән башларга?

Пособие кемнәргә тиеш? 1 июльдән гамәлгә керүче яңа төр пособиегә, иң беренче чиратта, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өмет итә ала. Әмма берничә шарты бар. Бу бала тулысынча ятим яки хәзерге вакытта бердәнбер ата-ана тарафыннан тәрбияләнергә тиеш. Бердәнбер ата-ана тәрбияләү дигәндә баланың туу турындагы таныклыгында атасының исеме бөтенләй күрсәтелмәгән яки әни кешенең әйтүе буенча гына язылган очраклар күздә тотыла. Суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмаган, яки мохтаҗ дип табылган, алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләр дә баласына шушы пособиене ала алачак. Яңа төр пособиене балага 8 яшь тулган көннән үк алырга мөмкин. Әмма гариза туган көннән соң 6 ай үткәч кенә тапшырылган булса, ул гариза язган көннән башлап кына түләнәчәк.

Бу урында: «Республикада, күзгә төтен җибәреп, шушы пособиене алу өчен генә аерылышкан гаиләләр саны артмасмы икән?» – дигән сорау туа. Аны идарә башлыгы Эдуард Вафинга да бирдек. Ул исә: «Монда ата-ананың адекват булып, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмгә җитди каравына гына өметләнәсе кала», – диде.

Яңа төр пособиегә, балалардан тыш, йөкле хатын-кызлар да дәгъва кыла ала. Моның өчен булачак әнинең йөклелек срогы – 6 атна һәм аннан да зуррак булырга, ул 12 атнага кадәр йөклелек буенча медицина оешмаларына исәпкә баскан булырга тиеш. Яңа төр пособие хатын-кыз бала тапканчы түләнәчәк. Тагын шунысы да бар: хатын-кыз йөклелекнең 10–14 атналык, 18–22, 30–32 атналык чорында медицина оешмасына килеп, үзенең  йөкле булуын дәлилләп торырга тиеш. «Юкса, аңа пособие түләү туктатылачак. Табибка күренеп, йөклелекне раслагач, түләүләр дәвам итәчәк», – ди Эдуард Вафин.

Сүз уңаеннан, август аенда республикада 6–18 яшьлек инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә дә бер тапкыр 10000 сум пособие биреләчәк. Аны алу өчен гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлый.

Пособиене ничек алырга? Гаризаны ике төрле юл белән тапшырырга мөмкин. Аны дәүләт хезмәтләре порталы аша – электрон рәвештә, яки яшәү урыны буенча урнашкан Пенсия фондына барып кулдан да язарга була. «Коронавируска бәйле вазгыятьне истә тотып, гаризаларны электрон рәвештә тапшырырга киңәш итәр идем», – диде Эдуард Вафин журналистлар белән очрашуда.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшыруның бер авырлыгы да юк. Моның өчен иң элек www.gosuslugi.ru адресы буенча порталны ачып, андагы шәхси кабинет аша «Россия Пенсия фонды хезмәтләре» бүлеген табабыз. Шундагы «Социаль түләүләр» дигән төймәгә басып, үзебезгә тиешле пособие төрен табып, шунда күрсәтелгән гаризаны тутырабыз. Гаризаны тутырганда анда паспорт, полис, никахлашу/аерылышу таныклыгы, туу турында таныклык кебек документларның, исәп-хисап счетыңның дөрес күрсәтелүе шарт. Юкса, гариза кабул ителмәячәк. Дәүләт хезмәтләре порталы аша эш иткәндә, пособие өчен шушы бер гаризаны язу да җитә. Аны турыдан-туры Пенсия фондына барып язган очракта документларның күчерелмәләре дә кирәк булачак.

Гариза язгач, җавапны 10 көн көтәргә туры киләчәк. Гаризаны электрон формада язган кешеләргә пособие билгеләнү-билгеләнмәү турында хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси биткә киләчәк. Пенсия фондына барып гариза язучыларга исә, пособие хупланган очракта аны хәбәр итмичә генә, гаризада күрсәтелгән исәп-хисап счетына күчерәчәкләр. Пособие түләүдән баш тарткан очракта,

Пенсия фонды моның сәбәбен аңлатып, гариза язучыга белдерү кәгазе юллаячак. Сүз уңаеннан, пособие күчерү өчен күрсәтелгән исәп-хисап счетының нәкъ менә гариза тапшыручы исеменә ачылган булуы шарт. Башка социаль түләүләр кебек үк яңалары да «Мир» картасына гына күчерелә.

Пособие кемнәргә тәтеми? Яңа төр социаль түләүләр кайсы очракта бирелмәячәк? Аны алу өчен гаиләнең уртача айлык кереме республикадагы яшәү минимумыннан, төгәлрәк әйтсәк, 9955  сумнан артмаска тиеш. Гаризаны дөрес тутырмаган, җитеп бетмәгән документны, мәгълүматны вакытында кертмәгән очракта да пособие билгеләүдән баш тарта алалар. Кешенең пособие алуга лаекмы-юкмы икәнлеген ачыклаганда, шәхси милек тә исәпкә алына. Бу очракта шәхси милектәге фатирда кеше башына – 24 квадрат метрдан, шәхси йортларда 40 квадрат метрдан да күбрәк торак мәйданы туры килмәскә тиеш. 2022 елның 1 гыйнварыннан исә пособие исәпләгәндә гариза бирүче исеменә рәсмиләштерелгән машина, кече суднолар да исәпкә алына башлаячак.

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Кемгә күпме пособие тиеш?

 

Пособие кемгә тиеш Күпме күләмдә түләнәчәк Республикадагы ничә мең кешегә кагылачак
Балаларга:

– гаиләдә бердәнбер ата-ана тарафыннан тәрбияләнгән;

– суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган, яки гаилә мохтаҗ дип табылган очракта, алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә;

– әтисе яки әнисе үлгән, үлгән дип танылган яки хәбәрсез югалган балаларга;

– ятим балаларга

4997,50 сум

(ай саен түләнә)

8–16 яшь аралыгындагы 38 меңнән артык бала алачак
6–18 яшь аралыгындагы инвалид балаларга 10000 сум

(бер тапкыр бирелә)

6–18 яшь аралыгындагы 468 меңнән артык балага биреләчәк
Булачак әниләргә:

– йөклелеге 6 атна һәм аннан да зуррак булган;

– 12 атнага кадәр йөклелек буенча медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызларга

5311 сум

(ай саен түләнә)

19 меңнән артык хатын-кыз алачак

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү