Медицина күрсәткечләре булган очракта, коронавирустан прививка ясатуны таләп итәргә һәм законсыз рәвештә эштән китү белән янау законлы түгел дип белдерде туры эфир вакытында Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы шулай ук, COVID-19дан вакцинация алдыннан хроник авырулар булган очракта табиб белән киңәшләшергә кирәк, дип өстәде.
Путин сүзләренчә, якын-тирәдәгеләр һәм аның якыннары да коронавирус белән авырган, әмма җиңелчә генә. Президент Россия күмәк иммунитетка ирешер дигән өметен белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat