Татарстанның бер шәһәрендә коронавирустан вакцинация ясаткан өчен махсус купоннар бирелә

Әлмәттә пенсионерларга коронавирустан вакцинация ясаткан өчен «Рәхмәт купоннары» бирелә. Һәр прививкадан соң 60 яшьтән өлкәнрәк әлмәтлеләрнең күңелле бонуслар алу мөмкинлеге бар.

Купонда күрсәтелгән чаралар вакцинациядән соң бер ай дәвамында гамәлдә. Бүләкләр арасында шәһәр транспортында 10 тапкыр бушлай йөрү, аяклар өчен массаж кәнәфиендә сеанс, кислород коктейле, галокамерага бару, спорт комплексына абонементка ташлама, кинотеатрга билет, бушлай пицца, шәһәр паркындагы аттракционнарның берсенә керү, музейга яки галереяга билетлар бар.


Фикер өстәү