Төнлә эшләргә рөхсәт алган җәмәгать туклануы оешмалары саны артты

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә төннәрен эшләргән рөхсәт сораган җәмәгать туклануы оешмалары саны 11гә арткан. Барлыгы 37 оешма гариза тапшырган. Шуларның 21енә идарә тарафыннан рөхсәт бирелгән.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, бу Казандагы 13, Яшел Үзәндәге 4, Биектау, Азнакай, Зәйдәге берешәр җәмәгать туклануы оешмалары.

Узган атнада идарә белгечләре төнлә 10 кафе һәм ресторан эшләве турында хәбәр иткән иде.

Искәртеп узабыз: Татарстанда кафе һәм рестораннарга төнге сәгатьләрдә эшләү барлык хезмәткәрләр COVID-19 инфекциясеннән прививка ясаган очракта гына рөхсәт ителде.


Фикер өстәү