Айдар Шәйхин: «Татар телендә ачышлар юк диярлек»

Татар әдәбияты коммерция юнәлешендә үсә аламы? Фантастика жанрының үсеш алмавы киләчәккә ничек тәэсир итәр? Болар хакында «Гыйлем» проекты авторы, Татар китабы йорты (Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры) директоры, «ВТ»ның «Татарча сөйләшәбез» сәхифәсе авторы Айдар Шәйхин белән сөйләштек.

– Айдар, фәндә татар теле ни дәрәҗәдә кулланыла?

– Фән дигәндә нәрсәне күз алдында тотабыз – башта шуны ачыкларга кирәк. Кайбер кешеләр өчен гуманитар фәннәр гомумән фән түгел. Татар теле исә әлегә гуманитар фәннәрдә генә яши. Аның да яшәеше бик катлаулы хәлдә. Чөнки галимнәрнең диссертацияләре рус телендә языла, рус телендә яклана. Хәтта фәнни эш татар әдәбиятына багышланса да.  Бу бер проблема булса, икенчесе – татарча фәнни журналларның бик аз булуы. Бу да – күрсәткеч, чөнки хәзер фәннең үсешен барыбер мәкаләләр санына карап бәялиләр. Бу телдә ачышлар ясаламы – шуны ачыклыйлар. Татар телендә ачышлар юк диярлек. Фәнне популярлаштыру да зәгыйфь хәлдә. Соңгы ун елда татар телендә бастырылган фәнни мәкаләләрне тупласак, алар саны 50–100дән артмыйдыр, мөгаен. Биология, химия буенча фәнни мәкаләләр басылды. Аларны энтузиастлар, бу юнәлешкә бирелгән кешеләр башкарды. Күпчелек өчен татар телендә бастырылу – өстәмә эш. Шуңа күрә фән дөньясында татар теленең хәле бик мөшкел дип әйтеп була. Бу – системалы проблема. Ул барлык татар галимнәре җыелышып, әйдә татарча языйк дисә дә, хәл ителмәячәктер. Мин татарча язарга теләмәгән галимнәрне бер интервьюда, ялкаулар, дип тә әйткән идем. Ләкин тик торганнан гына шул эшкә алынасың икән, аның өчен зур мотивация кирәк. Татарча фәнни эш язуның түләве дә юк һәм ул эш исәпкә дә алынмый.

– Фәнгә кирәк булмагач, телнең киләчәге юк бит инде.

– Тел яшәсен өчен ул төрле өлкәләрдә кулланылырга тиеш. Бәлки телебезнең киләчәге аның фәнни өлкәдә үсешен күз алдында тотмыйдыр.

Алай дисәң, теләсә кайсы телнең нигезе – фән…

– һәм фәлсәфә. Рус теленең киләчәге өчен борчылмыйбыз, чөнки рус фәлсәфәсе бар. Татар телендә фәлсәфә юк. Фәлсәфә бит ул матур уйлар гына түгел. Ул –  фикерләүнең, мантыйкның, фәннең дә нигезе. Татар фәлсәфәсе юк һәм аны булдыру хәзер хәлдән киләме икән инде?.. Аның өчен Шиһабетдин Мәрҗани кебек галимнәр кирәк. Шул ук вакытта Мәрҗани дә хезмәтләрен гарәп телендә язган. Ул мирас безгә әле һаман килеп ирешә алмый. Без Мәрҗанине дә, хәтта Бигиевне дә укый алмыйбыз. Аларны русчага тәрҗемә итәләр, рус телендә бастыралар, татарчага тәрҗемәләр бик аз. Монда кемнедер гаепләп тә булмый. Галимнәрнең урысча язарга мотивлары бар.  Мәсәлән, Тарих институтында Сәйф Сараига багышланган фәнни конференция булды. Анда институт чыгарган китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кызганыч, ул китапларның күпчелеге рус телендә. Аңлашыла, Тарих институты татар тарихын башка телләрдә дә популярлаштырырга тиеш. Шуңа алар рус һәм инглиз телләрендә китаплар чыгара. Нәтиҗәдә татарча китаплар аз, бу хәвефле күрсәткеч. Татар булыр өчен татар теле ул кадәр кирәк тә түгел булып чыга. Татар язучылары арасында да татар телендә язучылар күп түгел бит. Мәктәптә фәннәрне татарча укымагач, киләчәктә татар телендә иҗат итүчеләр тагын да аз булачак. Элек, мәсәлән, чит төбәкләрдә татар әдәбиятына яшь язучылар күпләп килә иде, хәзер ул бик сирәк күренеш. Читтә татар телендә укыту хәзер инде юк. Татарча шигырь язу өчен башыңда татар галәме булырга тиеш. Бу һәр телгә кагыла. Шулай да, мин татар теленең киләчәге юк дип уйламыйм. Ул булачак, ләкин башкача, анда фикер сөреше дә бүтән була.

– Татар китабы йортында эшли башлау татар әдәбиятына якынайткандыр.  Бу өлкәдә иң зур проблема нәрсәдә?

–  Әдәбиятта проблемалар турында әлегә иркенләп фикер йөртә алмыйм. Мин аның искиткеч зур мирастан гыйбарәт булуын аңладым. Безнең исемнәре онытылган яки сирәк телгә алына торган язучылар бар һәм аларның мирасы бик кызыклы. Әдәби яктан камил әсәрләре дә яки хәзерге укучыга ул мирас бик үк кызык булмаска да мөмкин. Әмма алар иҗат иткәннәр.

Бик бай социалистик реализм әдәбияты бар. Ул әдәбиятның да үз урыны булырга тиеш. Шәриф Камалның да мирасы җәмгыятьтә үз урынын табарга тиеш дип саныйм. Миңа, мәсәлән, аның иҗаты фәлсәфә, социология фәне һәм әдәбият белеме күзлегеннән кызыклы. Совет хөкүмәте заказын үтәгәндә иҗатчы нәрсәләр кичергән, моңа үзе ничек караган – боларны аңлыйсы килә.

Халыкның күп өлеше өчен кызыклы булган әсәрләр иҗат итү авыр бара. Дөрес, һәр язучының үз максаты, үз дөньясы бар. Ул үзе теләгәнне иҗат итә һәм аны берничек тә мәҗбүр итеп булмый. Бәлки монда безнең әдәбиятның бераз коммерциягә әйләнүе дә кирәктер. Бу очракта бик үк камил булмаган әсәрләр дә туар. Ләкин халыкка укырга әдәбият кирәк. Ул барыбер укырга ярата һәм минем халыкны «Инстаграм»да сторислар гына каратасы килми.

Бу җәһәттән «Казан утлары» журналы чыгарган кесә китаплары отышлы. Анда төрле авторлар бар, бик үк билгеле булмаганнары да очрый. Бәлки менә бу алым әдәбиятны азрак үзгәртер. Халыкның заказын истә тотып эшләргә дә кирәк.  Дөрес, әдәбиятка зур әсәрләр дә җитми, халыкка якын булган әсәрләр дә җитми. Мин монда фентези, детектив турында әйтмим – анысы бөтенләй башка мәсьәлә.  Шул ук вакытта балалар әдәбияты проблемасы да бар. Алар нәрсә укырга тиеш? Аларга, мәсәлән, «Казан утлары» чыгарган китаплар кызык түгел. Минем үземә дә ул китаплар кызык түгел. Балаларны да кемдер кайгыртырга тиеш бит.

Татарчага тәрҗемә итү дә юк диярлек. Татарстан  китап нәшрияты берничә китап чыгарды, алар  – шигырьләр тәрҗемәсе. Әдәби яктан бик кызыклы проект. Әмма аңа ихтыяҗ ни дәрәҗәдә? Әйтик, Некрасов шигырьләренең татарчага тәрҗемәсе күпме кешегә кызыклы?

– Ләкин бит безнең халык беркайчан да тарихи әсәргә заказ бирмәячәк. Зәвыкны ничек тәрбияләргә бу очракта? Заказга яздырып әдәбиятның сыйфатын төшермибезме?

– Халык заказы белән язылган әсәрләр болай да бар һәм ул сыйфатка чыннан да суга. Әмма базар мөнәсәбәтләре җәмгыятендә яшибез икән, кагыйдәләренә дә буйсынырга туры килә. Шундый әдәбиятка ихтыяҗ бар икән, ул ихтыяҗны канәгатьләндерергә туры килә. Әлбәттә, югары сыйфатлы әсәрләр дә кирәк. Әмма ул иҗат ителсен өчен авторга кемдер түләргә, аңа шартлар тудырырга тиеш. Югары әдәбият вакыт һәм бик зур көч таләп итә. Түбән әдәбият булмаса, югары әдәбият үсә алмый.

Югары, түбән дигән бүленеш тә бәхәсле әле ул. Мәсәлән, Дюма югары сыйфатлы әдәбиятмы, түбәнме? Яки маҗаралар язган авторлар югары әдәбиятка өлеш керткәнме, түбәненәме?

– Адлер Тимергалин, мәсәлән.

– Минем өчен Адлер Тимергалин – беренче чиратта фәлсәфәче. Үзеннән соң бай мирас калдырган галим дә. Астрономияне татарчага тәрҗемә итеп, татар фәнен яшәтте, фәнни фантастика иҗат итте. Өч томлык Миллият сүзлеге – искиткеч байлык. Безнең заманда яшәгән ике генә галим шундый бай мирас калдыра алгандыр, миңа калса. Аның берсе – Адлер абый, икенчесе – татар этимологик сүзлек авторы Рифкать Әхмәтҗанов. Сүз уңаеннан, Татар китабы йортында аның зур китапханәсе саклана. Алар кулланылышта, алып, укып була.

– Фантастика темасын дәвам итсәк, Адлер Тимергалиннан соң бу жанр үсеше тукталды кебек. Бу инде татар баласы фантазиясен үстерүдән мәхрүм  дигән сүз түгелме?

– Бу жанрда иҗат итәргә тырышып караучылар булды, әмма дәвамлы булмады. Адлер абыйның өстенлеге шунда: ул фәнне белә. Аның фантастикасында нигез бар. Дөрес, кайбер әсәрләре Көнбатыш авторлары әсәрләренә дә охшаш. Анысын гафу итәргә буладыр, чөнки назыйрә алымы татарда, төркидә күптәннән бар. Һәрхәлдә яңа жанр тернәкләнеп китсен өчен күчермәләр кирәк. Шунысы кызганыч: безнең бай мифология була торып, зур әсәрләр язылмый. «Гарри Поттер» кебек роман димим. Кабатланмас ук әсәр булмаса да, ул – аерым дөнья. Аның уңышы шунда: балаларга да, олыларга да ошый. Ул күп идеяләрне берләштерә. Анда мифлар да, христиан дине идеяләре дә, ХХ гасыр проблемалары – дискриминация, сугышлар мәсьәләсе дә күтәрелә. Җыеп әйткәндә, мирасыбызны тиешле дәрәҗәдә өйрәнмибез, тулысынча ачып бетерә алмыйбыз. Бу фәннең бүгенге дәрәҗәсе, студентларның остазлары булу булмау кебек бик зур проблемаларга барып тоташа. Соңгы елларда бик зур галимнәребез китеп барды, алардан соң алмаш мәсьәләсе ачык калды. Миркасыйм Госманов кебек галимнәр, Нәкый Исәнбәт кебек шәхесләр бармы бездә бүген. Хәер, бәлкем бардыр да, бәлки без әлегә аларны белмибездер…

–  Татар китабы йорты эшчәнлегенә нинди яңалыклар кертелде?

– Музей эшчәнлегенең 2 ел дәвамында традициягә әйләнгән чаралар да бар. Аның берсе – концертлар. Аны Айгөл Зәйнуллина оештыра. Әлеге мәгънәле матур чараны киңрәк аудиториягә таратасы килә. Моннан тыш яшьләрнең кызыклы проектлары бар. Мәсәлән, «Дәрт» төркеме оештырган әдәби импровизация. Татар китабы йорты ул – музей. Музей буларак ул татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал иҗаты белән таныштыра. Бу юнәлеш кала, аның мантыйклы дәвамы буларак, фәнни өлешенә ныграк игътибар бирә башладык. Ул элек тә бара иде, хәзер активлашты. Шәриф Камал туганнары да бу эштә бик актив эшлиләр. Үзем дә шул эшкә кушылырга тырышам.

Татар әдәбиятын тәрҗемә итү максатын да гамәлгә ашырырга тырышабыз. Тәрҗемә итү үзәге буларак эшләмәсәк тә, бәлки без тәрҗемә итү лабораториясе буларак эшли алырбыз. Бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итү өчен узган елны Шәриф Камал премиясе булдырылган иде. Быел да аның конкурсы булачак. Мин чит ил әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итү турында да хыялланам. Мәктәптә эшләгән тәҗрибәне дә бирегә күчерәсе килә. Шуның нәтиҗәсендә «Гыйлем» проектының «Хәлбуки» лекторияләре эшли башлады. Шулай ук типографиябез бар. Анда кечкенә китапчыклар чыгарырга телибез. Без 1920–1930 елларга күбрәк игътибар бирергә телибез. Музей Шәриф Камал шәхесенә бәйле булгач, шул чорда яшәгән һәм иҗат иткән шәхесләрнең әсәрләрен яңадан бастырырга хыялланабыз. Аларның күбесе репрессияләнгән, я булмаса сугышта һәлак булган, хаксызга онытылган. Исемнәрен кайтарасы иде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү