Кыярны тукландыру ЫСУЛЫ

Кыярга суны 20–22 градуска кадәр җылытып сибәргә кирәк.

Бу үсемлекнең үсүен яхшырта, тамыр череге авыруын кисәтә. Шулай ук кыярларны атна саен бакча катнашмасы белән тукландыру кирәк. Аның өчен су белән сыегайтылган сыер тизәге, бер чиләк суга 15 грамм мочевина һәм бер стакан көл кирәк. Өстәмә тукландырганда яфракларын чылатмаска киңәш ителә.


Фикер өстәү