Рафил Җәләлиев: Салават абый Фәтхетдинов бүләкләр бирергә бик ярата

Көтелмәгән бүләкләр ясарга яисә алырга яратасызмы? Гомумән, бүләкне алганда рәхәтме, әллә биргәндәме? 2 июль Сюрпризлар көне алдыннан «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларына әнә шул сорауларны бирергә һәм «алыш-биреш фәлсәфәсе» турында сөйләшергә булдык.

Рафил Җәләлиев, җырчы, алып баручы:

– Көтелмәгән җирдән бүләк ясап куйганда бик рәхәт булса да, сюрпризларга караганда, көтелгән һәм кирәкле бүләкләрне яратам мин. Алганда да, биргәндә дә. Биргән яки алган әйбер шул ук көнне онытылганчы, гел кулланылышта булса, яхшырак бит. Шуңа күрә үзем дә, бәйрәм җиткәндәрәк, ни кирәклегенә бераз ишарә ясыйм, башкаларныкын да чамаларга тырышам. Ә бүләкләрне алу да рәхәт, бирү дә. Бу мәсьәләдә остазым Салават абый Фәтхетдинов үрнәк миңа. Ул бүләкләр бирергә бик ярата. Үзенең туган көнеме, концертымы – тамашачыларга, кунакларына ни дә булса бүләк итми калмый. Мин дә үземдә бу матур сыйфатны булдырырга тырышам. Бүләк ясап, кемне дә булса сөендерә алу аңлатып булмаслык рәхәтлек бирә бит ул. Бигрәк тә, чын күңелдән кабул итеп алучың булса.


Фикер өстәү