Әдилә Һадиева: «Барысы да үзгәрде, чәчләр генә тураймады»

Без юксынган идек бу бөдрә чәчле, кояш кебек елмаеп торган кызны. Сез дә юксынгансыздыр, дидек тә, «Ни хәл?» сәхифәсенә кунак итеп, күпләр өчен «ТНВ» каналындагы «Яшьләр тукталышы», «Син – минеке, мин – синеке» тапшырулары аша таныш булган Әдилә ҺАДИЕВАны дәштек.

– Сезне югалткан идек. Без белгән Әдилә хәзер кем һәм кайда?

–  2010 елдан бирле Мәскәүдә яшим. Эзләнү, үзеңне сынап карау теләге, яшьлек дәрте һәм мәхәббәт этәрде бу адымга. Анда Казанда ук башланган PR өлкәсендәге эшемне дәвам иттердем, кияүгә чыктым, ике бала үстерәбез. Тормышымның телевидение дигән зур, яраткан бер өлеше шулай тәмамланды. Журналистика факультетын тәмамласам да, бүтән журналистика белән шөгыльләнү теләге юк. Медиа дөньясы һаман да кызыксындыра, әмма Мәскәүдә барысын да яңадан башларга туры килер иде. Татар телендә ирешкән үрләр рус медиачаралары өчен бернәрсә түгел. Ә мин яңадан барысын башларга курыктым, ялкауландым, теләмәдем. Кыскасы, барысы да үзгәрде, чәчләр генә тураймады.

– Балачак хыялыгыз тормышка ашты дип саныйсызмы?

Әлбәттә. Күп кызлар яшь чакта ни турында хыяллана? Телевидениедә эшләргә, дизайнер булырга, җырларга… Телевидениедә эшләдем, җырчы ук булмасам да, сәхнәдә төрле бәйгеләрдә җырларга туры килде, клипта төштем, ә күптән түгел татар җанлы дизайн-проектымны да башкарып чыктым. Әмма бу – яшьлек хыяллары. Яшь барган саен, хыяллар тирәнәя, гадирәк була. Күбесе балаларның киләчәгенә, дөньяның барышына әйләнеп кайта. Әмма берничә «хыялый» хыял запаста кала.

– Элеккеге хезмәттәшләрегез белән аралашасызмы?

Әйе, аларның күпчелеге якын җан дуска әйләнде. Бу – вакыт белән сыналган дуслар. «ТНВ» миңа шулкадәр күп нәрсә бирде, мин әле дә шунда эшләгән елларда барлыкка килгән дәрт, үземә ышану ягулыгында барам шикелле.

– Хәзер «ТНВ» карыйсызмы соң?

Юк, өебездә гомумән телевизор юк. Бүтән каналларга да кагыла бу. Медиа-тормыш интернетта, башка мәйданчыкларда хәзер.

– Сез әле – яшь әни дә. Ул-кызыгызга нинди тәрбия бирәсез?

Улыбыз Булатка – 5 яшь, кызым Мәдинәгә 1 яшь тулды. Бала караучыларга тапшырмыйча, балаларымны үзем үстерәм. Тәрбия серләрендә таянырлык авторитетларым бар: Людмила Петрановская, Дима Зицер, Валентина Паевская… Хаталарым да күп шикелле. Әмма әйтәләр бит: балагызны ничек кенә шәп итеп тәрбияләсәгез, яратсагыз да, аның барыбер психотерапевтка зарланыр сәбәбе булачак.

– Коронавируслы тормыш сезне нәрсәгә өйрәтте?

Өйрәтте дип әйтә алмыйм. Күптәннән белгән фәлсәфи теорияләрне практикага әйләндерде ул. Өч көнлек дөнья… Син чынлап та гаиләңә генә кирәк… Бүгенгенең тәмен табарга, сәламәтлекне яшьтән үк сакларга. Барысы да синнән генә дә тормый. Күзгә күз карап күрешү, сөйләшүдән дә рәхәте юк! Кешегә кеше кирәк.

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

– Өстәл китабыгыз?

– Андый китап юк. Тормыш төсенә, кәефенә, кызыксынуга карап үзгәрә. Яраткан язучыларым бар – Н.Гоголь һәм А.Чехов

– Хыялдагы ил /шәһәр?

– Күбесендә булдым. Әлеге мизгелдә Амстердамга барасы килә.

– Яраткан журналистыгыз?

– Андый юк. Дудь, Шихман, Познер, Солодников интервьюларын яратып карыйм. Алексей Пивоваровны хөрмәт итәм. Екатерина Гордеевага сокланам. Алексей Венедиктовны укып барам. Мин кызыксынган журналистика үзәгендә бүген – вакыйга түгел, ә шәхес. Чөнки вакыйгалар күп, ә шәхесләр аз.

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү