Ревматолог Регина Ахунова: Артрит кешенең физик мөмкинлекләрен чикләнергә мөмкин

Җир шарында яшәүче һәр биш кешенең берсе вакыт-вакыт буыннары авыртудан зарлана. Рәсми саннар шул хакта сөйли. Артрит – буын авырулары арасында иң таралганы. Белгечләр: «Элек-электән өлкәннәрнеке  саналган бу чир соңгы арада яшәрә башлады», – дип чаң суга. Бу күренешнең сәбәбе нидә икән? Артрит дигән яман чир дәвалауга бирешәме? Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, терапевт, ревматолог Регина Ахунова белән шул сорауларга җавап эзлибез.

– Регина Ринатовна, артрит ни сәбәпле яшәрә?

– Элегрәк артрит, дөрестән дә, өлкәннәр авыруы булып санала иде. Әмма соңгы елларда ул да яшәрә. Хәзер артрит яшьләр, хәтта балалар арасында да ачыклана. Артритның яшәрүенә, нигездә, замана яшьләренең дөрес тукланмавы, аз хәрәкәтләнүе, артык авырлыктан интегүе, алкогольле эчемлекләр белән мавыгуы сәбәпче. Артритны икенче төрле пианист һәм спортчылар авыруы дип тә йөртәләр. Ник дигәндә, аларның беләзек һәм аяк буыннарына даими рәвештә басым ясала.

– Бу чир нидән гыйбарәт?

– Артрит ул – буыннар ялкынсынуы. Артрит вакытында бер яки берничә буын авырта. Зарарланган буын тирәсе шешеп, кызарып, кызышып торырга да мөмкин. Артрит башта үзен әллә ни сиздермичә, көндәлек тормышка комачау итмичә дә бара ала. Әмма тора-бара авырту көчәя – хәрәкәтләнгәндә, иртә һәм кичләрен буыннар авыртуына түзеп булмый башлый. Артритны вакытында дәваламасаң, буыннар оешып, формасы үзгәрәчәк.

– Ялгышмасам, артритның төрләре шактый бугай…

– Артритның ике зур төрен аералар. Аның беренчесе (псориатик, реактив артрит, ревматоид артрит, подагра – тоз утыру) буыннарның ялкынсынуыннан гыйбарәт. Артритның бу төре вакытында буыннардан тыш, башка органнар да (күзләр, үпкә, йөрәк, кан тамырлары) зыян күрергә мөмкин. Кеше тән температурасы күтәрелү, хәлсезлек, кече йомышны үтәгәндә авырту, күздә коньюнктивит булудан да зарланырга мөмкин. Буыннар ялкынсынганда кан анализы да начар була. Артритның икенче төре исә (остеоартроз) буыннар зәгыйфьләнгәндә ачыклана. Остеоартроз вакытында фәкать буын һәм буын тирәсе тукымалары гына зарарлана. Башка әгъзаларга куркыныч янамый. Йокыдан уянганда буыннар катып тору, әмма йөри башлагач язылу, хәрәкәтләнгәндә буыннар шыгырдау – артрозның төп билгеләре. Баштагы чорда артроз үзен сиздермәскә дә мөмкин. Шуңа күрә күпләр чирнең иң соңгы – азган вакытында гына табибка мөрәҗәгать итә. Ул вакытта инде еш кына буыннар яхшы ук каткан, хәрәкәтләнү авырлашкан була.

– Бу чир инвалидлыкка китерә аламы?

– Артритны вакытында дәваламасаң, ул хроник чиргә әйләнә. Тора-бара бу эчке органнар эшчәнлеге бозылуга да китерәчәк. Ахыр чиктә кешенең физик мөмкинлекләре дә чикләнергә мөмкин. Артрозны да башлангыч чорында ук дәваларга кирәк. Буыннарда авырту сизелә башлауга ук, кичекмәстән табиб-ревматологка мөрәҗәгать итү зарур.

– Артрит дәвалауга бирешәме?

– Дарулардан тыш, артрит махсус диета, физик күнегүләр ярдәмендә дәвалана. Әмма аларны бары тик табиб кына билгели ала. Дәвалау барышын да белгеч контрольдә тотарга тиеш. Башлангыч чорда ачыкланган артрит дәвалауга бик яхшы бирешә. Чир хроник формага әйләнгән булса, кешегә гомер буе сакланып, дәваланып яшәргә туры киләчәк.

– Артриттан интеккән кеше өй шартларында авыртуын баса аламы?

– Әйе, моның өчен зарарланган буынга төшкән басымны киметергә кирәк. Җайлы олтанлы ортопедик аяк киеменнән йөрү, артык авырлыктан котылу, йөргәндә тез такталары, кул таягыннан файдаланырга кирәк. Махсус диета тотып, алкогольле эчемлекләрдән дә баш тартырга туры киләчәк. Артритлы кешеләргә тезләрне бөгүдән гыйбарәт булган чүгәләү кебек күнегүләр дә ясарга ярамый. Даруларны да табиб кушуы буенча эчәргә кирәк. Артритка каршы ниндидер халык медицинасы алымнарын кулланыр алдыннан да иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Артритны кисәтү өчен кагыйдәләр

  1. Нәселендә артриттан интеккән кешеләр булган, вируслы авырулар кичергән кешеләргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу төркемгә керүчеләрдә әлеге чир ачыклану ихтималы зур. Һөнәре буыннарга көч китерү белән бәйле булган кешеләргә (мисал өчен спортчылар) дә сак булырга, вакытында табибка күренеп, тикшеренеп торырга кирәк.
  2. Гәүдә авырлыгын контрольдә тоту да артритны кисәтергә ярдәм итәчәк.
  3. Җәяү йөргәндә, спорт белән шөгыльләнгәндә имгәнү, җәрәхәтләнүләрдән сакланыгыз.
  4. Буыннарга чамадан тыш зур көч китерергә тырышмагыз.
  5. Буыннарда сызлау, авырту, кызару, шешү кебек билгеләрнең берсен генә күрсәгез дә, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында чарасын күрсәң, артритка азынырга мөмкинлек калмаячак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү