Хәзерге вазгыятьтә табиблар эше һәм чир турында күпме генә язсак та, аз булмас. Читтән караш тансык: «ВТ» хәбәрчесе коронавирус котырган чорда Мәскәү хастаханәләренең берсендә «кызыл зона»дагы сырхауларны айлар буе дәвалаган, хәзер дә чир белән көрәштә алгы сафта торган табиб-пульмонолог, терапевт Олег АБАКУМОВтан вазгыять, вакцинация һәм чир үзенчәлекләре хакында сорашты.
Чир турында
Коронавирус инфекциясе белән очрашуның беренче атнасы безнең өчен иң авыры иде. Бигрәк тә психологик яктан. Шунысын беренче мизгелдә үк аңладык: алда безне бик күп йокысыз төннәр көтә. Саклану чараларыннан калган тирән эзләр турында әйтеп тормыйм инде, бу хакта күп сөйләнде. «Бу кайчан бетәр соң?» дигән сорауга җавап юк иде. Хәзер дә аңа җавап бирә алмыйбыз. Үз-үзеңне дә жәлләү булды, билгеле. Тик бу хис авыр хәлдә, сулый алмыйча, интегеп яткан кешеләрне күргәч юкка чыга иде. Сүзсез генә махсус киемеңне киясең дә, һөнәри бурычыңны үтисең… Безнең белем арттырып, бу чир турында өйрәнеп утырырга вакыт булмады. Бер мизгелдә барыбыз да COVID-19 белән көрәшүче белгечләргә әйләндек тә куйдык.
Миңа еш кына: «Картлар, хроник авырулары булганнар авырый инде, шулар турында гына сөйлисең, күрсәтәсең», – диләр. Имеш, яшь буын чирләми, авырса да, җиңел кичерә. Юк! Күптән түгел 29 яшьлек бер егет дәваланды. 39га җиткән температура белән өйдә яткан, табиб чакыртмаган. Антибиотиклар эчкән. 10 көннән соң сулый алмыйча минем кулыма килеп эләкте. Үпкәсе 50 процентка зарарланган булып чыкты, кислородка тоташтырылды. Шуңа да ассызыклап әйтәм: яшьме син, картмы – теләсә нинди үзгәреш, чир билгеләренә «әйдә, ярый» дип кенә карарга кирәкми.
Вакцина турында
Башта коронавирус белән көрәштек, хәзер вакцинага каршы һәм яклы булучылар көрәшә. Вакцина кадатыр урынга, бездә прививка турында ялган белешмәләр белән сәүдә итү чәчәк ата. Чирдән табыш алып калырга теләүчеләр күп. Табиб буларак мин мондый күренешкә түзеп тора алмыйм, билгеле. Кадатыргамы, кадатмаскамы? Шуны ачыклап үтик: коронавирус белән янәдән авырырга мөмкин. Антитәнчекләр булу әле чирдән тулысынча сакламый. Иммунитетны да кан биреп кенә тикшертеп тору әллә ни бирми. Минем эш практикамда шундый очраклар булды. Берсендә 75 яшендә чир йоктырган бабайны алып килделәр. 3 ай элек прививка кадаткан. Антитәнчекләре дә юк түгел, хәтта ярыйсы гына дәрәҗәдә дә! Тик чир урап узмаган. Аның каравы, озак авырып ятмады, җиде көннән соң сәламәтләнеп, өенә кайтып китте. Аңлыйсыңмы: вакцина чир йоктырудан сакламаса да, инфекцияне җиңел кичерергә булышкан, гомерен саклап калган. Вакцина ясату кирәк. Антитәнчекләрне санап тору кирәкми. Чирләп алгач, 6 ай уздымы – кадатыгыз.
Йөклелек һәм COVID-19
Яңа гына әни булган хатын-кызлардан еш кына: «Коронавирус күкрәк сөте аша иярә аламы?» – дигән сорау ишетергә туры килә. Андый очраклар теркәлмәгән. Моңа бәйле тикшерүләр дәвам итә. Коронавирус йоктырган яисә шиге булган аналар сабыйларын имезә ала. Әгәр дә ана үзен шушы чирдән бик начар хис итә икән, баланы сөт белән башкача тәэмин итү зарур. Нарасыйның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, кайбер кагыйдәләрне үтәү сорала. Балага кагылыр алдыннан һәм аннан соң да, әниләргә кулларын яхшылап, кимендә 20 секунд сабынлап юарга. Бәби янында булганда битлектән йөрергә, ә битлекне еш алмаштырып тору мөһим. Бала имезгән саен күкрәкне юарга кирәкми. Әгәр дә сез имезгән вакытта ачык түшегезгә төчкергән яисә йөткергән булсагыз, юасы.
Чирдән соң тормыш
Кыскача әйтсәк, вирусны җиңеп, хастаханәдән чыккансыз икән, күп нәрсәләргә карашыгызны үзгәтергә туры килмәгәе. Фаст-фуд, баллы, майлы ризыклар турында онытырга, рационга клетчатка, аксым, балык ризыклары кертергә кирәк. Берникадәр вакытка нитрат, шикәр, алкоголь, ипи, җиңел углеводлардан да баш тарту сорала.
Пандемия кагыйдәләрен истә тотып, битлек, социаль дистанция саклау турында да онытмаска кирәк әле. Тернәкләнүнең төп нигезе – сулыш гимнастикасы. «Фролов тренажеры» дигән күнекмәне тәкъдим итәм. Коронавирустан соң кислород коктейльләре куллану, минераль су, үләннәр белән ингаляция ясау тернәкләнүдә нәтиҗә бирмәячәк. Йөткерү (остаточная кашель. – Ред.) әле берникадәр дәвам итәргә мөмкин. Бу коткы тарату өчен сәбәп түгел.
«Саклану кирәк»
Бер карасаң, коронавирус чире белән ике елга якын яшибез һәм аның белән авырудан оялырга түгел, башкаларга гыйбрәт булсын өчен баштан узганнарны курыкмыйча уртаклашырга да була бит. Шулай да, исемнәрен үзгәртеп бирү шарты белән генә чирне ничек кичерүләре турында сөйләүчеләр еш очрап тора. Шундыйларның тарихларын сез дә гыйбрәт итеп укысагыз иде.
Гөлсинә, 52 яшь:
– Шәфкать туташы булып эшлим, чирне кайчан да булса бер йоктырырмын инде дип уйлый идем, чираттагы ялыма китәр алдыннан эләкте бит бу миңа да! Баш сызлады, температураның ничек уйнаганын әйтмим дә инде. Әмма чирне өйдә ятып кына үткәрдем. Тәм-ис тоюлар бер-ике көннән соң юкка чыкты. Миңа «иптәшкә» ирем дә авырый башлады. Шундук шәһәрдәге балаларга кайтып йөрмәскә, күршеләргә, туган-тумачаларга безнең өйгә бу арада килмәскә куштык. Сакланмадык түгел, сакландык. Башкаларның ничек каты авыруларын ишетеп-белеп торабыз бит, ярый ла Аллаһы Тәгалә безгә анысын язмаган, дип сөендек. 10 көннән соң терелдек. Беләсеңме, тәм-ис кайткач иң беренче эш итеп нишләдек? Мойва балыгын сатып алып кыздырдык. 10 көн дәвамында ашаган ризыкларның тәмен тоймагач, моннан да тәмлесе юк дип, рәхәтләнеп ашадык. Вакцинаны әлегә мин генә кадаттым.
Диана, 23 яшь:
– Коронавирус белән чирләдем. Озак еллар тәмәке тарткан кеше кебек йөткердем, тән температурасы даими 37,5 тирәсендә тирбәлде. Хастаханәдә өч атна яттым. Ис тою кире кайтмады әле. Шунысы гына шүрләтә. Әмма табиблар да, авырган кешеләр дә тынычландыра – андый кеше мин генә түгел икән. Тагын бер үзенчәлек: коронавирустан соң ризыкка бик төрләнә башладым. Мәсәлән, мин хәзер тропик җиләк-җимешләрне авызга да ала алмыйм. Ит, йомырка тәменнән дә кыенрак. Яшьме син, картмы, дигәндәй, битлектән дә йөрергә кирәк, барлык кагыйдәләрне дә үтәү мөһим. Авыруны кыен кичерергә теләмәсәң, болар барысы да кирәк.
Халит Хәйретдинов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты:
– Вакцина кадатканнан соң берничә көн дәвамында кеше чиргә бирешүчән була. Тик вакцина үзе чир китереп чыгара алмый. Аның составында чир йоктырырга мөмкин булган антиген юк. Вакцина ясаткан кеше дә чирне таратучы һәм чир чыганагы булмый. Шул ук вакытта антитәнчекләр дә шундук формалашмаячак. Организмга моның өчен вакыт кирәк.
САН
1 июль мәгълүматларына караганда, Татарстанда 546139 кеше прививка кадаткан. Шуларның 382698се икенче доза алган.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat