«Безнең авылга интернет кирәкми»

Безнең авыл зур түгел. 35 йорт кына бар. Авылга интернет сузмакчы булалар. Кирәк микән инде ул безнең авылга? Интернет урынына суның сыйфатын карасыннар иде башта. Авылда су бик начар. Бу проблема хәл ителер микән?

Фәйрүзә Сибаева. Мөслим районы Иске Әлмәт авылы  

Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Ильнара Шакирҗанова:

– Интернет Президент программасы буенча кертелә. Өлкән кешеләргә кирәге бик булмаса да, хәзер аннан башка яшәүне күз алдына китермибез инде. Ә су мәсьәләсенә килгәндә, чыннан да сыйфаты бик үк яхшы түгел иде. Тик без май башында чистарттык, торбаларны алдык һәм су насосын җир астына 41 метрга кадәр төшердек. Башта су болганчыграк килгән иде, ләкин бераздан чистарды ул. Белмим, бәлки кайвакыт тәме тәмсезләнеп ала торгандыр. Шул сәбәпле шалтыратканнардыр сезгә. Ләкин хәзер башка кешенең зарланганы юк. Авыл башында тагын бер су башнясы бар, әмма аның суының сыйфаты начар. Иске Әлмәт авылы халкының бервакытта да сусызлыктан интеккәне булмады. Анда шушындый эссе көннәрдә дә су әйбәт килә. Рәхәтләнеп бакчаларына сиптерәләр, чиста су эчәләр.      


Фикер өстәү