Яңа эпидемия? Илләрнең әле ковидны да җиңә алганы юк бит…

     Соңгы араларда яңалыклар тасмасындагы ике хәбәрнең берсе коронавируска кагылышлы, дип әйтү әллә ни арттыру булмас кебек. Яңа, моңарчы күрелмәгән штаммнар, вакцинация торышы, халыкның вакцинадан ковидның үзенә караганда да ныграк куркуын аңлатырга тырышулар, төрле дәүләтләрдәге пандемиягә бәйләнешле тыюлар, чирләүчеләр һәм үлүчеләр саны буенча яңа рекордлар һ.б.лар.

Мәгълүмат бирү, тәкъдим-киңәшләр дигәндә, табигый ки, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) да читтә кала алмый. Шушы көннәрдә генә ул якын елларда баш калкытачак яңа эпидемия һәм пандемияләргә әзер булып торырга чакырды. Бу ни дигән сүз? Илләрнең әле ковидны да җиңә алганы юк бит. Испан гриппы вакытында кулланыла башлаган, аннан соң бер гасыр буе табиблардан башка һичкем һичкайда киеп карамаган маска-битлекләр, яртылаш капланган йөзләр киләчәкнең аерылгысыз бер «бизәге»нә әвереләчәкме? Ни сәбәпле ул каһәрле вируслар шулай бер-бер артлы туып торырга ниятләгән соң әле? Микродөнья үзе киң һөҗүмгә әзерләнәме, әллә инде кемнәрдер ул дөньяның  яңадан-яңа хәшәрәтләрен безгә өстерергә җыенганмы?

Биредә төрле конспирологик теорияләр, шул ук ковидның табигый түгеллеген исбатларга алынган фаразлар искә төшә. Әлбәттә, алар – бары тик фаразлар. Тик шулай да бүгенге хәлдә, бүгенге чарасызлыкта аларны бөтенләй күрмәмешкә салышу да дөрес түгел кебек. Иң киң таралган имеш-мимешләрнең берсе – бүген бөтен җиһанны тилмерткән вирусны яшерен лабораторияләрдә ясаганнар, сынаганнар да иреккә җибәргәннәр, дигәне. Ни өчен ясаганнар? Әлбәттә, Җирдәге халык санын киметү максатыннан. Ә халыкны нигә дип киметергә? Мәсәлән, шул ук Европада ул болай да кимүдә. Без яшәгән илдә дә халык бик үрчим, дип тормый. Кемдер дөньяга сыеша алмый икән, моңа башкалар гаеплеме?

Вируска заказ бирүчеләрнең аргументлары, имештер ки, шундый: беренчедән, планета ресурслары бераздан кеше ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый башлаячак. Чөнки адәми зат, дөнья күләмендә алганда, үзе дә вирустан ким үрчеми. Чыннан да, БМО мәгълүматлары буенча, 2050 елга Җирдә кеше саны 10 миллиард чиген узачак дип исәпләнелә. Бүгенге сан – 7 миллиард 800 миллион. Ә ике гасыр элек кенә, 1800 елда халык Җирдә җәмгысы 1 миллиард кына булган. Ресурслар җитмәү әле мәсьәләнең бер ягы гына икән. (Аның яңалык түгеллеген – мальтузианство дигән теориянең ике йөз ел элек үк яралганлыгын искәртик.) Икенчедән, кеше токымы елдан-елга зәгыйфьләнә бара (монда да хакыйкать юк дип әйтеп булмый). Сәбәбе – медицина. Бүгенге медицина, чыннан да, табигатькә каршы. Табигать кануннары нәрсә ди? Зәгыйфь үләргә, нәсел калдырмаска тиеш, ди. Токым үзе зәгыйфьләнмәсен, бетмәсен өчен. Әмма гуманлы фән – медицина дөньяга килгән һәркемне саклап калу, яшәтү ягында. Кешелеклелек кагыйдәләреннән чыгып караганда бу бик тә дөрес. Барыбыз да бер генә тапкыр яшибез.

Пандемия яралуга, кемнәрнеңдер яшерен сценариена каршы бөтен дөнья – бар илләрдәге сәламәтлек саклау оешмалары, исемнәре билгеле вирусолог галимнәр, тулы институтлар күтәрелде. Нәтиҗәләр дә бар: вакциналар тулы хутка җитештерелә, чирне таратмау буенча системалы чаралар күрелә, авырган кешене тиз арада аякка бастырырдай нәтиҗәле дару да бәлки әле яралыр.

Әмма әлегә хәлләр җитди кала. Мин бу юлларны язганда «Спутник V» вакцинасының Һиндстан штаммына (дельта-штамм) карата нәтиҗәлелеге 2,6 тапкыр кимрәк, дигән хәбәр килеп иреште. Әле тагын да явызрак «дельта плюс» дигәне дә ил чикләрен узып маташа икән. Гомумән, йөз, холык үзгәртү, ягъни даими мутация РНК вирусларга нык хас, диләр. (ДНК вируслар гына күпкә «тәртипле»). Бу хәл вакциналарны әледән-әле яңартуны сораячак. Вирус артыннан җитешеп булырмы? Тагын бер хәбәр: Гамалеи институты директоры академик Александр Гинцбург нәкъ шул мутацияләр, үзгәрү тизлеге сәбәпле, үлем очракларының 2 проценттан 5–10га кадәр күтәрелү ихтималы бар, дип белдерде. Ягъни вирус үҗәт, тиз генә капитуляция ясарга җыенмый кебек.

Ә менә без аны ныклап кысрыклый башлаганда (ул көн барыбер туачак), табигый сайланышны кайтарырга алынганнар, COVID-19 проектын ташлап, ВОЗ хәбәрендәгечә, яңа, тагын да хәтәррәк вируслар әвәли, аларны бәйдән ычкындыра башламасмы? Конспирологияне дәвам итеп, шундый сорау куясы килә. Тагын бер сөаль: Сәламәтлек саклау оешмасы яңа төр куркыныч вирусларның якын арада килеп чыгасын каян, нинди чыганаклардан белгән? Биредә ике төрле фараз туа. Йә аларда кемнәрнеңдер гөнаһлы эшләре турында мәгълүмат бар, яисә оешма белгечләре барысын да климатик үзгәрешләр, глобаль җылыну, техноген цивилизация тудырган башка начарлыклар белән бәйли.

Һәр шау-шулы вакыйга яисә күренеш, әгәр дә аның яралу сәбәпләре бар яклап та ачык һәм аңлаешлы түгел икән, төрледән-төрле рәсми булмаган аңлатма-теорияләр тудыра. Барысы да кайсыдыр тар даирәнең астыртын гамәлләре – заговор белән аңлатыла башлый. Вакыйга никадәр масштаблырак, колачлырак булса, алар шул тикле күбрәк ярала. Таҗлы вирус белән бәйләнешле конспирологик теорияләр вирус санынча ук булмасалар да, күп. Язмада мин аларның үзем хакыйкатькә якынрак дип санаганнарын бераз гомумиләштереп бирдем. Уйлану зарур, тик ышану мәҗбүри түгел.

Наил Шәрифуллин

 

 

 


Фикер өстәү