Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннопром халыкара сәнәгать күргәзмәсе киңлекләрендә Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан делегациясенең Пермь краена соңгы визиты барышында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде, Килешү тармаклар буенча җентекле план имзалауны таләп итә. Пермь крае — Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисади партнерларының берсе. Төбәкара товар әйләнеше 15 млрд сум, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

«Без инвесторларны җәлеп итү институтларын һәм инфраструктурасын булдыру, икътисадны цифрлаштыру, интеллектуаль транспорт системасын үстерү, икътисад тармаклары өчен ресурс үзәкләре базасында кадрлар әзерләү, уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча тәҗрибә уртаклашуны оештырырга әзер», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аерым алганда, ТР Президенты КАМАЗның модельләр рәтендәге өр-яңа вариантларга игътибар итте. Моннан тыш, корабльләр белән тәэмин итү өлкәсендә дә җитди эш алып бару зарурлыгына тукталды. Суднолар төзү заводы үз эшләнмәләрен тәкъдим итәргә әзер. «Төбәкара дәрәҗәдә безгә бу элемтәләр мөһим», — дип тәмамлады сүзен Татарстан Президенты.

Дмитрий Махонин, үз чиратында, конкрет проектлар буенча хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк планның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Перспективалар бик күп. „КАМАЗ“ машиналарын китерүне арттыру яклы. Якын арада шәһәр яны поездлары өчен транспорт, чүп-чар ташу техникасы сатып алу буенча конкурс узачак. Техниканы газ, СПГ кулланып караячакбыз. Безнең заказлар күләме артыр дип уйлыйм», — ди губернатор. Пермь краенда тиешле инфраструктура: сервис үзәкләре, заправка базалары үсешенә аерым тукталып үтте.

Очрашу ахырында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланды. Юл картасы 3 елга исәпләнгән.


Фикер өстәү