Раил Нургалиев: «Сабантуйда көрәшчеләрнең дәрәҗәсе төшеп беткән иде»

Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында узган Авыл җыенының баш батыры әнә шулай, ди.
– Соңгы елларда милли бәйрәмебезнең асылы югалып бара иде. Оештыручылар да остарды хәзер. 300-400 мең түләп артистлар чакырырга акча кызганмыйлар, көрәшчеләрдән җәллилләр. Кайбер җирдә баш батырга 10 меңлек телевизор бирәләр. Минем менә шуңа эчем поша. Халык бит көрәшне бик ярата. Җырчыга дигән акчаның беразын көрәшкә тотсыннар иде. Югары Кыерлыда оештыручы Илгизәр Нуриәхмәтович шикелле, – ди ул. – Мин ул кешенең авыл өчен җан атып йөрүче генә түгел, сабантуйның нинди бәйрәм икәнен яхшы белүче, көрәш яратучы кеше икәнен аңладым. Югары Кыерлыда гомеремдә булмаган бүләк оттым. 250 мең сум торучы мини-трактор, аның янына 35 мең сум акча, өстәвенә тәкә дә бирделәр, Әле дә шушы бәйрәм тәэсирендә йөрим. Хикмәт бүләктә түгел, көрәшчегә булган хөрмәткә сөендем.


Мини-тракторны Раил үземә калдырам, ди.
– Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында әнием яши. Шунда кайтарам. Быел Себердә көрәшеп машина оттым. Аны да сатмадым, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү