Кичә 19.30 сәгатьтә коткаручыларга шаһит шалтыраткан һәм Васильеводан ерак түгел Иделдә яшь кеше батып үлүен хәбәр иткән.
2 нче Зональ янгын сүндерү-коткару отрядының водалазлары 21.20 сәгатьтә урынга килеп җитәләр һәм ярдан 30 метр ераклыкта 23 яшьлек егетнең мәетен табалар. Мәрхүмне ярга чыгаралар.