Җинаятьче түгел, табиб

Россиянең Җинаятьләр кодексында ак халат ияләрен җиңел генә төрмәгә озатырга мөмкинлек бирә торган «Наркотик чараларның һәм психотроп матдәләрнең әйләнеш кагыйдәләрен бозган өчен» дип аталган 282.2 статьясына төзәтмәләр кертелде. Моңарчы авыртуны басучы матдә тутырылган ампула очраклы гына ватылса да, яисә хатта исәпкә алганда хата гына җибәрелсә дә, табибларга ак халатны төрмә киеменә алыштыру куркынычы яный иде.

Тормышта мондый очраклар аз булмады, суд эскәмиясендә утыру газабы аша үтүче табиблар турында хәбәрләр ишетелгәләп торылды. Әйе, әйе, көчле авыртудан газап чигүче авырулар кызганыч иде. Әмма закон шундый итеп эшләнгән, аларның җәфалануын җиңеләйтәм дип тырышлык күрсәтсәң, үзеңне “таш капчык”ка ябып куюлары да бик мөмкин. Аңлашыла инде: ачы тәҗрибә авазы белән кисәтелгән табибларга авыруны тән газабы белән бергә-бер калдыру отышлырак була башлады. Хатадан беркем дә хали түгел бит. Ә монда ялгыш бер кул хәрәкәте сине “төрмә шулпасы” эчүчеләр исемлегенә кертә дә куя. Дөрес, табибны югарыда күрсәтелгән статья белән хөкем итсәләр, ул наркотиклар сатучы дип саналмый. Әмма язмышыңда “таш капчык” белән сыналу каралган икән, синең якты исемең чиста калу гына артык нык сөендерми бит инде. Син барыбер «зек», тоткын, барыбер тормышыңның мөһим бер өлеше җимерелде, беренче тапкыр ак халат кигән көнеңне үкенеп искә алырга мәҗбүр  иттеләр.

Дәһшәтле статьяга төзәтмәләр кертелгәннән соң, өметсез авыруларга наркотик матдәләр белән ярдәм күрсәтүче табиблар башы өстеннән бу куркыныч алынды. Хәзер инде саксызлык аркасында наркотик чара яисә психотроп матдә югалганда, моннан закон тарафыннан яклана торган мәнфәгатьләргә зыян килмәсә, махсус комиссия  Сәламәтлек саклау министрлыгы Эчке эшләр министрлыгы белән килештергән кагыйдәләр нигезендә югалту фактын теркәп кенә куя. Табибны судка куып җәфаламыйлар. Дөрес, югалтуның махсус оештырлмаганлыгы мәгълүм булганда гына бу шулай эшләнә. Ялгышкан табиблар бер дә җәзасыз калмыйлар ләкин. Дисциплинар һәм матди җаваплылык өстән төшми. Кисәтү ясала, югалган матдәнең хакы түләтелә. Әмма килешик: бу кадәресе гадел җәза инде аның. Профессиональлек җитмәү яисә саксызлык аркасында эшкә зыян китергәнсең икән, җавап бир.

Законга төзәтмәләр кертелүнең тагын бер сөенечле ягы бар: бу очракта канун элеккеге ялгышлар өчен дә җаваплылыкны йомшарта, ягъни русча әйтсәк, «имеет обратную силу». Дөрес, хөкем ителгәннәр өчен инде моннан җиңеллек юк, әмма суд каршына бастырылып өлгермәгәннәр җинаять җаваплылыгыннан котылалар.

Төзәтмә табибларга гына түгел, авырулар өчен дә җиңеллек китерер дип өметләник.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү