Сәүдә үзәкләрендә прививка ясату пунктлары эшли: «Авырырга теләмим»

Коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр саны арта. Вакцинация пунктларында зур чиратлар барлыкка килгән. «ВТ» хәбәрчесе «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә булып, вазгыятьне белеште.

Биредә прививка ясау пунктлары иртәнге сәгать 10нан эшли башлый. Без килгәндә, вакцина кадатырга теләүчеләр  озын чиратка тезелгән иде инде. Монда өлкән яшьтәге әби-апалар, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар. Башта аларның һәркайсы махсус анкета тутырды һәм табиб бүлмәсенә узды.

Прививка ясар алдыннан табиб кан басымын, температураны үлчи, сәламәтлек турында сораштыра, тиешле документларны тутыра. Икенче прививканы ясатырга килүчеләрнең хәлләрен белешә.

Чиратта торучылар арасында өлкәннәр шактый күренсә дә, яшьләр күбрәк. КФУның 2 курс студенты Зилә беренче прививкасын ясатырга килгән. Зилә прививканы интернеттагы вазгыятьне озак күзәткәннән соң, шулай ук дусларыннан да күреп ясатырга булган. Барысының да хәлләре яхшы булгач, ул да тәвәккәлләгән.

–  Вакцина ясатмыйча булмый. Моны бердәнбер дөрес юл дип саныйм. Без үз киләчәгебез һәм сәламәтлегебез өчен җаваплы, – ди ул. – Вакцинациягә караганда коронавирустан күбрәк куркам. Минемчә, чир куркынычрак. Әти-әнием прививка ясатуга каршы булса да, ясатам, чөнки авырырга теләмим.

Һинд кызы Радиша да  сәламәтлеге өчен борчыла. «Һиндстанда коронавируска бәйле вазгыять бик катлаулы. Гаиләм инде икенче прививкасын кадатты. Россиядә дә авыручылар күп, прививканы ясатырга кирәклеген аңлыйм», – ди ул.

Казанда яшәүче Алсу башта озак шикләнгән, ышанмаган. Тик шулай да прививка ясатырга килгән.

–  Туганнарым, танышларым арасында ковид белән бик каты авыручылар булды. Өченче дулкын башлану турында да сөйлиләр, куркыныч бит. Үзебезне дә, якыннарыбызны да саклау өчен, прививка ясатырга кирәк дип уйлыйм,   – диде ул.

Ирина белән Николай да икенче прививкаларын ясатырга килгәннәр.

– Беренчесен әйбәт кичердек. Барлык танышларыбыз да ясатты, зарланырлык түгел. Бер дустыбызның беренче прививкадан соң бераз  температурасы күтәрелде. Хәзер барысы да нормальләште, үзен яхшы хис итә, – диде Ирина.

Шәһәрдә 42 вакцинация пункты эшли, прививканы «Мега», «Южный», «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә һәм метро станцияләре янында ясатырга була. «Парк Хаус»та вакцинаның тулы курсын ясатырга мөмкин. Калган икесендә бары тик беренче өлеше генә ясала, ә икенчесен кадатыр өчен сырхауханәгә барырга кирәк.

 

                                                                           Ләйсән САФИНА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү