Корылык шаукымы: авылда нинди проблемалар туды?

Корылык шаукымы авылда күпләп терлек, кош-корт асраучы, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр өчен  җитди проблемалар да алып килә. Россиядә иң күп терлек асраучы төбәк буларак дан алган республиканың 472 мең шәхси, 4 мең крестьян-фермер хуҗалыгында һәм 303 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында бүген булган кадәресен ничек итеп саклап калу  турында баш ваталар. Кемнәрдер күрше төбәкләргә чыгып печән чаба, кемнәрдер узган елдан калган терлек азыгын барлый, кемнәрдер тирә-күрше өлкәләрдән ашлык сатып алу хәстәрен күрә.

Татарстан Дәүләт Советында журналистларга «Шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында» Татарстан  законның үтәлеше турында сөйләделәр.

Республиканың күп хуҗалыклары бернинди кыенлыкларга карамый, үз көннәрен үзләре күрергә тырыша. Шәхси хуҗалыкларда сөт, ит һәм башка төр продукцияләр җитештерү күләме күрсәткечләре дә шуны раслый. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгышында әйтелгәнчә, күрсәткечләр узган елдагыдан бик азга гына калыша. Әйтик, 2021 елның 5 аенда шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерү күләме 48700 тонна булган.

– Бу – узган елның шул чорында җитештерелгән сөт күләменең 98,1 проценты кадәр дигән сүз. Фермер хуҗалыкларында ит җитештерү хәтта узган елдагыдан да артыграк, – ди Ришат Хәбипов.

Шөкер, авыл халкы кыенлыкларга тиз генә бирешә торганнардан түгел. Үзенә таянган абынмас дигәндәй, каяндыр ниндидер ярдәм бирелүенә өмет итеп, кул кушырып утырмый. Ярдәм дигәннән, мондый чакларда республика җитәкчелеге, дәүләтебез авылны беркайчан да ярдәмсез калдырмады. Быел да шулай булачак, дип ышандыралар. Узган ел Татарстанның шәхси хуҗалыкларына республика бюджетыннан 494 миллион сум акча бирелгән. Әлеге акча авыл җирлегендә мини-фермалар төзү, нәселле таналар сатып алу, ягулык-майлау материаллары һәм башка кирәк-яраклар алу өчен тотылган.

Татарстан Дәүләт Советы,  республика хөкүмәте кабул иткән карарлар нигезендә,  2021 елда шәхси хуҗалыкларга субсидияләр бирү конкурс нигезендә алып барыла. Субсидиягә дәгъва итүчеләрнең шәхси хуҗалык эшчәнлеге алып бару өчен Росреестрда теркәлгән җир кишәрлеге булу шарт. Аннан килеп, салым органнарына бурычы да булмаска тиеш. Ришат Хәбипов искәрткәнчә, узган ел Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 70 мең шәхси хуҗалыкка субсидия биргән.

Бүген шәхси хуҗалыклар дәүләттән нинди ярдәмгә өмет итә ала? 2021 ел бюджетында әлеге максатларда 423 миллион сумнан артык акча каралган. Шул исәптән, авыл җирлегендә сөт җитештерү юнәлешендә 8 сыерга исәпләнгән мини-ферма төзергә алынган шәхси хуҗалыкларга 400 мең сум акча бирү каралган. Малларның баш саны кимрәк, әйтик, 5 сыер булганда дәүләт ярдәме 50 мең сум тәшкил итә.

Мөгезле эре терлек сатып алучы шәхси хуҗалыкка ит терлеге өчен – 30 мең сум, нәселле танага 40 мең сум бирелә. Хуҗалыгындагы лейкозлы сыерын сәламәт терлеккә алыштырган өчен 10 мең сум өстәмә түләү каралган.  Атлар һәм нәселле кәҗәләр асраучы шәхси хуҗалыкларга да дәүләт ярдәме бирелә.

Авыл җирлегендә гаилә фермасы төзергә теләүчеләргә дәүләт 30 миллион сумга кадәр грант бирә. Россия күләмендә кабул ителгән төрле милли программалар, шул исәптән «Агростартап»  программасы нигезендә авылда үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрүчеләргә дәүләт ярдәменең күләме 2021 елда 486 миллион сумнан артачак.

Республиканың Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар ассоциациясе җитәкчесе  Камияр Байтимеров әйтүенчә, соңгы елларда  фермерлар, төрле кооперативларга берләшеп, шактый зур уңышларга ирешә. Азнакай районының «Бәрәкәт» кооперативы шундыйлардан икән. 2017 елда үз эшчәнлеген шәхси хуҗалыкларында сөт җитештерүчеләрне берләштерүдән башлап җибәргән кооперативта бүген 138 кеше. Шуларның 27се – крестьян-фермер, 103е – шәхси хуҗалык. Алар көн саен 15 тонна сөт җитештереп сата.

– Кооперативларга дәүләт ярдәме алу да җиңелрәк. Эш нәтиҗәләре дә югары. Авыл үсеше өчен иң кулай юл – кооперативларга берләшү, – ди Камияр Байтимеров.

Камил Сәгъдәтшин

 


Фикер өстәү