Кечкенә дә төш кенә: панкреатит нәрсәсе белән куркыныч?

Ашказанының да сабырлыгы чикле! Табиблар шулай дип кисәтә. Кырык көннең бәйрәме бер була дигәндәй, төрле фастфуд, баллы, майлы ризык ашап көн күргән ашказаныбыз да көннәрдән бер көнне бирешә. Дөрес тукланмау өчен еш кына язва, гастрит, панкреатит кебек чирләр белән түләргә туры килә. Соңгысы бигрәк тә куркыныч, ди белгечләр. Вакытында чарасын күрмәсәң, үлем-китем белән үк тәмамланган панкреатит нидән гыйбарәт? Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы, гастроэнтеролог Рөстәм Насретдинов әлеге чир белән бәйле иң төп сорауларга җавап бирде.

* Нидән гыйбарәт? Панкреатит – ашказаны асты бизенең ялкынсынуы, аның эшчәнлеге бозылу дигән сүз. Ашказаны асты бизе гормоннар һәм май, аксым, углеводлар эшкәртүдә катнашучы ферментлар бүлеп чыгара.

* Ни сәбәпле яшәрә? Дөрестән дә, соңгы ун-егерме елда панкреатит ачыкланган очраклар саны кискен артты. Хәзер ул хәтта яшүсмерләр арасында да еш очрый. Бу, иң беренче чиратта, бүген күбрәк фастфуд,  ярымфабрикат ризыклар белән туклануыбызга бәйле. Артык майлы, тозлы, баллы ризыкка өстенлек бирү дә панкреатит пәйда булу өчен менә дигән шартлар тудыра. Моңа төрле инфекцияләр, симерү, аз хәрәкәтләнү дә сәбәпче булырга мөмкин. Панкреатит алкогольле эчемлекләр куллану, язва кебек ашказаны авырулары тәэсирендә дә пәйда була ала.

* Стресс аркасында пәйда була аламы? Панкреатит стресс аркасында да пәйда була ала дип өздереп әйтү кыен. Әмма шунысы да бар: стресс кичергәндә организмда ашказаны-эчәк эшчәнлегенә йогынты ясаучы төрле ферментлар, гормоннар күбрәк бүленеп чыга. Бу исә, үз чиратында, дөрестән дә, панкреатит пәйда булу, хроник панкреатитның баш калкытуына китерергә мөмкин.

* Нинди билгеләр күзәтелә? Панкреатит вакытында бил авыртырга мөмкин. Косу да күзәтелә ала. Әмма андый чакта кеше коскач та җиңеллек сизми. Панкреатит вакытында йөрәк ешрак тибә башлый, температура күтәрелә, кисеп-кисеп эч авыртырга тотына. Эч китәргә дә мөмкин.

* Коронавирус белән авырганнан соң борчый аламы? Панкреатит коронавирус белән авырып терелүчеләр арасында да очрый. Шулай да әлеге вирус белән авырган кешеләр арасында күбрәк диарея, эч авырту күзәтелә.

* Өянәк кузгалганда ни эшләргә? Панкреатитлы кеше өянәге кузгалган вакытта үз көченә генә таянмасын иде. Бу – гомереңне үз кулларың белән куркыныч астына кую дигән сүз. Шуңа күрә панкреатит вакытында өянәк кузгалганда иң беренче чиратта табиб чакыртырга кирәк. Кул астында булган спазмалитик дару эчеп куйсаң да хәлегез бераз уңайланачак. Өянәк кузгалган мәлдә авызга ризык кабу, хәтта су эчү дә тыела. Иң мөһиме – бу вакытта авыртуны баса торган анальгитиклар да эчәргә ярамый. Сүз дә юк, аны эчкәч, авыртуыгыз бераз басылган кебек булыр. Әмма бу – вакытлы җиңеллек кенә. Әлеге дарулар табибка дөрес диагноз куярга да комачаулаячак. Авыртуыгыз басылгач, ул хәлнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңлап бетермичә, сезне кире өегезгә дә кайтарып җибәрергә мөмкин. Ә бу панкреатиттан интеккән кеше өчен бик куркыныч. Ник дигәндә, статистикага күз салсак, әлеге чирдән үлем-китем очраклары 15 процентны тәшкил итә. Еш кына моңа кешенең вакытында табибка мөрәҗәгать итмәве дә сәбәпче була. Ашказаны асты бизе – кечкенә дә төш кенә. Кеше аннан башка яши алмый.

* Ничек тукланырга? Панкреатит баш калкытканда иң беренче чиратта майлы ризык ашаудан тыелырга кирәк. Бу чорда ашалган ризык ашказанына зыян китермәслек итеп ваклап туралган булырга тиеш. Аны ботка рәвешенә килгәнче изеп ашау да яхшы. Панкреатит үзәккә үткәндә ашка, парда пешкән ризыкка өстенлек бирү хәерле. Ә менә артык салкын һәм артык кайнар ризыклар ашаудан исә тыелып торырга киңәш ителә. Ашаган ризык тән температурасыннан аз гына җылырак булса, яхшы. (Тулырак – таблицада. – Д.Г.)

* Ничек сакланырга? Панкреатитны кисәтү өчен баллы, ачы ризык ашаудан, алкогольле эчемлекләр кулланудан тыелырга кирәк. Таныш булмаган яңа төр ризык ашап тәҗрибәләр ясарга да кирәкми. Юкса күбебез, бигрәк тә җәйге ял вакытында, чит илләрдәге ят ризыклардан авыз итеп карарга ашыга. Панкреатиттан интеккән кеше өчен исә бу бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Табиб билгеләгән даруларны вакытында, тиешле күләмдә эчәргә кирәк. Мондый чирдән интеккән кешеләргә биологик актив матдәләр эчү дә тыела. Язва, гастрит кебек ашказаны эчәк авыртуларын да вакытында дәвалау зарур. Юкса тора-бара алар да панкреатит пәйда булуга этәргеч ясарга мөмкин.

Панкреатит вакытында нәрсә ашарга ярый/ярамый?

Ярый Ярамый
Ярмалар (дөге, карабодай, сыек ботка) Ярымфабрикат (сосиска, казылык, консервлаштырылган ризыклар)
Камыр ризыклары (токмач, коры печенье) Баллы ризыклар (шоколад, майлы торт, пирожный, газлы эчемлек, туңдырма)
Ит һәм балык (күркә, тавык, сыер ите, майсыз балык) Составында кофеин булган эчемлекләр, алкоголь (каһвә, энергетик, какао, коктейль)
Майлылыгы түбән булган

сөт ризыклары (эремчек, кефир, каймак)

Токмач белән коры печеньедан кала камыр ризыклары
Яшелчә (кабачки, бәрәңге, кишер, чөгендер) Дуңгыз, сарык, каз, үрдәк итләре
Йомырка (омлет рәвешендә) Тозлы кыяр, помидор, ачы тәмләткечләр
Җиләк-җимеш (уртача баллылыктагы алма, кипкән җиләк-җимештән компот) Яшелчә, җиләк-җимеш (кузаклылар, кәбестә, сарымсак, банан, виноград, редис)
Баллы ризык (джем, кайнатма, желе, бал)
Эчемлек (сыек чәй, шикәрсез сок һәм компотлар, гөлҗимеш кайнатмасы, газсыз минераль су)
Май (бик аз күләмдә үсемлек һәм сыер мае)

 

 


Фикер өстәү