Бала җанлы артист, нечкә күңелле шагыйрь, театрның җаны иде

Аның юмор хисен, тормыш дәртен әҗәл дә җиңмәс кебек иде. Тормыш без өметләнгәнчә генә бармый икән шул. Мәкерле чир  әкиятче абый, шагыйрь, олпат артист – Хәлим Җәләйне арабыздан алып китте.

Театрга килеп керсә, аның тирә-ягы гөрләп торыр иде. Әле мәзәк сөйләп ала, әле шигырь. Аның хәтеренә сокланмаган кеше булганмы икән ул? Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да Хәлим абыйны каләмдәшем дип искә алды, хәтеренә сокланды:

– Хәлим абый юморга бай, туры сүзле кеше иде. Мин аны студент чагыннан ук беләм. Чөнки ул безнең университетның драма түгәрәген җитәкләде. Шуңа безнең тулай торакка килеп йөри иде. Әдәбиятны белә, яшь язучылар  белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Башта Ләис Зөлкарнәй янына килеп йөрсә, соңыннан без дә дуслашып киттек. Мин аның, Тукай, Такташ иҗатын әйтмим дә инде, хәзерге заман шагыйрьләре шигырьләрен  яттан сөйләвенә шакката идем. Сәгатьләр буе бит ул!

Театрга барсам, янына кереп чыгарга тырыша идем. Чөнки ул – әдәбиятны чын күңелдән яраткан, әдәби иҗат белән шөгыльләнгән ихлас кеше. Хәлим абыйны күренекле балалар шагыйре дип саный. Өстәвенә оста тәрҗемәче дә. Ул – безнең каләмдәшебез.

Узган ел аңа 80 яшь тулды. Пандемия сәбәпле, быел үткәрделәр. Бик матур кичә булды. Баксаң, шул кичәдән соң күрешмәгәнбез икән. Коронавирус зәхмәтеннән  саклана, өеннән бик чыкмый, дип сөйләгәннәр иде. Ләкин барыбер шул чир эләккән. Үлемгә сәбәп табыла, нишлисең… Урыны җәннәттә булсын.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева, Хәлим белән соңгы тапкыр җомга көнне сөйләштек, дип искә алды:

  • Аның белән шактый гына спектакльләрдә бергә уйнадык. Иң истә калганы – «Диләфрүзгә – дүрт кияү» спектаклендә Шәкүр роле. Аннан соң бу рольне башкалар да уйнады, ләкин берсе дә Хәлимгә җитә алмады. Тамашачы күңелендә Шәкүр булып истә калды ул. Ул – бик актив кеше, бөтен чараларда катнаша, яшәү дәрте ташып тора иде. Аннан килеп, гаҗәеп белемле, әдәбият белән тирән таныш. Бу өлкәдә дә шактый актив эшләде. Бала җанлы артист, нечкә күңелле шагыйрь, театрның җаны иде.

Соңгы вакытта сирәгрәк уйнады, әмма барыбер театр тормышы белән яшәде. Безнең әле уйнарга чама бар, уйныйсым килә, дип әйтә иде. Юбилеен үзе теләгәнчә, үзе уйлап тапкан алым белән үткәрде. Аңа күңеле булды инде.

Без аның белән һәр җомгада шалтыратыша, хәл белешә идек. Хәлим бит дини, кирәк булганда «Йәсин», «Тәбарәк» сүрәләрен укыды, сезон ачылганда да, сезонны япкач та, зиратка баргач, әрвахлар рухына укый иде.  Узган атнада җомга көнне шалтыраттым, хастаханәдә иде, шактый гына сөйләшеп алдык. Театрда очрашырга насыйп булсын, дип теләкләр теләштек. Насыйп булмаган икән шул, тромб өзелеп, китеп барган дигән хәбәр җиткерделәр. Рухы шат булсын, авыр туфрагы җиңел булсын Хәлимнең. Бик авыр кайгы…

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдин, хастаханәдән бүген чыгар дип көттек, ди, тетрәнеп калуын яшерми:

– Юкса бит бүген хастаханәдән терелеп чыгар дип көттек. Кызганычка, коронавирус шундый мәкерле чир, инде җиңдем дигәндә шундый хәл китереп чыгарды… Хәлим актер гына түгел, ул – галим дә. Аның белмәгәне юк иде кебек. Күп укый, һаман эзләнә, иҗат белән шөгыльләнә иде. Аның китүе бик кызганыч, бу – шулкадәр зур югалту. Театрның нигезен тәшкил иткән олпатларның берсе китте.

«Мәктәпне тәмамлаганда буем бик бәләкәй иде. Инде институтта укыйм, ә менә кичке сеанска кинога кертмәгән очраклар булды. Берничә тапкыр… Нәкъ менә шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең «Буй бәласе» дигән шигырендәгечә. Мин ул шигырьне озак еллар сәхнәдән дә сөйләп йөрдем. Үземә бик туры килә иде шул. Моны шуның өчен язам: «Тормыш җыры»н куйгач, Һидият абый бездән китеп барды. Киткән чакта ул миңа: «Сиңа, Хәлим, укырга, чын артист булырга кирәк иде дә… Ләкин, ни кызганыч, синең буең бәләкәй. Аннары кыяфәтең дә… Югыйсә артист булырга бөтен мөмкинлегең бар», – дигән иде.

Һидият абый киткәч, безнең түгәрәккә җитәкче булып Мәсгут абый Имашев килде. Әмма, ничек дип әйтергә, бәхет эше, дип әйтимме… Буем бер ел эчендә кинәт кенә үсеп китте. (Бер елдан соң очрашкач, Һидият абыйның гаҗәпләнеп торганы хәтердә.) Үстем, дигәч тә, пәһлеван ук түгел инде. Шулай да театр училищесы «стандарты»на туры килерлек булды буга».

Хәлим Җәләй. «Сау бул, авылым!»

Хәлим Җәләй белән хушлашу сишәмбе, 5 июльдә 11.00 сәгатьтә Камал театры каршында  була.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү