Бигешем – яшел бишегем

Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә 70 яшьлек укучылар тугызынчы-унынчы дистәне ваклаган укытучылары белән очрашты. Шөкер, сөенерлекләре  бар әле. Төрле чорда мәктәпнең данын еракларга тараткан, бүген инде йөз ягына аяк баскан  директорларның  өчесе исән-имин күрешергә дип ашкынып килсә, 91 яшьлек сыйныф җитәкчеләре Фагыйлә апа Вәлиева  бигрәкләр дә табынның күрке булды.

Сыйныфташлар арасында күренекле галим,  академик, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин да бар. Хәер, бар дип кенә әйтү дөрес үк булмас. Аның төп оештыручысы да – ул һәм сыйныфташ дусты Сафиулла Мәүләветдинов.

– Соңгы очрашуда моннан өч ел элек булган идек.  Шунда авылдашларыма  «Бигешем – яшел бишегем, мәктәбем – яшьлегем тугае» дигән китабымны да бүләк  иттем. Мәктәпнең 125 еллыгын да бәйрәм иттек.  Күрешер өчен тагын биш елны көтеп тормаска булдык. Сәбәбе – быел барыбызга да 70 яшь тула. Укытучылар, укучылар арасында  бакыйлыкка  китүчеләр дә  юк түгел. Исән чагында кабат-кабат күрешеп каласы килә. Кайчак бу  хакта  шәкертләрем белән дә сөйләшәм.  Араларында 5–6 ел үтүгә укытучыларының исемнәрен онытканнары да бар. Шундыйларны күрәм дә, буыннар чылбыры өзелә дип йөрәгем әрни.

Бу нилектән шулай?  Мондый чаралар ник, кем өчен кирәк?   Фаяз Шәрипович шул хакта фикерләре белән уртаклашты.

Авыл йөзен югалтмасын

– Мондый очрашулар беренче чиратта авыл, туган җир белән элемтәне, хәтерне югалтмас өчен кирәк. Безне мәктәп кенә түгел, авылның һәр өендә көтеп алалар. Теге яки бу сәбәп белән  нигезен югалткан, сыеныр урыны булмаганнар өчен бу бигрәк тә мөһим. Туган авылым Карман – Бигештән бер чакрым гына ераклыкта. Авыллар юкка чыга барганда, миңа ул зурая кебек тоелды. Баксаң, Чаллыдан килеп йорт салучылар күп икән. Дөрес, аларның тормышы шәһәрдә инде. Балалары да шунда белем ала. Шуңа күрә Бигештәге укучыларның саны 47 генә. Күрше авыллардан килгән балалар да шушында. Төбәгебез борын-борыннан мәгарифле булуы, Мансур Хәсәнов, Равил Низамов, Илшат Гайсин, Галимҗан Ахунҗанов, Раиф Биктаһиров  кебек галимнәре белән дан тота. Районыбызда гына түгел, республика мәктәпләре арасында да Бигеш мәктәбе  озак еллар буена иң алдынгылардан саналып килде.  Кимемәсен, артсын иде бу сан.   Карманда да төп халык 7–8 генә гаилә калган икән. Башка авылларда да хәл-әхвәлләр шундыйрак.  Форсаттан файдаланып,  авыл җирлеге башлыгына уены-чыны белән шаярттым да әле: «Син инде җирне татарларга бирергә тырыш, авыл үз йөзен югалтмасын», – дидем.

Дөньяда юктыр

– Безнең чордагы  укытучылар  кебек коллектив  дөньяда юктыр ул. Гел хәлләрен сорашырга тырышабыз. Төрле мәшәкатьләр белән «югалыбрак» торсак, үзләре шалтыраталар.  Кыскасы, мәктәп директоры, мөгаллимнәре нинди, укучылар да шундый була, дип уйлыйм мин.  Моны үзебездән чыгып әйтә алам. Без 1968 елда өч сыйныф тәмамладык. Сиксәнгә якын бала иде. Хәзер кемнең  кайсы сыйныфта укыганын  да бутап  бетердек инде.   Мәктәп елларында да бербөтен булып яшәгән идек. Хәзер дә  элемтәдә торабыз. Очрашуларны да биш ел саен үткәреп килдек. Безнең мәктәп башка авылларныкыннан кай ягы белән  аерылып тора, дисезме? Әнә шул авыл халкына да, укучыларга да  һәр яктан үрнәк булырлык мөгаллимнәре белән дип уйлыйм.

Хәтерлим әле, 1962 елда мәктәбебезгә  директор булып Нәгыйм абый Кәримов килде.  Гаҗәеп культуралы, абруйлы  кеше иде ул. Соңыннан ишеттек: хезмәттәшләрен җыеп алган да болай сөйләгән: «Без  балаларга гына түгел, авыл кешеләренә дә үрнәк булырга тиешбез. Укытучы икәнлегебез ерактан ук күренеп торсын. Әйдәгез, мәктәптә  киез итектән йөрүне туктатыйк. Ирләр костюм-галстуктан булсыннар, хатын-кызлар  биегрәк үкчәле туфлиләр кисеннәр».  Иң кызыгы шунда: бу гадәт хәзер дә  шулай калган.  90 яшьлек укытучыларыбыз түр башында нур сибеп утыра. Ул сөйләшүләре тагын! Һәр җөмләдә тирән мантыйк ята. Буш сүз юк. Тагын бер күренешкә игътибар иттем. Бер-ике егетебез тәмәке тарта икән. Тәнәфескә чыккач, төтенләп җибәргәннәр иде, укытучылар бу тарафка юл тотканны күргәч, тизрәк качтылар. Үзенә күрә  бик кызыклы факт бит бу. 70 яшьлек бабайлар  мәктәп балалары сыман укытучылардан оялалар. Бу бит ата – баланы, бала атаны белмәгән заманда.

Детдом

– Мондый тәрбия алуыбыз  авылыбызда балалар йорты булуга да бәйле дип уйлыйм.  Хәзер кайбер детдомнардагы хәл-әхвәлләр турында ишетәм дә хәйраннар калам.  Безнеке кебек өлге итеп куярлык балалар йорты беркайда да булмагандыр ул дигән фикер килә башка.  Минем иң якын дустым, соңрак «Ватаным Татарстан»  газетасында эшләгән Ильяс Салихҗан да шунда тәрбияләнде. Ул  Актаныш районы Такталачык авылындагы балалар йортыннан килде. 9–10 нчы сыйныфларны  бергә укыдык. Ул: «Мин монда шәһәргә килгән кебек булдым. Тегендә бар да авылча иде. Утынны үзебез әзерләдек, мичкә яктык, су ташыдык. Кыш көннәрендә төннәрен бик салкын булды.  Йорт хайваннары да  асрадык. Аларны карап үстердек. Гел эш тә эш булды  инде», – дип сөйли иде.  Ә монда су  китерәсе дә, утын әзерлисе дә юк.  Безне бердәм яшәргә өйрәттеләр, детдом баласы дигән төшенчә  бөтенләй юк иде.  Директор Ирек Уразаев  эшне әнә шулай оештыра белде. Килгәч тә, ул башта авыл халкы белән танышып чыкты. Бөтен җирдә тәртип икәненә инанды.  Балаларга аралашу, гаилә тормышы кирәк.  Шуңа күрә  ул безгә детдомда яшәүче дусларыбызны ял көннәренә өйгә алып кайтырга рөхсәт итте. Без үзебез дә кечкенә генә өйдә  алты бала үстек. Шунда өчәр малай алып кайта идем. Әти-әни аларны чын кунаклар итеп каршы ала, мунчасын яга, тәмле әйберләр пешерә.  Кунарга да калалар иде. Урын күп түгел, идәндә рәхәтләнеп тәгәрәшеп ятабыз.

Ирек  Таһирович балаларны тормыш итәргә әзерләде. Хәләл җефете Розалия апа белән  кызларны өйләренә алып кайтып, чәй куярга, ашарга пешерергә өйрәтте, соңрак бу эшне мәктәптәге пешекчеләргә  кушты. Малайлар бакчада эшләргә, ремонт ясарга өйрәнделәр.  Директор республикада беренчеләрдән булып гаиләдәге балаларны бер  урынга туплау  белән шөгыльләнде. Аерылышып торган туганнарның очрашуларын күрү бөтен авыл халкы өчен бәйрәмгә әверелә иде. Киткәндә ул аларны киендереп  озатты, фатирлы да итәргә тырышты. Бездән киткәч авыр булмасын дип, гел контрольдә тотты, язмыш кочагына ташламады. Авыл  бу ятим балалар белән шул дәрәҗәдә бер бөтен булып яшәде ки,  детдомны бетерү авыл халкы өчен зур фаҗига булды.  Алар да ел саен  Бигештә очрашуга җыелалар Ул көн  Сабантуй кебек була. Иртәнгә кадәр авыл буйлап кочаклашып, гармуннарда уйнап, җырлашып йөриләр.  498 бала тәрбияләп чыгарган Ирек Уразаевны бездә «500 баланың әтисе» дип йөртәләр.

Аларда рәхәт миңа

Мин – бик бәхетле кеше.  Сыйныф җитәкчесе Фагыйлә апа белән бүген дә аралашып яшим. Ул бик таләпчән,  без аның күз карашыннан ук шүрли идек, әмма бер тапкыр да ачуланганы булмады. Дәресендә чебен очкан тавыш та ишетелә иде. Фагыйлә апаны бөтенебез дә яраттык.  Ул безне сөйләшергә, әдәбиятны яратырга өйрәтте. Хәзер дә  мине баласы кебек күрә. Сөенеп каршы ала.   Газеталар укый. «Казан утлары»н бүгенгәчә алдыра. Кайберәүләрне тәнкыйть утына да тотып ала. Аларда рәхәт миңа. Китапсыз йорт җансыз тән кебек бит ул.  Ә монда диванда да китап, идән дә дә, киштәдә дә… Математика һәм физика укытучысы Җәббар абый белән ике кызлары Рәзилә һәм Лилияне дә шулай үстерделәр. Матур язгансың дип мине дә мактап алырга онытмый.  Укытучымның  фикере – минем өчен иң зур бәя.  Шушы мисаллар гына да мондый очрашуларның нинди кыйммәткә ия булуын аңлатып бирә кебек.

 

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү