Гадәттән тыш хәл режимы: икмәксез калмабызмы?

Быелгы җәй суның гына түгел, икмәк кадерен дә белергә өйрәтә! Шушы үзәккә үткән эсселек, корылык аркасында иписез калмабызмы?! Бүген күбебез әнә шулай дип борчыла. Борчылырлык та!  Республикада май аеннан бирле бер тамчы яңгыр әсәре күрмәгән районнар бар. Ничарадан бичара дигәндәй, узган атнада 43 районның 38ендә корылык буенча гадәттән тыш хәл режимы кертелде хәтта. Баулы, Актаныш, Зәй, Лениногорск районнарында хәл аеруча мөшкел. Биредә май азагыннан бирле бер тамчы яңгыр төшмәгән. Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Лениногорск, Ютазы һәм Баулы хуҗалыкларында корылык туфракның өске катламында аеруча көчле булса, Мөслим һәм Сарман районнарында атмосферадагы корылык үзәккә үтә, ди белгечләр.

«Кырда – аяк сыярлык ярыклар»

Татарстан чигендә яшәүче Актаныш халкы 2 майдан бирле яңгырга тилмерә. Дөрес, июнь башында яңгыр сибәләп киткән үзе. Әмма ул тузанны да басмаган. Актаныш район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, хәзер районның басу-кырларында инде ике кул сыярлык ярыклар пәйда булган. «Урыны белән бала-чаганың аягы төшеп китәрлек җирләр дә бар», – ди ул. Нәфис әфәнде быелгы вазгыятьне 2010 елгы корылык белән чагыштырганда күпкә начаррак дип бәяли.

– Ул елны май аенда яңгыр яуган иде. Безнең уҗым культуралары шул чорда әйбәтләп ныгып калдылар. Үзебезнең уҗым культуралары белән сусыл терлек азыгы булдырып калдык. Быел сусыл азыкка бик интегәбез. Булган берьеллыклар җыеп алынды. Саламга сугарга дип чәчкән борчаклар салына. Уҗым культураларының да бик күп өлеше салынды. Кайда нинди яшел әйбер бар – барысын да сенажга салдык, – ди идарә җитәкчесе.

«Актаныш» һәм «Әнәк» агрофирмалары бу көннәрдә икенче кат печәнгә төшкән.

– Бөртекле культуралар сугарга төштек. Шунысына йөрәк әрни: 80–100 центнер уңыш бирерлек басулар бүген нибары 20–21 центнер белән генә чикләнә. Узган ел район кырларыннан җыелган 200 мең тонна икмәкнең быел дүрттән берен җыя алсак та әйбәт булыр иде әле. Бу икмәк кыш чыгарга җитәр иде, – дип өметләнә Нәфис әфәнде.

Хәтерләсәгез, Татарстан Президенты катнашындагы киңәшмәдә хуҗалыкларга, корылык китергән зыянны исәпләп, игеннәрне озакка сузмый иминиятләштерү ягын карарга киңәш ителгән иде. Рөстәм Миңнеханов терлек азыгын үзебездә генә әзерләргә мөмкинлекләр булмаса, күрше төбәкләргә дә чыгарга кирәклеген искәртте. Актанышлылар соңгысының кирәге чыкмас дип өметләнә. Аның өчен узган ел терлек азыгын күбрәк әзерләгән булганнар. Нәфис Сәлимгәрәев бу запаслар октябрь ахыры – ноябрь башларына кадәр җитәргә тиеш дип фаразлый. Икенче кат чабылган печәнгә, кукуруз уңышына да ышанып торалар. «Игеннәрне иминиятләштерүгә килгәндә, бездә кырларны 2015 елда иминиятләштергән кешеләр әле бүген дә суд юлында йөри. Тиешле акчаны әле һаман алып бетерә алмыйлар. Шуңа күрә быел алай иминиятләштерүчеләр аз булды. Алай эшләсәләр, күп кенә хуҗалыклар, бәлки, откан да булыр иде», – ди идарә башлыгы.

Быелгы корылык районның сөт тармагына да тискәре йогынты ясаган. «Чамадан тыш эсселек терлекнең сөте кимүенә дә, үз-үзен тотышына да бик начар тәэсир итә. Терлекнең тән температурасы 5 градуска үзгәрә икән, аның сөт бирүчәнлеге 30 процентка кими. Бу – дәлилләнгән факт. Шуңа күрә быел сөттән дә керем кимеячәк», – ди Нәфис әфәнде.

Актанышлылардан аермалы буларак, корылыктан иң интеккән район саналган Мөслимдә быел узган елгы уңышның өчтән бере күләмендә уңыш алырга уйлап торалар.

– Быел чыгымнар күп булачак. Кырлардан җыеп алынган уңыш тотылган чыгымнарны да капларга җитмәс дип фаразлыйбыз, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев. Районда кайбер хуҗалыклар – нигездә фермерлар – игеннәрне иминиятләштергән булган. Игенчеләр, җәйнең икенче яртысында яңгырлар ява калса да, вазгыять әллә ни үзгәрмәс, ди. Шулай да рапс, көнбагыш, кукуруздан яхшы гына уңыш алачакларына өмет өзмиләр әле. Берничә көн элек Минзәлә ягындагы авылларда сибәләп киткән яңгыр да эчкә бераз җылы керткән мөслимлеләрнең. «Үзебездә әзерләнгән терлек азыгы үзебезгә җитә әлегә. Читкә чыгарга җыенмыйбыз. Хуҗалыклар печәнне үзебезнең болынлыклардан, печәнлекләрдән әзерлиләр», – ди Ренат Вәлиев.

Кеше чүбе кемгә кирәк?

2 майдан бирле бер тамчы яңгыр күрмәгән Кукмара игенчеләре дә бу елга зур өметләр баглаган булган. Районның баш агрономы Илдар Габбасов сүзләренә караганда, күпкә өмет итеп кырларга ашламасын да күп итеп керткәннәр, тәрбияне дә жәлләмәгәннәр.  Корылык бөтен планнарны бозган. Табигатькә чыгып намазлар да укып караганнар. Ишетүче генә юк. «Ике көн элек бераз яңгыр явып китте бездә үзе. Ләкин ул кече телгә дә йокмады – сибәләп кенә үтте», – ди баш агроном. Быелгы уңыш чамалы гына булачак, дип фаразлый ул.

– Һава торышы рәтләнеп китсә, вазгыять азрак уңайланырга мөмкин. Әмма барыбер быелгы уңыш узган елгының яртысы кадәр дә булмаячак. Ләкин беркем дә иписез калмаячак. Икмәк бәясе дә артмаячак. Паникага бирелергә кирәкми! – ди Илдар Габбасов.

Район башлыгы да шундый катгый таләп куйган. Кукмара элеваторы инде бу юнәлештә яздан бирле хезмәт куя башлаган. Хуҗалыкларга арзан бәядән кипкән, чиста ашлык бирәләр. «Кирәк икән – шул килеш, кирәк икән – тартып бирәбез. Сыер асраучы хуҗалыкларга арзан бәядән печән өләшәбез. Үзебезнең терлек азыгы әзерләү үзәге бар», – ди баш агроном. Терлек азыгы әзерләгәндә дә күрше бакчасына керергә җыенмый алар. Үзебезнеке үзебезгә җитәргә тиеш дип өметләнәләр. «Кеше чүбен өстерәп йөрүдән ни мәгънә? Коелып бетә, туклыклыгы юк, – ди Илдар Габбасов. – Узган елгы запасны барладык. Кыш буена шушы запасны тотып бетерәчәкбез. Быел катнаш азык та узган елгының өчтән бере кадәр генә. Печәннең дә беренче покосы узган елгының өчтән бере чамасында булды».

Чыгымны булса да капласын

Арча районының «Игенче» хуҗалыгында быелгы корылык салган зыянның күләмен әле дә исәпләп бетерә алмыйлар икән. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин сүзләренә караганда, быел бөртекле культураларны чәчкәндә, узган ел белән чагыштырганда, ашламаларын да бермә-бер артыграк керткән булганнар. Яңгыр булмагач, аларның да ярдәме тими. Ник дигәндә, тулы көчкә эшләр өчен ашламаларга да дым кирәк.

«Игенче» – райондагы иң зур хуҗалыкларның берсе. Басулары район җирләренең өчтән бер өлешен диярлек алып тора.

– 14 мең гектарга якын җиребез бар, басулар бик таралып урнашкан. Питрәч, Теләче, Әтнә районнары белән чиктәш җирләребез бар. Яңгыр төрле җирдә төрлечә булса да, төп массивлар, күп мәйданнарга явым-төшем эләкмәде дә диярлек. Майда явып алганы да, атна-ун көн элек яуганы да үләннәрнең тамырына үтәрлек булмады – тузанны гына басты, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Рөстәм Хәбибуллин сүзләренә караганда, корылык аркасында икмәксез калабыз, дип куркырга да җирлек бар. Күп районнарда бөтенләй яңгыр яумады бит. Бу яктан әле «Игенче»дә хәлләр җиңелрәк. Хуҗалык җитәкчесе сүзләре белән әйтсәк, агрономнары, техникалары көчле. Яңа технологияләр кулланып эшлиләр. Күп кенә җирләрне көздән сукалап калырга өлгерүләре дә файдага булган.

– Менә шул эшкәртелгән җирләргә иртә яздан чыгып, тырмаладык та чәчтек. Туфракның дымлы чагында басуларны каплатып өлгердек. Шуңа бөтенләй икмәксез калырбыз дип борчылмыйбыз. Теләче янындагы басуларыбызга да яңгырлар эләккәләде, алардан да уңыш алырбыз дип көтәбез, – ди Рөстәм Хәбибуллин.

Уңышның, узган ел белән чагыштырганда, өчтән бер өлешен җыеп ала алсак та әйбәт булыр иде, дип өметләнә ул. Кыш чыгарга җитәрме-юкмы – анысы әлегә билгесез. Бөтен өмет – икенче покоска. Беренче покоста узган елгы уңышның өчтән берен генә ала алганнар. Бүген терлекләрне узган елгы азык запаслары белән тукландыралар. Узган ел да мондый корылык булып, азык запаслары май башына беткән булса, бүген малларга ашатырга әйбер булмас иде, ди «Игенче»ләр. Шуңа күрә әле октябрьгә кадәр ашатырга җитәрлек сенаж, силослары бар. Рөстәм Хәбибуллин корылык китергән зыянны каплар өчен өстәмә ярдәм чаралары булса да комачауламас иде дигән фикердә. «Әйтик, сөт бәясен аз булса да күтәрсәләр, безнең өчен шуннан да уңай хәбәр булмас иде», – ди ул.

Ә менә Президент телгә алган игеннәрне иминиятләштерү мөмкинлегеннән файдаланган алар. 2 мең гектардан артык мәйданда көзге бодай культураларын да игәләр. Игеннәрнең һәр гектарын иминиятләштереп куйганнар. Иминиятләштергән өчен түләгән акчаны дәүләт субсидия итеп кире кайтара. «Артыгы белән дә кире кайта, Аллаһка шөкер», – ди Рөстәм Хәбибуллин.

Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче фермер Рушан Сәйранов та быелгы язда иминиятләштерү шартларын белешеп караган булган. Әмма бу системаны көйләп бетерәсе бар икән әле дигән нәтиҗәгә килгән. «Ул безнең өчен бик уңайлы итеп эшләнмәгән. Иминиятләштерү өчен документ тапшыру бер бәла булса, акчасын алу – икенче бәла», – ди Рушан. Быелгы корылык игенчелек, кошчылык белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыгына да шактый зыян салган. «Быел печән узган елга караганда ике тапкыр азрак. Икмәк тә ике тапкыр кимрәк булыр дип уйлыйм. Тотылган чыгымнарны капларлык күләмдә булса да уңыш җыеп ала алсак, яхшы булыр иде», – ди Рушан Сәйранов. Мондый аномаль һава торышы шартларында хуҗалыкларга, зыянны азмы-күпме каплар өчен, компенсация бирелсә дә, яхшы булыр иде, ди фермер.

Җитәкчелек, корылыктан зыян күргән хуҗалыкларга дәүләттән ярдәм һичшиксез булачак, дип ышандыра. Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, хуҗалыкларга дәүләттән өстәмә ярдәм чаралары да карала. «Пай җирләреннән файдаланган өчен түләү быел гектарына 800 сумнан ким булмаска тиеш. Сыер асраучылар өчен субсидия дә алданрак биреләчәк», – дип ышандырды министр Президент катнашындагы утырышта.

Хуҗалыкларга һава торышы гына ярдәм итәргә атлыгып тормый кебек. Синоптиклар Татарстанга кабат аномаль эсселек кире кайта, дип кисәтә. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының кафедра профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, алдагы тәүлекләрдә температура нормадан 4 градуска югарырак булачак. Әле дә булса яңгыр көтеп яшәгән хуҗалыкларга могҗизага гына ышанырга кала, кыскасы.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү