Авыру бала үстерүче ана: «Сынауларга ничек түзгәнмендер…»

Язмыш адәм балаларын ничек кенә сынамый. Әмма көчле рухлылар һәр сынауны җиңеп чыгар өчен тырыша. Авыру бала тәрбияләүче Илнара Галиуллинаны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Кайчандыр ул да, башка кызлар кебек, матур итеп гаилә корып, тигез тормышта яшәргә хыяллана. Тик булып кына чыкмый. Баласына 11 ай вакытта Илнара ирен югалта. Шулай итеп, авыру бала – әтисез, Илнара ялгыз кала.

Тормышының иң авыр вакытларында сабыена ярдәм итәргә, аны аякка бастырырга кирәк дигән уй яшәтә.

– Ул чакларда ничек яшәгәнмендер мин… Моның кадәр хәсрәт кичерермен дип күз алдына да китермәдем. Иремне югалту аяктан ега язды. Кулымда кечкенә сабыем  булмаса, белмим нишләп бетәр идем. Үз-үземә еламаска, көчле булырга дип сүз бирдем. Балам аркасында авырлыкны җиңә алдым. Әмма мине тагын хәсрәт көткән икән, – дип сөйли Илнара. – Озак та үтмәде, баламда үзгәрешләр сизеп алдым. Башкалар кебек үк түгеллеген чамаладым. Үсеше тоткарлана иде. Җитлекми туганга шулайдыр дип тә тынычланып карадым. Тик булмады. Табиблар кызыма бер кочак диагноз куйды. Алар арасында ниндие генә юк. Үсештә тоткарлык, баш миендәге үзгәрешләр янәшәсенә тетрапарез, ДЦП дигәне дә өстәлде.

Илнара янә алга таба ничек яшәргә соң дигән сорау белән очраша. Әле ярый ул вакытта туганнары, дуслары, якыннары ярдәм кулын суза. Кемдер акчасын бирә, кайберәүләр җылы сүзе белән җанын дәвалый.

– Диагнозын ишетүгә үк балабызны кая гына йөртмәдем. Табиблар да өметләндерде. Дәвалауны тизрәк башласагыз, файдасы булачак диделәр. Тернәкләндерү үзәкләрендә күп кенә күнегүләр ясаттылар. Сәйдә  әкренләп башын тотарга, борылып ятарга, үрмәләргә өйрәнеп килә. Әмма утыра да алмый, йөрми дә. Калак тотып ашый да алмый. Соңгы тикшерү вакытында кызымның баш миендә үзгәреш барлыгы ачыкланды. Шунлыктан ул гәүдәсен тота алмый икән. Безне шушы авыруны дәвалый торган махсус үзәккә җибәрәләр, – ди Илнара. – Әмма анда барыр өчен акчам җитми. Шуңа  ярдәм сорарга булдым. Кызым –  бердәнбер юанычым. Аны аякка бастырасым килә, сау-сәламәт булуын телим. Изге күңелле кешеләр, ярдәм итсәгез иде! – ди Илнара.

 

2 яшьлек  Сәйдә Галиуллинага ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:

Илнара Ришат кызы Галиуллина исемендәге Саклык банкы картасы номеры:  5469 6200 1738 4163

Ак Барс банкы картасы: 2200 5301 5738 1922.

Карталар 89600652466 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү