«Киткәннәрне кайтарасы килде»: авыл җыены Сабан туйларыннан да кадерлерәккә әйләнә

Бу бәйрәмнәр югарыдан кушканга гына узмый. Алар – җыелу, аралашу, күрешү, хәл-әхвәл сорашу, берләшү өчен бер сәбәп. Туган туфрак һәм авылдашлар кадере, нигезебез барда бәхетле булуыбызны искә төшергән авыл һәм урам бәйрәмнәре турында сүзебез.

Алар салага тарихи яктан нигез салган көнгә туры килмәскә дә мөмкин. Анысы ул чаклы әһәмиятле дә түгел инде. Иң элек авылны яшәтү һәм уяту ысулы ул. Сабан туйларыннан да кадерлерәк бәйрәмнәргә әйләнеп бара әле кайсылары. Мәшәкатьләрне оныттырып, дөнья кууларны читкәрәк куеп, җиргә төшәргә ярдәм иткән, «җыелырга кирәк» дип сөрән салучылар бар, шөкер. Без аларның күплегенә дә инандык. Бу – кайчандыр шушы авылда туып үскән эшмәкәр-җитәкчеләр дә, һәр эштә башлап йөрүче мәдәният хезмәткәрләре дә, авыл халкы үзе дә.

Мамадыш

Мамадыш районындагы Югары Кыерлы авылының даны бу көннәрдә еракларга таралды. Зур Сабан туен хәтерләтеп Авыл җыенын оештырдылар биредә. Башлап йөрүчесенең берсе – эшмәкәр Илгизәр Хисмәтуллин белән без дә сөйләштек, аның авыл, туган туфрак һәм нигез сүзләренең асыл мәгънәсен яхшы аңлаган сирәк кешеләрнең берсе булуына инандык.

– Элек авылда 250ләп хуҗалык бар иде, хәзер якынча 90 йорт бармы икән… Без кечкенә вакытта Сабантуй уза, ул хәтта икешәр-өчәр көн бара иде. Авыл кешесе өчен көтеп алынган зур бәйрәм бит ул. Чәчү тәмамлангач, май ахырында Сабан бәйрәменә дип җыелыша идек. Хәзер инде исеме җисеменә бик туры килеп тә бетми, ләкин барыбер гореф-гадәтләр сакланып калырга тиештер дип уйлыйм. Без авылдан чыгып киткәннән соң ул бәйрәмнәр бөтенләй тукталды. Ә авыл кешесе аны барыбер сагына бит. Башка авылларда үтә, инде һәр шәһәр җирендә зурлап үткәрә башладылар, ә бездә – юк. Безнең әти элек авыл Сабантуйларын оештыручыларның берсе булган. Бәйрәм уздырылмый башлагач, ул миңа: «Улым, булдыралсаң, син эшлә инде», – диде. Менә шулай башланып китте бу эш, – дип сөйли Илгизәр Хисмәтуллин.

Авылның сула баруы әңгәмәдәшебезнең дә күңелен әрнеткән, билгеле. Элек бит салаларда уты да, асфальт юлы да, суы да, газы да юк, әмма тормыш гөрли иде. Хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар, әмма элеккечә рух юк… Илгизәр Хисмәтуллинның әнә шул рухны кире кайтарасы килгән.

– Эшләргә эш бетте, киткәннәр кире кайтмады, өйләр бушады. Шул вакытта авылдашларны бер җыясы, киткәннәрне кайтарасы килде. Авылда хәзер һәр өйгә кадәр асфальт юл салынган, су-ут кергән – барысы да бар, ә кешесе – юк. Һәр ике өйнең берсе – буш. Читкә киткәннәр авылга кайтыр өчен сәбәп тә таба алмый бит хәзер. Ә монда, Сабантуйга кайттым әле, дип кайта. Хәзер бит – интернет заманы. Кешегә бер-берсе белән күзгә-күз карашып аралашу җитеп бетми. Мондый чараларда аларга очрашырга, сөйләшергә, хис-кичерешләре белән уртаклашырга мөмкинлек туа, – ди ул.

Башлангыч чорда бәйрәм тыйнаграк булса, соңрак халыкның кызыксынуы да, кунаклар саны да арткан. «Хәзер инде кешене сыйдырырга бер болын гына җитми», – дип сөенә Илгизәр Хисмәтуллин. Төп чыгымнарны үзе күтәрә, әмма хуплаучылар булганга, бәйрәмгә дигән бүләкләр дә саллы булган.

Үзе дә туган нигезенә илткән юлга тузан кунарга ирек бирми.

– Авылда, шөкер, әниебез исән-сау. Кайтмый мөмкин дә түгел! Авылга да ярдәм итеп торырга кирәк. Мәчетен карарга, тегесен төзекләндерәсе, монысын, дигәндәй. Минем өчен авыл – ул туган җир. Аның суы да, һавасы да гомеремнең соңгы көннәренә кадәр кадерле, әһәмиятле булып калачак. Аннан соң, авыл белән шәһәрнең аермасы бик зур. Калада хәрәкәт бик көчле, салага кайткач, шул ыгы-зыгыдан ял итәсең, хәл аласың, тынып торасың. Безнең теләк бер: мөмкинлек булсын да сәламәтлек ташламасын. Авыл Сабан туе үткәнгә генә яши дип әйтә алмыйм, әмма шушында кайткан кеше бераз уйлана башласа, салага сулыш өрә алыр идек кебек. Хәллерәк, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче кешеләр дә күреп, монда халык актив икән, дип, кызыксыныр иде. Без уздырган бәйрәмнең әнә шундый нәтиҗәсе була икән, сөенәчәкбез генә.

Бәйрәмдә бердәмлек кирәк. Су-елга авылында узган авыл җыенын оештыручыларның берсе Фарил Дөлмиев шулай ди.

— Халык мондый бәйрәмнәргә үзе үк мохтаҗ. Әллә соңгы елларда аралашу азайдымы, шуңамы икән? Чир белән генә дә бәйле түгел ул. Соңгы елларда шул Сабан туенда гына күрешәсең бит. Һәркемнең эше күп. Күрешүгә сусыйбыздыр, мөгаен. Кан тартмаса да, җан тарта бит, – ди ул. – Су-елга – Кече Кирмән авыл җирлегенең бер авылы ул. Бер урамлы, 15–20ләп йорты бар. Ныклап торучылары да санаулы гына. Шушыннан чыккан кешеләр кайтып йөри анысы. Су-елгада өченче ел рәттән оештырыла бу бәйрәм. Урамның активистлары бар. Бәйрәм дә шуларның теләктәшлеге белән уза. Өлкәнрәк буын өчен аеруча әһәмиятле ул. Алар бер чордарак яшәгән авылдашлар белән күрешә. Әле менә яңа булып узган бәйрәмдә Гыйлемхан һәм Сәлимҗан абыйлар «Алмагачлар» көенә бер-берсенә такмаклар әйтешеп уйнады. Минем әле шундый олы абыйларның такмак җырлаганнарын күргәнем юк иде. Бик күңелле булды. Сабан туе уеннарын уйнадык, 10–20 метрлы өстәл кордык. Зур кәстрүлдә аш пеште, чәе кайнап, урамы гөрләп торды. Көндезге икедә башланган иде, кичке 10га кадәр барды. Халык үз-үзенә үз көче белән ял ясады. Бердәмлек булган җирдә генә шулай оешып була.

Арча

Ә менә Кышкар авылында Авыл бәйрәме өч дистә елдан артык үткәрелә икән инде. Шул еллар дәверендә төрлечә оештырып караганнар. Мәдәният йорты мөдире Ләйсән Шәфигуллинадан шушы  озын гомерле бәйрәм турында сораштык.

– 1987 елдан бирле мәдәният йортында эшлим. Авыл бәйрәмен 1988 елда Кишет авылында күреп, кызыгып калдым. Бер елдан соң үзебездә оештырдык. Ул вакытта авыл да зур, хуҗалык саны да күп иде, – диде ул. – 30 ел дәвамында төрле форматларны сынап карадык. Уеннар, балалар, кичке Сабантуй, Урам көне рәвешендә үткәргән булды. Урам көне буларак үткән елларда, авылдашлар берсеннән-берсе уздырып ишегалдын, коймасын, бакчасын бизи, чәчәкләр үстерә иде. 25, 30 еллыкларны аеруча зурлап оештырдык, Казанннан артистлар да кайтты. Гомумән, бик җанлы бәйрәм ул. Сөйләп кенә бетерерлек түгел. Быел 3 июльдә үткәрдек. Күбрәк концертка басым ясалды, уеннар уйнаттык. Актив авылдашларны билгеләп үттек.

Ләйсән Шәфигуллина да халыкка мондый бәйрәмнәр кирәк дигән фикердә. Аеруча авылыннан читтә торучылар өчен. «Нинди хисләр белән кайтасыз?» – дип сорагач, бик мәгънәле, күңелгә үтеп керерлек сүзләр әйтәләр. Кайсыларының нигезләре юк бит инде. Вакытында кадерләп калыгыз, диләр. Кайсы кеше бәйрәмгә түгел, кеше белән очрашырга кайта», – ди ул. Авыл кешесе шушы бәйрәм өчен бүләген дә кызганмый, хәллерәкләр шәһәрдән дә күчтәнәчләр белән кайта.

Кайбыч

Күршеләр туганнан да кадерлерәк була дигән сүзләрне Кошман авылындагы Такташ урамында яшәүчеләр бик яхшы белә. Дус-тату күршеләр инде дистә елга якын Урам көнен билгеләп үтә. Соңгы елларда Корбан бәйрәменә атап оештыра башлаганнар.

– Безнең урамда дистәдән артык йорт, 13 бала. Өчешәр балалы гаиләләр дә бар. Урамыбыз белән бердәм яшибез. Өлкәннәр азрак, күбебез – яшьтәшләр. Бу Урам көнендә безнең балаларыбыз да үсте, шактый еллар үткәреп киләбез инде, – дип сөйләде шушы урамда яшәүче Кошман авылы китапханәсе мөдире Гөлия Сафиуллина. – Бу бәйрәмдә авылда яшәгән элеккеге кешеләрне, сугыш ветераннарын искә алабыз. Әрвахларга дога кылабыз. Әллә ни үзенчәлеге дә юк кебек, шулай да көтеп алган, үзебезнең бәйрәмебез ул. Табын янына утырып чәй эчеп, күрешеп, бала-чаганы милли уеннар уйнатып рәхәтләнәбез. Хәтерлим, үткәрә башлаган гына елларда ук бик зурдан куба идек. Сарык суеп, казанда хашлама пешергән, батыр калган урам егетләребез тәкә итеннән махсус өлеш чыгарган еллар да булды. Билгеле бер көне юк ул бәйрәмебезнең. Май аенда да, августта да үткәргән булды. Былтыр пандемия сәбәпле, җиңелчә генә уздырып җибәрдек. Махсус шушы бәйрәмгә дип атап кайтучы кешеләр дә бар. Быел май аенда Күршеләр көнен уздырдык. 1 июньдә балаларга уеннар уйнаттык. Урам көнен менә Корбан гаетенә ниятләп торабыз.

Балтач

Рухыбызны баета торган бәйрәм. Хезмәттәшебез Зөлфия Хәлиуллина үзенең туган авылы Арборда берничә ел бик матур чара үткәрүләре турында сөйләде. Монысы – тәрбияви, китапка мәхәббәт уята торган урам бәйрәме. Биш еллап үткәрелә икән.

– Саба районына сәфәр чыккач, Тукай урамы бәйрәме турында ишетеп кайттым. Тарантасларга утырып, шагыйрь үзе килгән кебек, зурлап оештыралар икән. Мин моңа бик кызыктым. Үзебездә китапханәче булып эшләгәндә, Арбордагы урамыбызга Тукай урамы дип куштык. «Тукайның монда килгәне дә юк», – диючеләр дә булды. Иң беренче эшне Габдулла Тукай урамы дигән күрсәтмә такта куюдан башладык. Үзебезнең акчага эшләттек. Ул безнең койма буенда тора, – дип сөйләде ул. – Безнең бәйрәм нәрсәсе белән үзгә соң? Ул балалар өчен оештырыла. Төп игътибарны шигырь сөйләүгә юнәлтәбез. Бүләккә дә – китаплар. Моңа өстәп борынгы уеннар уйнатабыз. Күмәкләп «Туган тел»не җырлыйбыз. Соңгысын бик зурлап оештырдык. Остаханәләр дә эшләде, театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр. Гадәти Урам бәйрәмнәре табын янында, ашап-эчеп уза бит. Безнеке – китаплы, сүзле, шигырьле. Быел да үткәрергә исәп бар.

Хәрби хезмәткә озату

Шушы араларда социаль челтәрләрдә таралган егетләрне солдатка озату күренешләреннән бер безнең генә күңел тулмагандыр, шәт. Күптәннән онытыла башлаган күркәм йолаларның берсе бит бу югыйсә. Саба районындагы Шыңар авылында егетләрне хәрби хезмәткә озату уңаеннан оештырыла торган мәҗлеснең исеме дә бар икән. «Сөрән» дип атала ул.

– Мәгънәсе бик тирән аның, – дип сөйләде шушы авылдан Гөлнар Мөбарәкова. – Ата-бабаларыбыздан безнең көннәргә кадәр буыннан-буынга тапшырылучы әлеге күркәм йола бездә әле дә саклана! Шыңарлыларның «визит карточкасы» дип атарга була аны. Билгеләнгән көндә егет өендә аш-су әзерләнеп, кичкырын туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авыл яшьләре, якыннары җыелып, «Сөрән» мәҗлесе оештырыла. Армия сафларына китүчеләргә изге теләкләр, хәрби бурычын үтәп кайткан егетләрдән үгет-нәсыйхәтләр әйтелеп, җыр-бию белән үрелеп, таңга кадәр шулай дәвам итә.
Кызлар исә чиккән кулъяулыклар бүләк итә, сөйгәннәр вәгъдәләшә. Беренче таң әтәчләре белән бергә, яшьләр дәррәү кузгалып, бөтен авыл урамнарын гармун тавышына, үзләренә аталган такмак-такмазаларны көйгә салып, сала башына кадәр җырлап узалар… Авыл халкы да тыныч кына йоклап ятмый ул иртәдә: капка төбенә чыгып, егетләргә «юл хәере» биреп, хәер-фатыйхаларын юллап, изге теләкләрен теләп озатып кала.

P.S. Менә шушындый кешеләр белән сөйләшкәндә күңел сөенә, «авыл бетә» дигән зарлар да басыла. Бәйрәмнәрнең кайсылары бер-берләрен кабатласа ни?! Булсыннар. Анда күргәннәр күңелгә сеңеп кала бит ул. Әле бу – без ишеткән, белгән бәйрәмнәр генә. Сезнең якларда тагын да үзенчәлеклерәк, күңеллерәкләре узадыр, шәт, шундый ук башлап йөрүчеләр дә юк түгелдер. Булса, хәбәр итсәгез, уртаклашсагыз иде, кадерле укучыларыбыз.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү