Коронавирус иң акрын темпта арта торган төбәкләрне атадылар

Татарстан Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасына керде. Әйтик, соңгы тәүлектә республикада 51 яңа очрак ачыкланган – үсеш 0,22 процент тәшкил иткән. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штаб шундый мәгълүматлар китерде.

Соңгы тәүлектә иң түбән үсеш темплары Томск өлкәсендә һәм Чувашиядә (0,21 процент) теркәлгән.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: Томск өлкәсе, Чувашия Республикасы – 0,21 процент, Магадан өлкәсе, Карачай-Черкас Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Татарстан Республикасы – 0,22 процент, Киров өлкәсе – 0,23 процент», — дип белдерде экспертлар.


Фикер өстәү


9790