15 июльдән Татарстанда аулау өчен рөхсәт бирә башлыйлар

15 июльдән Күпфункцияле үзәкләрнең барлык филиалларында аучылык урманнарында этләр һәм ау кошлары ярдәмендә киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итә башлыйлар. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Ау сроклары:

2021 елның 25 июленнән 5 декабрьгә кадәр – сазлык-болында яшәүче киек кошларга;

2021 елның 5 августыннан 2022 елның 5 гыйнварына кадәр – нарат урманында (суер, көртлек, боҗыр, тәлләтәвеч), дала һәм кырда яшәүче киек кошларга (соры кыр тавыгы, бытбылдык, күгәрчен һәм урман күгәрчене).

2021 елның 28 августыннан 5 декабрьгә кадәр – су кошларына (кыр казы, кыр үрдәге, су тавыгы).


Фикер өстәү