Теш сызлау нәрсәне аңлата?

Бу дөньяда теш сызлау-сыкраудан да иң киң таралган чир юк, дисәк, һич арттырып әйтү булмас. Әйе, барыбызның да башыннан уза торган авыру ул.

Теш борчый башласа, әлбәттә инде, стоматологка күренергә ашыгабыз. Әмма теш сызлауның, гомумән, авыз куышлыгындагы теге яки бу проблемаларның сәбәбе тешкә, авызга гына бәйле булмаска да мөмкин.

Теш сызлау
Аны, кариес һәм пульпиттан (тешнең нервылары яки кан тамырлары ялкынсыну) тыш, уртларның, казналык тышчасының ялкынсынуы (яңак шешү – халык телендә флюс дип атала) да китереп чыгарырга мөмкин. Мондый чирләрне стоматолог җиңел генә дәвалый. Ә менә кайбер очракларда, мәсәлән, өске казналыктагы бишенче яки алтынчы тешнең авыртуы тешкә түгел, ә гайморитка – казналык өстендәге куышлыклар ялкынсынуга бәйле. Бу очракта инде чирдән борын-тамак-колак буенча белгеч – отоларинголог дәвалый.

Уртларның канавы
Теш чистартканда яки каты ризык чәйнәгәндә уртларның канавы кан басымының югары булуы турында сөйләргә мөмкин. Шулай икән, кичекмәстән терапевт һәм кардиологка күренергә кирәк.
Тешләрнең һәм телнең кунык белән каплануы
Тешләрдә кунык барлыкка килү дөрес тукланмау, тәмәке тартуга гына түгел, бәлки ашказаны-эчәклекләргә зыян килүгә – мәсәлән, үт куыгыннан үтнең начар бүленеп чыгуына яки үт юллары тыгылуга, хроник холециститка (үт куыгының ялкынсынуы), панкреатитка (ашказаны асты бизенең ялкынсынуы) бәйле булырга мөмкин. Панкреатит һәм бавырга зыян килү очрагында телгә саргылт яки коңгырт-сары төстәге кунык куна.
Телгә соргылт кунык куну ашказанының лайласыман тышчасы ялкынсыну (гастродуоденит) һәм хәтта бу органда җәрәхәтләр булу турында да сөйләргә мөмкин. Шуңа күрә телегездә саргыт яки соргылт кунык күрсәгез, кичекмәстән гастроэнтерологка күренегез, ди табиблар.
Ә инде телнең каралып китүе, очлаеп торган кабарынкырак урыннарының барлыкка килүе энтероколитның (эчәкләрнең лайласыман тышчасы ялкынсыну) “баш калкытуын” аңлата.
Телдә теш щеткасы белән җиңел генә чистартып була торган ак кунык исә сулыш юллары ялкынсыну – ангина, фарингит, трахеит кебек чирнең килеп чыгуын күрсәтә. Бу очракта терапевт яки лорга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Авыздан ис килү
Авыздан начар ис килү, тешләрдәге теге яки бу проблемалардан тыш, ашказаны-эчәкләрнең, үпкәнең зыянлануын аңлатырга мөмкин. Бу очракта авыздан хәтта черегән ис килергә мөмкин. Шулай икән, озакка сузмыйча, гастроэнтеролог яки пульмонологка күренү шарт.
Авыздан ацетон исе килү, теш эмале күзгә күренеп коелу, уртларның канавы, селәгәйнең куе булуы исә шикәр чире турында сөйли. Монда инде эндокринолог кына ярдәмгә килә ала.
Авыз куышлыгы сәламәт булса да, теш авырту
Барлык тешләр, гомумән, авыз куышлыгы “чип-чиста” булып та, тешләр һаман сызлап-сыкрап торган кебек икән, бит нервыларына зыян килгән (неврит), димәк. Невропатологка күренергә кирәк, дигән сүз.


Фикер өстәү