Авария бүген иртән Иске Шәйморза авылы янында булган. Юл һәлакәтен күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Чувашия номерлары куелган «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнгән.
«Машина йөртүче һәм пассажир шунда ук үлгән. Икесенә дә 50 яшьләр тирәсе», — дип белдерде шаһитлар.
Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, авариядә ир белән хатын һәлак булган.