Табигать нигә ашыга икән соң?

Шушы көннәрдә генә Бөрбаш ягына барырга туры килде. Барганда, сүзгә алданыпмы, игътибар итмәгәнмен. Кайтканда күзем басуларга төшеп, хәйран калдым. Нормага җитәрәк тау өстендә ачылган бу манзарага игътибар итми калу мөмкин түгел шул. Уңда да – сап-сары кыр (ник бер чүп булсын!), сулда да, юл читеннән бераз керүгә, сап-сары игеннәр чайкалып утыра, карашыңны ераккарак күчерсәң, тагын саргайган өлгереп килүче иген басулары шәйләнә. Табигатькә көз төсе кергән икән бит, ни арада үткән бу җәй диярсең… Иртәрәк түгелме соң әле, июль башы гына бит булды күңелгә килгән беренче уй. Май – июнь аендагы кызу көннәр үз эшен эшләгән, димәк.

Районыбызның халык сынамышчысы Әмир абый Шәрәфиев күптән түгел газета хәбәрчебезгә, җәй бик иртә килү сәбәпле, быел ел фасыллары бер ай алдан килә, майда җәй булды бит, дигән фикер әйткән иде. Табигатькә карасаң, басу-кырлардан тыш та, инде агачлар да төсен салган, үләннәр дә… – аның фикере белән килешеп тә була кебек. Авыл блогерлары да, әллә кайчаннан, быел бар нәрсә алдан өлгерә дип, берсен берсе уздыра-уздыра, бакча нигъмәтләреннән фото-видеолар белән, кешеләр генә түгел, табигать тә ашыга ише фикерләр белән уртаклашалар.

Табигать нигә ашыга икән соң?

Унсигез ел туган авылында агроном булып эшләүче (ундүрт елын баш агроном), елның-елында игенчелектә мул уңыш алучы Тимирязев исемендәге хуҗалык белгече Азат Ганиев (мин күргән сап-сары басулар шушы хуҗалыкныкы инде) белән дә шул хакта сөйләштек.

– Азат, уракка чыкмыйсызмы әле?

– Унбишләре керешербез дип торабыз, районда борчак ура башлаган хуҗалыклар бар инде. Бездә соң өлгерә торган сорт, шуңа гына сабыр итәбез, – ди ул.

– Ә гадәти елларда ничәләре чыга идегез?

– Июльнең 23–24ләрендә керешә идек. Унсигез ел эшләү дәверендә бары 2010 елгы корылыкта гына  шулай иртә чыгып, август уртасында урак беткән иде. Быел да иген кырлары күпне вәгъдә итми. Үткән елгы уңышның яртысын җыеп ала алсак, әйбәт булыр иде дибез. Юкса үзебездән торганның барысын да эшләдек, әмма июнь буе яңгыр яумады, июль башында ун миллиметр тирәсе яуды, анысы да бөтен басуларга эләкмәде, булганына шөкер итәргә туры килә инде.

– Хәзер яңгырлар яуса да, файдасы юк, димәк?

– Юк, яңгырлар бик кирәк, көтәбез. Икенче кат үлән басуларына инде әллә ни ярдәм итә алмас, аларны җыюга керештек. Әмма бит әле кукуруз, бәрәңге басулары бар.

– 2010 елгы кебек, терлек азыгы белән проблема булмасмы соң?

– Район җитәкчелеге ел да безгә ел ярымлык азык әзерләргә бурыч куя. Үткән ел уңышлы килү сәбәпле, азыкны бик мулдан әзерләгән идек, әле сенаж запасы күп, быелгы уңыштан 6000 тонна җыйнадык, икенче каттан күпме өстәлер. Кукурузга зур өмет баглыйбыз: мәйданнары да артты, алдагы елда 500 гектар утырткан идек, быел 600 гектарда үстерәбез. Аларны алдан да чәчкән идек, дым бар чакта ныгып калдылар. Кукуруз бит ул җылы ярата, бераз дым булса, үсә. Шөкер, барлык кукуруз басулары да бүгенгә мул уңыш вәгъдә итә. Силосны күп итеп әзерли алырбыз дип уйлыйбыз.

– Без гади кешеләр, табигать ашыга, дибез инде, агрономнар телендә бу күренеш ничек аңлатыла?

– Үләннәр-үсемлекләр дә бит нәсел калдырырга, дәвам итәргә тырыша, дым бар вакытта орлык җитештереп, коеп калырга дип ашыгулары…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү