Машина арта, халык кими

Россиянең эчке тормышында сөенечле яңалыклар да, көенечлеләре дә бар. Белгечләр икътисадның үсеш темплары дөньяда да, Россиядә дә көтелгәннән яхшырак дип сөендерә. Шуның билгеседерме, без яшәгән илдә автомобиль сәүдәсе кыза: беренче яртыеллыкта яңа җиңел машиналар сату саны 870,7 меңгә җиткән.

Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 36,9 процентка күбрәк. Дөрес, үткән ел күп кенә автомобиль салоннары коронавируска каршы чикләүләр кысасында ябылган. Әмма сәүдә үсеше быел ковидка кадәрге 2019 елны да 5,1 процентка узып киткән. Бу җанлылыкның күңелсез яклары да бар, билгеле: бердән, үсеш кредитлар хисабына бара, икенчедән, бәяләр күперә. Быел машиналарга бәя үсеше уртача 7 процентка җиткән инде. Бөлгән саен күбрәк һәм кыйбаткарак алабыз.

Икенче күңелсез хәбәр кварталдан кварталга, айдан айга кабатлана. Россиядә халык кимү темплары сикерешле үсештә. Кимү пандемиягә кадәр үк башланган иде. Ковидлы 2020 ел рекордлар куйды, 2021 ел ул рекордларны яңарта. Элгерәк сан кимү туучыларның азаюы хисабына бара иде. Хәзер моңа үлүчеләр санының кискен артуы килеп өстәлде. Быелның июнендә, вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, һинд штаммы «Дельта» сәбәпле үлүчеләр саны 2020 елның июненә караганда 14 процентка арткан. Хәзер белгечләр, гадәттән тыш чаралар күрелмәсә, хәл кискенләшәчәк, дип баралар. «Гадәттән тыш чаралар» дигәндә, алар медицина тармагын финанслауны берничә тапкыр көчәйтүне күз алдында тоталар.

Саннар, чынлап та, сискәндерә торган шул. Быелның гыйнвар – май айларында халык саны кимү 360 мең дигән санга җиткән. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда – 1,6 тапкыр, 2019 елның беренче биш ае саннарыннан ике тапкыр диярлек күбрәк. 2019 елда пандемиягә кадәрге чорда ук инде Татьяна Голикова: «Без һәлакәтле рәвештә ил халкын югалтабыз», – дип белдергән. Ә бит һәрвакытта да алай булмады. 2005 елдан башлап пандемиягә кадәрге чорда (хәтта Голикова хафаланган 2019 елда да) илдә үлүчеләр саны тотрыклы рәвештә кимеп барган. 2019 елда кимү туучылар саны азаю хисабына гына булган. Россия хәтта үлүчеләр саны кимү буенча дөньяда беренче урыннарга чыккан. Без бит инде, гомер озынлыгы арту сәбәпле, пенсия яшен дә күтәргән идек. Пандемия вазгыятьне бик нык начарайтты.

Белгечләр хәлгә шулай да оптимизм белән карый. Пандемия үтүгә (аның озакламый үтәчәгенә шикләнмик), гомер озынлыгы элекке хәленә кайтып, яңадан үсү ягына таба авышыр дип өметләнәләр. Әлегә хәл кискен. Газета хәбәрчесе өченче дулкынны тәрәзәдән карап утыра. Көн саен тәрәзә яныннан «ашыгыч ярдәм» машинасы үтеп китә: авыруларны хастаханәгә ташый, кайсына урында гына ярдәм күрсәтелә. Бер сөенеч бар: бездә быел корбаннарсыз бара «дулкын». Авыручылар саны арту күңелле эш булмаса да, озакламый коллектив иммунитет пәйда булып, авыру чигенер дигән ышанычны ныгыта.

                                                        Рәшит Фәтхрахманов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү