Корбан гаете: кайда, кайчан, ничек?

Изге бәйрәмебез – Корбан гаете башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелүче бу көн быел 20 июльгә туры килә. Сишәмбегә каршы төндә мәчетләрдә иң элек бәйрәм вәгазе сөйләнәчәк. Ул иртәнге дүртенче яртыда башлана. Иртәнге дүрттә Гает намазы укылачак.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров сүзләренә караганда, бәйрәм чаралары барлык саклык таләпләрен үтәп уздырылачак.

– Коронавирус, китә алмаган кунак кебек, ике елдан бирле безнең арттан ияреп йөри. Битлек киеп, ике арада дистанция саклап яшәргә дә ияләнеп беттек инде. Шуңа күрә бәйрәмнәрне шул рәвешле уздыруның да бер авырлыгы да юк. Гает намазына килгәндә үзең белән шәхси намазлык та алып килергә онытмаска кирәк, – диде ул журналистлар белән очрашуда.

Коронавирус белән бәйле вазгыятьне истә тотып, гает көнне мәчетләргә күп дигәндә 100 кеше генә керә алачак. Калганнар исә бәйрәм намазын урамда укыячак.

Узган ел Татарстанда Корбан гаетендә 29 мең баш сарык чалынган булган. Быел да шул чама булыр дип фаразлыйлар. Казанда корбан чалу махсус 16 урында башкарылачак. Аларның адресларын Диния нәзарәте сайтыннан (www.dumrt.ru) табарга була. Башка шәһәрләрдә һәм авылларда корбан чалу урыннары мөхтәсибәт белән килешеп билгеләнә. Корбан чалу мәчетләрдә намаз укыганнан соң, иртәнге  сәгать бишенче яртыда башланачак.

Быел Татарстанның Диния нәзарәте корбан чалу өчен нисаб күләмен 36000 сум дип билгеләде. Гадирәк итеп әйтсәк, бөтен бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны исәпләгәннән соң, кулында 36000 мең сум артык акчасы булган һәр мөселман кешесе гает көнне корбан чалдырырга тиеш. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат Мөбәрәков сүзләренә караганда, корбанны гаилә исеменнән чалдырырга ярамый.

– Корбан чалдыру – һәркемнең шәхси җаваплылыгы. Шуңа күрә корбанны гаилә исеменнән чалдырырга ярамый. Ул кабул булмаячак. Быел – синең, киләсе елга минем исемнән корбан чалдырабыз дип әйтү дә дөрес түгел. Андый корбан да кабул булмаячак. Ник дигәндә, гаиләдә нисабы булган һәркем үз исеменнән корбан чалдырырга тиеш, – ди Булат Мөбәрәков.

Арабызда мәҗбүри корбанны нәзер корбаны белән бутаучылар да юк түгел. «Нәзер корбаны – аерым гыйбадәт, – ди Булат хәзрәт. – Ул төгәл бер көнгә билгеләнмәгән икән, аны кайчан чалсаң да була. Нисабка ия кеше исә, иң беренче чиратта, мәҗбүри корбанны чалырга тиеш». Баласына атап гакыйка корбаны чалырга теләүче дә иң беренче чиратта мәҗбүри корбанны чалдырырга тиеш.

Билгеле булганча, Корбан итен өч өлешкә бүләргә кирәк. Аның бер өлеше – мохтаҗларга, икенчесе – туганнарга, дус-иш, күршеләргә бирелә, өченче өлеше

өйдә кала һәм ризык әзерләү өчен тотыла. «Әмма корбан чалдырган кеше фәкыйрьрәк булса, ел дәвамында башка мал суярга җыенмаса, корбан итен тулысынча үзенә калдырса да гөнаһ булмаячак», – ди Булат Мөбәрәков.

Арзанрагын эзләү тыелмый

Фәкыйрьлек дигәннән, Татарстанның «Зәкәт» фондында гает көнне мохтаҗларга, социаль оешмаларга якынча 25 тонна корбан ите таратырга уйлап торалар. Бу саваплы эшкә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен 225-33-22 номеры буенча фондка шалтыратып, «Зәкәт» аша корбан чалдырырга теләвеңне генә әйтергә кирәк. Фонд хезмәткәрләре үзләре сезнең исемнән корбан чалып, эшкәртеп, мохтаҗларга таратачак. Бер сарык бәясе – 10 мең сум.

«Зәкәт» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов сүзләренә караганда, узган ел фонд аша корбан чалдыру 8 мең сумга төшкән булган. «Берничә ел рәттән корбан чалдыру бәясен арттырмаска тырыштык. Әмма базар мөнәсәбәтләре, узган елгы пандемия үзенекен эшләде – корбан чалдыру хакын арттырырга туры килде. Шулай да бездәге корбан хакы – Казан буенча уртача бәядән түбәнрәк», – ди фонд башлыгы.

Быел Казанда сарык бәяләре 9000–15000 мең сум тирәсендә тирбәлә. Сарыкны эшкәртеп, өеңә үк китереп бирүләрен теләсәң, шушы хакка тагын 1000 сум чамасы өстәргә туры киләчәк. Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков: «Бездә дә хаклар шул чамарак», – ди.  Күпләргә мәгънәле җырлары белән таныш Ильяс Лаеш районында урнашкан хуҗалыгында корбанга сарыклар үрчетә. Аларны алдан да, көнендә генә дә сатып алырга мөмкин. Кирәк икән, бер төркем сугымчы сарыкларны шунда ук чалып, эшкәртеп тә бирә. Корбан итен мохтаҗларга илтеп, таратып бирү мөмкинлеге дә каралган. Һәр ел саен Корбан гаете Халиковлар йортында мөселманнарны берләштерә торган зур бәйрәмгә әверелә. «Ишегалдында коймак, пылау пешә. Вәгазь дә сөйләп алабыз. Шул рәвешле корбан чалу үзенә күрә бер тәрбияви чарага да әверелә», – ди Ильяс Халиков.

Актаныш районының Күҗәкә авылында яшәүче фермер Рафак Шәрәфетдинов быел корбанга барлыгы 500 баш сарык әзерләп куйган булган. Бүгенгә шуның яртысы сатылган. «Корбан сарыкларына сорау зур. Бездә бер сарыкны, зурлыгына карап, 7–9 мең сумга алырга мөмкин», – ди Рафак әфәнде.  Узган ел корбан сарыкларын үзләре үк чалып, эшкәртеп, бүлгәләп тә бирә башлаганнар. Бу хезмәт өчен тагын 300–500 сум акча түләргә кирәк. Сарыкларны китереп бирү бушлай.

Югары Ослан районының Түбән Ослан авылында яшәүче фермер Илшат Садриев быелгы корбанга 100 баштан артык сарык әзерләгән. Бер баш сарык бәясе 8 мең сумнан башлана. Әлегә корбанлыкка ихтыяҗның зурмы-юкмы икәнлеген төгәл генә әйтеп булмый ди фермер. Ник дигәндә, күпләр сарыкны, алдан мәшәкатьләнмичә, Корбан гаете көнне генә килеп алырга тырыша. «Шулай да быел сарыклар узган елгыга караганда азрак сатылыр дип уйлыйм. Кризис үзен сиздерә», – ди Илшат Садриев.

Сүз уңаеннан, корбан сарыгының арзанрагын эзләү гөнаһ түгел, ди белгечләр. Булат Мөбәрәков сүзләренә караганда, иң мөһиме – кеше арзанрак бәядәге корбан сарыгы эзләп йөргәндә ыгы-зыгы гына чыгармасын. «Ә менә корбан сарыгы хакын артык арттырып, чамадан тыш кыйммәт бәядән сатарга ярамый. Монысы – гөнаһ», – ди ул.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү