БДИ: хаталар өстендә  эш булырмы?

Әтнә, Бөгелмә укучыларының имтихан күрсәткечләре югары, Түбән Кама, Чүпрәле,  Буа, Казанның кайбер районнарында түбәнрәк. Республикада медальгә өметләнгән 54 укучы  әлеге бүләктән колак кагачак. 9 укучы имтихан кагыйдәләрен бозса,  оештыручылар  исә узган елдагыдан да күбрәк хата ясаган. Аның каравы быел 100 балл туплаучылар күбрәк. Быелгы БДИ нәтиҗәләре әнә шундый. Хаталар өстендә  эш булырмы?

Быел  БДИның төп дулкынында, ягъни 31 майдан  25 июльгә кадәр 83 имтихан пункты эшләгән. 16830 укучы  югары уку йортларына керү өчен имтихан тапшырса, 935е дәүләт имтиханы белән генә чикләнгән. Алар югары уку йортына барырга җыенмый. Татарстан Министрлар Кабинетында  БДИның якынча нәтиҗәләренә багышланган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин имтиханнарда сөендергән һәм борчыган нәрсәләр турында сөйләде.

Гомумән алганда, Татарстан буенча  БДИның уртача күрсәткечләре илнекеннән югарырак. Өч ел рәттән,  математика (профиль), химия, биология, физика, җәмгыять белеме, немец теленнән сынауларны сайлаучылар кимегән. Узган ел белән чагыштырганда,  информатика, рус әдәбиятыннан имтихан тапшыручылар арткан. Кайбер фәннәргә аерым тукталабыз. Рус телен  республикада  Әтнә (82,9 балл), Бөгелмә  (79,5)  районнарында яхшырак беләләр. Иң түбән күрсәткеч – Әлкидә. Математикадан профиль сынавы буенча да иң югары нәтиҗәгә ирешүчеләр – Әтнә (73,57) һәм Саба

(70, 65) укучылары. Буада  күрсәткечләр аксый (54,9 балл).  Җәмгыять белеменнән дә Әтнә, Балтач укучыларына тиңнәр юк, Кама Тамагына уңышлар теләргә кала.  Инглиз телен  Чирмешәндә  шәп итеп өйрәтәләр. Әтнә районында   укучылар барлык фәннәрдән дә чик баллны узган, ә менә  Түбән Кама, Чүпрәле,  Буа, Казанның Совет, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары,  Чистай, Сарман, Спас һәм башка районнардан укучыларның барлыгы 4 проценты  «2ле» алган. Иң югары балл туплаучылар арасында  Югары Ослан районының өлеше зур. Ә менә Әлки, Кама Тамагы, Кайбычта  күрсәткечләр элеккегечә калыша. Казанның 131 нче лицее, Чаллының 78 нче гимназиясе,  Түбән Каманың 35 нче  лицее, КФУның  Лобачевский һәм IT-лицейлары, Казанның 19 нчы гимназиясе,  Бөгелмәнең 2 нче һәм 6 нчы лицейлары һәм башкалар  иң  күп «акыллы баш»ларны әзерләгән. Нәтиҗәдә, БДИдан 256 укучы 100 балл туплаган. 11 укучы исә бу нәтиҗәне икегә мәртәбә кабатлаган. «200 баллы»лар  Балтач, Казан, Чаллы, Әлмәт мәктәпләрендә укыган. Апелляциядә  605  каралса, шуның 70е канәгатьләндерелгән.

Шәһәргә иң яхшы укытучыларны җәлеп итүгә карамастан, белем ягыннан авыл алдарак  бара түгелме?

– Әтнә районы беренче генә ел түгел, һәр бала белән аерым шөгыльләнеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Районда укучылар саны күп түгел, монда барлыгы меңгә якын бала белем ала. Һәрберсе энҗе бөртеге кебек кадерле. Казанда укучылар саны күбрәк. Нәтиҗәләр начар дип әйтеп булмый. Түбән күрсәткечле мәктәпләр белән аерым эшлибез. 9 нчы сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләре узган елгыдан түбәнрәк. Бу – контрольне арттыру, сынауларны  гадел бәяләү нәтиҗәсе, – ди республиканың баш педагогы Илсур Һадиуллин. –  10–11 нче сыйныфта гына  имтиханга әзерләү, укытучыларны еш алыштыру, репетиторга сылтап калдыру дөрес түгел. Укытучы  совет заманындагы кебек балага ярдәм итеп, өстәмә эш алып барырга тиеш. Әти-әниләр тарафыннан җибәрелгән кимчелекләр дә бар. Алар балалары теләмәгән  сынауларны бирергә кыстый, әйдә, медицина юнәлешенә бар, ди.  Шулай күрә баллары түбәнәя. Бала өчен әти-әнисе хәл итәргә тиеш түгел.  Калышкан районнар белән быел да өстәмә эшләячәкбез. Максат – 1 нче сыйныфтан башлап, яхшы тәрбия һәм белем бирү. Безгә методик эшне арттырырга кирәк.  Бу  – мәгариф системасының баш мие. Укытучылар һөнәри яктан үсмәсә, нәтиҗә булмаячак. Без бүген  барлык кагыйдә бозу очракларын да күрсәттек. Имтихан пунктында  оештыручылар арасында кагыйдә бозучылар  саны арткан. Бу безне борчый. Укытучылар андый адымга бармаска тиеш. Кызганып, «аю хезмәте» күрсәтеп, киресенчә, балага начар гына эшли.

Әтнә районы ничек барысының да  борына чиртә алган? Без район белгечләре белән дә элемтәгә кердек. Әллә татарча укытуның файдасымы бу?

– Бездә 9 нчы сыйныфка кадәр укыту – татарча, югары сыйныфларда рус телендә алып  барыла. Рус теле укытучыларыбыз бик көчле. Бишесе – БДИ комиссиясе белгечләре. Алар укытучыларга мастер-класслар уздыра, еш  очрый торган хаталарны күрсәтә. Быел мәктәпне 44 укучы тәмамласа, шуның 6сы – медалист, барысы да белемнәрен аклады. 36 укучыбыз югары белем алырга җыена. Математиканы да вузга баручы егет-кызлар тапшырды. Гомумән, укытучыларыбыз тырышып биргән белемне укучылар теләп, күңел биреп кабул итә. Уңышка ирешүебезнең артык сере юк, – диде Әтнә районы мәгариф идарәсенең укыту эшләре буенча урынбасары Алсу Хөснетдинова.

Әтнә медалистлары белемнәрен аклаган. Акламаганнар да бар. Министр әйтүенчә, алар медальсез калачак,  имтиханны кабат бирә алмыйлар. «Монда бернинди фаҗига дә күрмим. Рус теленнән – 70тән, ә ирекле фәннәрдән чик баллдан ким булмаган баллар җыю таләбе куелган иде. Әгәр чик балл 28 яки 40 балл булып, медалист 41 балл җыя  икән, көлке бит, бу нинди медалист булсын?»  – диде  Илсур Һадиуллин.

 

Түбән чикне үтә алмаучы районнар (начар күрсәткечләр), (процентларда)

Түбән Кама – 128 (4,17)

Чүпрәле –11 (4,33)

Буа  – 22 (4,43)

Совет районы – 158 (4,55)

Чистай – 40 (4,56)

Авиатөзелеш, Яңа Савин – 215 (4,77)

Сарман  – 21 (4,83)

Спас – 9 (4,86)

Киров, Мәскәү районнары – 166 (5,47)

Әлки  – 10 (6,06)

*Буада, Мамадышта ике укучы  – телефон, Тәтештә бер укучы  шпаргалка белән тотылган. Ике медицина хезмәткәре,  ике оештыручыда телефон табылган,  бер техник хезмәткәр һәм бер оештыручы биремнәрне  аудиториядән алып чыккан. Узган елда быелгы кебек 9 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү